“Сәләт – Самара”, алга!

 “Сәләт-Сама­ра” клубы активистлары Ка­зан­нан килгән кунаклар белән.

“Сәләт-Сама­ра” клубы активистлары Ка­зан­нан килгән кунаклар белән.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә оештырылган “Сәләт-Самара” клубының беренче адымнары турында

Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында балалар һәм яшьләрнең талантларын ачу, үстерү белән шөгыльләнүче “Сәләт” татар яшьләре оешмасы эшләп килә. «Сәләт»леләрнең иҗат юнәлешләрен исәпкә алып, “Сәләт” клублары да оештырылган. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларында да бу проектка карата кызыксыну уянып, алар үзләре дә шундый клуб булдырганнар. Читать полностью

Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла

%d0%bd%d0%b0%d0%bb%d0%be%d0%b321 ноябрь — салым органнары хезмәткәрләре көне

Соңгы арада укучылары­бызның күбесе салымнар түләүгә кагылышлы со­раулар белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләр фатир өчен салым суммасының арт­канына гаҗәпләнә, икенчеләр белдерү кәгазе почта белән килмәсә, нишләргә дип кызык­сына. Якынлашып ки­лүче салым органнары хез­мәт­кәрләре көне уңаеннан, бурыч­ларыбыз бармы икән, дип без дә тикшерергә бул­дык һәм алардан милек өчен салына торган төрле салымнар, аларны түләү тәртибе сроклары турында кызыксындык. Читать полностью

Хәрбиләрнең сайланып тору хокукы юк

sunp0106Сызран шәһәренең “Хәрби туганлык” (“Боевое братство”) иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, “Сугыш бала­лары” иҗтимагый оешмасы җи­тәкчесе, татар милли-мә­дәни автономиясенең ак­тив әгъзасы, “Бердәмлек” га­зе­­тасының штаттан тыш хәбәр­чесе Рәис Таһир улы Бигловка шушы көннәрдә 80 яшь тулып узды. Бу көнне ул якын туганнарының һәм милләттәшләренең, бар­лык хез­мәттәшләренең котлау­ла­рын кабул итте. Без дә аңа үз котлауларыбызны җиткерергә ашыктык:

- Әлү, Рәис абый, котлыйбыз Сезне!

- Кем бу? “Бердәмлек”ме? Менә бүген Казан артистлары килә әле. Шунда барырга әзерләнеп торам, аннары язып җибәрермен! Читать полностью

Ике иңенә – ике фәрештә канаты

Рөстәм Алтынбаев (уңнан икенче) гаиләсе белән.

Рөстәм Алтынбаев (уңнан икенче) гаиләсе белән.

15 ноябрьдә Призывниклар көнен билгеләп үттек

Әнкәең, әбекәең, туган-үскән авылың, ил-ватаның… Бу һәр кеше күңеленә якын, изге төшенчәләр. Аларны куеныңа алып кочасы, саклыйсы, дош­маннардан яклыйсы килә. Читать полностью

Озак көттергән концерт

%d1%80%d0%b0%d1%85%d0%bc%d0%b0%d1%82%d1%83%d0%bb%d0%bb%d0%b8%d0%bdӘле сентябрьдә Похвистнево районының Гали авылына Казаннан автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин килә дигәч, халык бик тә шатланган иде. Тик, яраткан җырчыбыз авырып китү сәбәпле, концерт башка вакытка күчерелде. Ләкин бу юлы да тамаша булмый калды.

Ниһаять, авыл Мәдәният йортының белдерүләр тактасына: “Ринат Рәхмәтуллинның концерты 24 октябрьдә уза”, — дигән белдерүне күргәч, халык инде ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Читать полностью

В Самаре пройдет олимпиада по родному языку среди учащихся школ, где не преподается татарский язык (СКАЧАТЬ ПОЛОЖЕНИЕ) / Татар телен белүчеләр “Яктылык”та очраша

big-300x2004 декабря 2016 года в школе «Яктылык» г.Самара (ул. А.Матросова, 11 а) состоится региональная  олимпиада по родному языку и литературе среди учащихся 1-11 классов школ Самарской области, где не преподается татарский язык. Читать полностью

Тәүлектә егерме дүрт сәгать…

%d0%ba%d0%b5%d1%82%d0%ba%d0%b5%d0%bb%d0%b4%d0%b5%d0%ba-%d0%ba%d0%b8%d1%88%d1%82%d0%b0%d1%81%d0%b5Эш сәгатебез җидедә башланса да, иртәрәк килергә сөй­ләштек. Ыгы-зыгы башланганчы иркенләп отчетларны теркәргә, эш кәгазьләрен тәртипкә салырга иде исәп. Ә бер ир бездән уңганрак булып чыкты. Таң беленер-беленмәс килеп, директор бүлмәсендә гау­­га куптарып маташа иде.

- Сез карак, бур, алдакчы! Әнидән барып гафу үтен­мәсәгез, судка хәтле барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! — дип җикеренгәне урамга хәтле ишетелә. Читать полностью

Гыйбадәт юлы өзелмәсен иде…

Яңа Ярмәк авылы мәчетенә йөрүчеләр (артта уңнан беренче Ринат Нуриев, өченче – Рәис Вәлиәхмәтов).

Яңа Ярмәк авылы мәчетенә йөрүчеләр (артта уңнан беренче Ринат Нуриев, өченче – Рәис Вәлиәхмәтов).

Бүген өлкәбездә мәчете булмаган татар авыллары бик аздыр, мөгаен. Камышлы районының Яңа Ярмәк уртасындагы гыйбадәтханә дә авыл яме булып балкып тора.

Әби-бабайлар: “Мәчет 1914 елда төзелгән”, — дип әйтәләр. Ә менә Самара тарихчысы Шамил Галимов: «Башкортос­тан Республикасының Үзәк Дәүләт тарих архивыннан алган белешмәгә караганда, Яңа Ярмәк гыйбадәтханәсенең бар­лыкка килүе 1885 елга карый. 1893 елгы мәгълүматлар буенча мәчеткә 408 ир-ат һәм 407 хатын-кыз гыйбадәт кылырга йөргән», — ди. Читать полностью

Моңардан да зур бәхет бармы?

%d1%80%d1%83%d1%81%d0%bb%d0%b0%d0%bd-%d1%85%d0%b8%d1%81%d0%bc%d0%b0%d1%82%d0%be%d0%b2-%d0%b3%d0%b0%d0%b8%d0%bb%d0%b5%d1%81%d0%b5-%d0%b1%d0%b5%d0%bb%d0%b5%d0%bd

Руслан ХИСМӘТОВ гаиләсе белән.

Самараның алтынчы шәһәр поликлиникасында беренче категорияле хирург булып эшләүче Руслан Рөстәм улы ХИСМӘТОВка карап, аны дүрт бала әтисе дип уйламассың да. Чандыр гәүдәле, ачык йөзле Руслан белән Камышлыда, ул әти-әнисенең хәлен белергә кайткач танышкан идем. Табиблар династиясеннән булган бу егет үзе дә күпбалалы гаиләдә туып үскән бит. Читать полностью

Тугры хезмәт итегез!

news_2322_big15 ноябрь — Призывниклар көне

Яшь, көчле егетләр китә,

Илебезне сакларга.

Ил-ватанны, Җир ананы

Дошманнардан якларга. Читать полностью

Члены национальных общественных объединений узнали о волонтёрских программах Чемпионата мира-2018 / Волонтер буласыгыз киләме?

chleny-natsionalnykh-obshchestvennykh-obedineniy-2_10 ноября 2016 года в Доме дружбы народов состоялась презентация волонтёрской программы Чемпионата мира по футболу FIFAТМ 2018 в Самаре для национальных общественных объединений. На мероприятие также пришло около 150 студентов и старшеклассников, заинтересованных в волонтёрской работе на этом значимом спортивном событии.

Читать полностью

Теле барның – иле бар

%d0%b0%d0%b9%d1%81%d1%8b%d0%bb%d1%83-%d0%b8%d0%b1%d1%80%d0%b0%d0%b5%d0%b2%d0%b0

Айсылу Ибраева — Яңа Усман авылы мәктәбенең татар теле укытучысы.

Камышлы районы ата-аналары ник татар телен укытуга каршы?

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Наҗар Нәҗми.

Үткән уку елы ахырында Камышлы районында ана телен укыту буенча конференция үткәрелгән иде. Анда Камышлы районында гына түгел, өлкәнең башка татар авылларында да туган телләргә игътибар бирелмәү, сәгатьләр җитешмәү, ата-аналар каршылыгы һәм балаларның татар телен кирәксенмәве турында сүз күп булды. 

Анда Камышлы районында ана теле дәрес буларак тик Иске Ярмәк мәктәбендә генә укытылуы, башкаларында, шул исәптән “Әлифба” китабын төзүче Сәләй ага Вәгыйзовның туган авылы Байтуганда да тик факультатив рәвештә генә керүе турында да сөйләделәр. Читать полностью

“Мишәрләрем”ә – Cамара мишәрләре бәя бирде

Илсөя Бәдретдиновага Асия апа Шәймарданова бүләк тапшыра.

Илсөя Бәдретдиновага Асия апа Шәймарданова бүләк тапшыра.

Самараның Киров исе­мендәге Мәдәният сараенда  “Мишәрләрем” дип аталган зур концерт булып узды. Кызганыч ки, аның турында “гөрләп үтте” дип әйтүе кыен.

Оештыручылар, үзләрен мишәр татарлары дип санаган иң популяр җырчыларны җыеп, искиткеч тамаша вәгъдә иткәнгәме, концертка тамашачылар шактый күп җыелган иде. Менә алып баручылар Айгөл Нәҗипова һәм Илназ Миңнеханов самаралыларны кайнар сәламләдәләр һәм сәхнәгә җырчы Азат Әбитовны чакырдылар. Үзе белән «Шыгырдан мишәре» дип таныштырган яшь җырчы халык күңелендә урын алып өлгергән “Синнән башка”, “Кем кемне гафу итәр” җырларын башкарганда тамашачыга аның моңлы тавышы белән ләззәтләнергә насыйп булмады. Әллә фонограмма шундый сыйфатсыз иде, әллә техника сынатты — тамашачылар колакларын томаларга мәҗбүр булдылар. Музыка аларның аңына ниндидер сызгырулар аша гына барып җитә иде. Читать полностью