Бу тиңсез батырлыкка 56 ел гомер үткәннән соң бары тик аларның икесе генә – Әсгать Җиһаншин Санкт-Петербург янында, Анатолий Крючковский Киевта исән-сау яшәп яталар.
Кызганыч ки, бүгенге яшьләр арасында Әсгать Җиһаншин исемен белүчеләр бик аз. Ә менә өлкән буын кешеләре 49 көн буе сусыз, ризыксыз океан киңлегендә чайкалган батыр милләттәшебезнең һәм аның өч иптәше — рус егете Иван Федотов, украинлылар Анатолий Крючковский һәм Филипп Поплавский турында бик яхшы беләләр. Читать полностью