Булачак дизайнер үрләр яулый

Азалия Шәрәфетдинова.

Азалия Шәрәфетдинова.

Үткән елның декабрендә Самараның мәгариф департаменты укучылар арасында Яңа ел темасына рәсем бәйгесе игълан иткән иде. Күптән түгел аның җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында милләттәшебез Азалия Шә­рәфетдинова да бар.

Азалия Самараның 90 санлы гомумбелем мәктәбендә 10нчы сыйныфта укый, шул ук вакытта Самараның 4 санлы сәнгать мәктәбендә рәсем ясау буенча белем ала. Читать полностью

Милләт өчен малыбызны кызганмыйк!

SONY DSCБыел үзенең егерме еллыгын билгеләп үтүче “Яктылык” татар мәктәбе, үз исемен аклап, Самарада татар телен саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә зур эш башкара. Анда укыган шәһәр балалары, мәктәпкә кергәндә татарча белмәсәләр дә, чыгарылыш сыйныфына кадәр туган телдә сөйләшә башлыйлар.

Өлкә мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпнең укыту программасының ничек тормышка ашырылуы белән гел кызыксынып тора. Менә үткән елда да махсус комиссия “Яктылык”ка тикшерү үткәрде һәм эшенә яхшы бәя биреп, милли мәктәп статусын киләсе елларга да калдырды. Читать полностью

Хыялларда бәхет эзлибез

2Хыяллар.. Хыяллар.. Алар безне канатлы кош итеп күк­кә күтәрә, диңгезләр артына алып китә… “Хыял…” дип аталган концерт программасы белән Самарада чыгыш яса­ган Татарстанның һәм Баш­кортостанның халык ар­тисты Айдар Галимов та та­ма­шачыларын бер кичкә хыял­лар иленә чакырды.

Киров мәйданындагы Мә­дәният сараенда узган бу чарада самаралылар рәхәтләнеп ял итте. Айдар үзенең төркеме белән аларны самолетта да “очырды”, ап-ак көймәгә утыртып, диңгездә дә “йөздерде”, әле кызу җәйләргә, әле буранлы кышларга алып керде. Читать полностью

Халык фикерен ишетүче табылырмы?

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

Ха­лык­лар дуслыгы йорты.

20 январьда өлкә Ха­лык­лар дуслыгы йортында Россия президентының — Феде­раль Җыелышка, өлкә губер­нато­рының Губерна Думасы депу­татларына һәм өлкә халкына юлламалары үтәлеше буенча җыелыш уздырылды.

Өлкә губернаторы Администрациясе җитәкчесенең урын­басары, җәмәгатьчелек фике­рен өйрәнү департаменты җитәкчесе Денис Иванович Подсеваткинның  чыгышы хөкүмәт билгеләгән милли сәясәтне тормышка үткәрүгә багышланган иде. “2016 елның 29 декабрендә кабул ителгән яңа дәүләт программасы  элеккеге документларның күбесен көн кадагыннан төшереп калдыра, — дип билгеләп үтте Денис Иванович. -  2025 елга кадәр билгеләнгән Яңа милли программага гомумән 26 миллиард сум акча бирелә. Шул ук вакытта Россия халкының бердәмлеген ныгыту һәм эт­но-мәдәни үсешен булдыру өчен конкурс нигезендә ре­гионнарга 350 миллион сум акча биреләчәк. “Россия милләтләре бердәмлеген ны­гыту һәм Самара өлкәсе халыкларының этно-мәдәни үсешен булдыру” программасы да дәүләт программасына туры китерелеп үзгәр­теләчәк”. Читать полностью

Идут служить ребята / Егетләребез сынатмас

i3В Самарской области завер­шился осенне-зимний призыв. Прошла в штатном режиме призывная кампания и в Камышлинском районе.

2 декабря в армию отправи­ли последних призывников. Старший инспектор военно-учетного стола отделения воен­ного комиссариата города Похвистнево, Похвистневского, Камышлинского и Клявлинского районов Зульфия Дарземанова сообщила, что этой осенью служить в Воору­жённых силах РФ отправились 15 граждан Камышлинского района. Все призывники, по ее словам, на­строены на службу позитивно, они понимают, что без военно­го билета возникают трудно­сти с трудоустройством. По­этому сейчас без армии нику­да. Несколько улучшилось, отмечают в отделении военно­го комиссариата, по сравне­нию с весенней призывной кам­панией и состояние здоровья граждан, подлежащих призыву на военную службу. Читать полностью

В Самаре издан календарь татарских памятных дат и событий на 2017 год / 2017 елга татар календарен сатып алырга онытмагыз!

DSC_1004В Самаре  издан настольный календарь памятных дат и событий «Самар татарлары» («Самарские татары»), связанных с жизнью самарских татар и наиболее выдающихся татарских деятелей культуры и науки. Читать полностью

Бердәм булыйк, бергә булыйк!

1Менә сез, мөхтәрәм укучыларыбыз, “Бердәмлек” газетасының быелгы бишенче санын кулыгызга аласыз инде. Шунысы куандыра, поч­та хезмәте өчен түләүләрнең тотрыклы булмавы, гел артуы нәтиҗәсендә, язылу бәя­ләренең дә гел үзгәреп торуына карамастан, 2017 елның беренче яртысында тиражыбыз күпкә кимемәгән, кайбер районнарда, шә­һәр­ләрдә, авылларда аның хәтта артуы да күзәтелә. Иң күп тираж Похвистнево, Камышлы, Шенталы районнары авылларында җыелган. Өлкә буенча “Бердәмлек”кә барлыгы 2438 кеше язылган. 2016 ел белән чагыштырганда бу бары 118 данәгә генә кимрәк. Үткән елда газетабызның социаль әһәмияткә ия булган газеталар исемлегенә кер­те­лүе нәтиҗәсендә почта чы­гымнарының берникадәргә ки­метелүе дә бераз ярдәм итте, күрәсең. Читать полностью

Ялкынлы Әтәч

i2017 ел – ялкынлы Әтәч елы. Ул үзенең тулы хокукларына, кытай календаре буенча, 28 январьда керде. Көнчыгыш илләрендә Әтәч – яңалык, үзгәреш символы. 2017 ел һәрбер кешенең тормышы ниндидер көтелмәгән яхшы яңалыкларга бай булуын телим.

Яңа ел да килеп җитте,

Үз төсендә күренә.

Чөнки ялкынлы кикрикле  Әтәч

Менә тәхет түренә. Читать полностью

Безгә Кытай тәҗрибәсенә таянырга кирәк

Николай Меркушкин Татьяна Мар­ку­шинаны котлый.

Николай Меркушкин Татьяна Мар­ку­шинаны котлый.

…Бүләк­лә­нүчеләрдән татар фамилияле журналистлар күренсәләр дә, ишетелсәләр дә, әлбәттә, аларның барсы да милли темадан ерак торалар, татарлыклары да үлчәүгә салырлык кынадыр, мөгаен…

Самараның “Ренессанс” ку­накханәсендә Россия матбугаты кө­ненә багышланган чара булып узды. Аның кысаларында Сама­ра өлкәсе губернаторы призларына V өлкә журналистика конкурсы лауреатларына премияләр тапшырылды, “Губернаның Алтын каләме” дигән XVII еллык бәйгегә дә йомгак ясалды. Тантанада өлкә губернаторы Николай Ива­нович Меркушкин катнашты. Үткән 2016 елда губерниянең казанышлары һәм быелгы елга планнар турында видеофильмны караганнан соң, гу­бернатор бәйрәмгә җ­ыелучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрә­җәгать итте. Ул жур­­налистларга өлкә хаки­миятенә һәм аңа — гу­бер­наторга, те­ләктәш­лек күрсәтүләр өчен рәх­мәтен белдерде. Читать полностью

Тигез булсын сират юлларың

кашапова мадина29 январьдә әниебез Мәдинә Инсаф кызы Кашапованың кырыгын билгеләп үтәчәкбез.

Әниебез Мәдинә Инсаф кызы Кашапова кырык елдан артык Камышлы районының Иске Ярмәк авылы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып  эшләп, лаеклы ялга чыкты. Сугыш елларында әле кавырсын кебек кенә яшүсмер булуына карамастан, башкалар кебек аңа да колхозда бил бөгәргә туры килгән. Аның бик күп Мактау грамоталары, медальләре бар, ул Хезмәт ветераны  да иде. Читать полностью

Ученица школы села Алькино — победительница конкурса по физике на призы ООО «Газпром трансгаз Самара» / Физиклар һәм математиклар көч сынашты

ad5911f4-3ad8-4b29-8747-01589aadf6ddВ Самарской области прошли конкурсы знаний по физике и математике на призы ООО «Газпром трансгаз Самара». Площадками для их проведения в этом году были выбраны школы сел Исаклы и Старый Аманак. В конкурсах приняли участие школьники из города Похвистнево, Похвистневского, Клявлинского, Шенталинского, Исаклинского, Камышлинского, Сергиевского, Челно-Вершинского районов Самарской области.

Читать полностью

«Авылыбызның киләчәге безнең кулда»

Рафаэль Гайнет­ди­нов энесе Фидаил белән.

Рафаэль Гайнет­ди­нов энесе Фидаил белән.

25 январь — Студентлар көне

Шенталы районының Денис авылында аны күпләр әле урта мәктәптә укыган чагында ук шәп биюче буларак белә иде. Ә хәзерге көндә Рафаэль Гайнетдинов Шенталы муниципаль районы администрациясе юлламасы буенча Усть-Кинель бистәсендәге Самара авыл хуҗалыгы академиясендә технолог һөнәрен үзләштерә икән. Мин яңа ел бәйрәмнәрендә авылга ялга кайткан икенче курс студенты белән очрашып, хәл-әхвәлен сораштым. Читать полностью

Ни чәчсәң, шуны урырсың

хатираШенталы районының Денис авылында яшәүче Хатирә Шәрифулла кызы Фәтхуллина белән элеккеге тормышны күз алдына китереп, озак кына сөйләшеп утырдык. Ул әле сабый чагында ук әтисе үлгәч, абыйсы Габдулла, апасы Фатыйма һәм әнисе Мәсрүрә белән ятим кала. Авылда һәм тирә-юньдә данлыклы балта остасы булган әтиләре Шәрифулланың бары якты истәлеге генә саклана бүген Хатирә апаның күңелендә. Читать полностью