Көзге яңгырлар тоташ ява башлагач, йортка чыгып, берни дә эшләп булмаганга аптырап, телевизорны кабыздым. Анда ниндидер кинофильм күрсәтәләр иде. Шунда ике егет үзара бәхәскә кереп, беренчесе икенчесенә “колхозник”, дип кычкырды. Үзем дә элек колхозчы булгач, бу миңа бер дә ошамады. Телевизорны икенче каналга күчердем. Ләкин, ни кызганыч, биредә дә тапшыру алып баручы мөлаем хатын-кыз кемнедер “колхозник”ка тиңләп, үз фикерен “сүтә” иде. Бу мине бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Телевизорны сүндердем дә кәнәфигә утырып уйлый башладым… Читать полностью
Урланган бәхетнең үз бәясе бар…
“Хатын-кыз бәхете — балада”, — диләр. Ә Сиринә 15 ел инде менә балага уза алмый. Ире Айратның беренче хатыныннан ике улы бар иде, шуңа хастаханәләр бусагасын күбрәк хатын үзе таптады. Нинди генә белгечләрдә булмады да, нинди генә дәвалау курслары үтмәде ул. Табиблар: “Ирегез белән икегез дә сау-сәламәт, бернинди патология юк”, — дип хәйран калалар. Читать полностью
Яулык өчен зур низаг чыкмагае
Бу проблемага карата самаралыларның фикерләрен дә белергә булдык
Белозерье (Азюрка) — Мордовия Республикасының Ромодан районындагы иң зур татар авылы. Анда бик дини халык яши, азюркалыларның 99 проценты намазга баскан. Ә узган елның декабрь ахырында бу авыл укытучыларының мөселманча яулык бәйләвенә бәйле рәвештә хакимият дәрәҗәсендә низаг чыкты. Читать полностью
«Түбәтәй» — Самарада
2015 елның җәендә Казанда якташыбыз Солтан Сафин һәм аның фикердәш дуслары ачкан беренче «Түбәтәй» татар фаст-фуды челтәре франшиза аша төрле шәһәрләр буйлап тарала бара. Җәен Мәскәүдә татар ризыгы кафесы ачылган булса, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Самара һәм Төмән шәһәрләре дә «Түбәтәй»ле булдылар.
Самарадагы «Түбәтәй» кафесын ачу белән Альбина Шәмсетдинова шөгыльләнә. Бу турыда ул: «Безгә чиста һәм хәләл татар ризыкларын бөтен дөньяга таныту мөһим. Самарада татар фаст-фуд кафесын ачар алдыннан зур маркетинг күзәтүе ясалды. Халыкка яңа төр ризыклар, яңа күренешләр кирәк. Тәмле, хәләл ризыкка ихтыяҗ бар», — дип белдергән иде.
Менә инде Самараның Аврора Молл үзәгендәге фуд-кортта ачылган “Түбәтәй” кафесы эшли башлаганга 29 январьда бер ай тулды. Эшләре ничек бара икән дип кызыксынып, “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе төшке ашын “Түбәтәй”дә ашарга булды. Читать полностью
“Дуслык” һәм “Ак калфак” конференция үткәрә
4 мартта Самара Халыклар дуслыгы йортының тамашалар залында региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте һәм өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы “Татар хатыны — гаиләдә һәм җәмгыятьтә милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаучы төп көч” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрә. Читать полностью
Күңеле җырдан тора
4 февральдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның концерты булды
Быел яраткан җырчыбыз Филүс Каһиров тормышында ике зур вакыйга. 2 ноябрьдә аның үзенә — утыз, ә профессиональ җырчы буларак зур сәхнәгә чыгуына ун ел тулып узды. Ләкин боларны әле зур юбилейлар дип атарга иртәрәктер, бу артист карьерасының беренче саллы адымнары гына, дип әйтү дөресрәк булыр. Читать полностью
В ЖКХ Айгуль Яниахметова прошла огонь, воду и стальные трубы / Кайда туган, шунда ярап куйган
Представляем участницу областной общественной акции «Где родился, там и пригодился».
Бухгалтер МУП ЖКХ м.р.Камышлинский Айгуль ЯНИАХМЕТОВА:
«В сфере ЖКХ я работаю уже почти девять лет. Если переделать известную пословицу под нашу сферу деятельности, то за эти годы пришлось пройти через огонь, воду и стальные трубы. Сколько бы ни было трудных ситуаций и разного рода проблем в коммунальном хозяйстве, наш коллектив справляется и идет вперед, учится, развивается и достигает поставленных целей. Читать полностью
Үзенеке үзәктә
Татар сайтларын караштырып утырганда “Таныш булыгыз: милләт диеп җан атып йөрүче якташыбыз” дип аталган мәкаләгә тап булдым. Себер якларында башта гади төзүче, аннары машина йөртүче булып эшләгән, читтән торып икътисад институтын тәмамлаганнан соң, Нефтеюганск шәһәрендә төпләнеп, инженер-экономист буларак зур уңышларга ирешкән якташыбыз Булат Бәдретдинов турында иде бу язма.
Мин аның үзен белмәсәм дә, сөекле әнкәсе Кәзимә апа турында минем әни гел сөйләп тора. Алар бит яшь чакларында Камышлы районының Дәүләткол авылында күршеләр булып яшәгәннәр. Кәзимә апа әниемнең бертуган энесе Рөстәм абыем белән бер сыйныфта укыган. Читать полностью
Яфраклары яшел ак каенның…
Ир-егеткәй белән, әй, ат башы…
Кайда булмас кабере — ак ташы?!
…Кайда, кемнең икән — безнең өчен
Чәчәк булып сибелер пакь яше?
Бу юллар — үзем өчен бик кадерле булган «Шагыйрь Зыя Ярмәки каберендә» исемле шигыремнән. Мин аны 1969 елның январенда Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә язган идем. Әйе, язмыш кушып, нәкъ менә шушы шәһәрдә яшәүче «мөһаҗирләр» гаиләсе белән туганлашкач, шушында ук улым Салават та тугач, мин анда беркадәр вакыт «миһман»-кунак булган идем. Безнең Идел-Урал киңлекләренә ияләшкән күзгә шактый ят чуар Урта Азия мохитен күреп, тамаша итеп, шәһәрне карап йөргәндә, шундагы “Хужагөз” зиратына да кергән идек. Бездәгегә һич охшамаган таш төрбәле каберләр… Кинәт шуларның берсе янында тукталып калганмын. Кабер ташындагы язуы җәлеп итте: «Зыя Шәйхи улы Насыйров (Зыя Ярмәки). 21.01.1897 — 26.11.1965 еллар»… Әллә нишләп киттем. Болай да моңсуланып йөргән (читтә бит. Казанан еракта!) күңелемә әллә нинди уйлар килде. Ирләр язмышы, шагыйрьләр, татар халкы язмышы турында уйлар… Читать полностью
Кыргызлар да татар телен өйрәнә
Балада ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләүдә мәктәп зур роль уйный. Камышлы районы Иске Ярмәк урта белем бирү мәктәбенең Яңа Ярмәк филиалында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытучы Нурания Сәгыйрова да моның белән тулысынча килешә. Укучыларын ул: “Туган телен яратмаган кеше ата-анасын да, туган илен дә, тарихын да хөрмәт итми”, — дип өйрәтә. Читать полностью
“Ак калфак”ның табылган чагы…

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова форумда катнашучылар арасында.
Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының башкарган эшләренә йомгак ясау һәм киләчәк турында уйланулар, фикерләр
Өлкәбездә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы менә ике елдан артык эшләп килә инде. Байтак шәһәрләребездә, авыл-районнарыбызда аның бүлекләре дә ачылды. Читать полностью
Татар йортына — корама сырма
Үткән якшәмбедә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы җыелышы һәм мастер-класс үткәрелде. Бу юлы оешма әгъзалары корама – калдык-постык материал кисәкләреннән җыеп тегелгән юрган яисә сырма тегәргә өйрәнделәр. Читать полностью
60 ел буе эшенә тугры кала
Милләттәшебез Әнвәр Кашаф улы Бульхинның Куйбышев элемтә кабельләре заводында (бүген ул “Самараның Кабельләр Компаниясе акционерлар оешмасы” дип атала) эшли башлавына 60 ел тулып узды.
Әле бүген дә предприятиенең директорлар советы рәисе булып эшләүче Әнвәр Кашаф улы алтмыш ел буе бер урында хезмәт итә. Ул 1957 елда Ташкентның электр механикасы техникумын тәмамлаганнан соң юллама буенча Куйбышевка эшкә җибәрелә. Эш сөючәнлеге, әйдаманлык сыйфатлары аңа завод цехларының берсен җитәкләргә мөмкинлек бирә, ә 1975 елда ул инде завод директоры итеп билгеләнә. 2003 елдан бирле Бульхин “Самараның Кабельләр Компаниясе акцонерлар оешмасы” директорлар Советы рәисе булып тора. Читать полностью