Күңеле җырдан тора

filus_kagirov4 февральдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдә­ният сараенда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһи­ровның концерты булды

Быел яраткан җырчыбыз Филүс Каһиров тормышында ике зур вакыйга. 2 ноябрьдә аның үзенә — утыз, ә профессиональ җырчы буларак зур сәхнәгә чыгуына ун ел тулып узды. Ләкин боларны әле зур юбилейлар дип атарга иртәрәктер, бу артист карьерасының беренче саллы адымнары гына, дип әйтү дөресрәк булыр.

Казан консерваториясен тә­мамлаган Филүс Каһиров — бүген татар эстрадасында гына түгел, опера сәхнәсендә дә җырлый алырлык сәләт иясе. Аңарда лиризм һәм темперамент, иң югары ноталарны алырдай тавыш һәм йөрәгеннән чыккан моң, сөйкемлелек һәм мөлаемлык бар. Аның тавышы Казан Универсиадасын ачу тантанасында да, Татарстан Президенты уздырган бәйрәмнәрдә дә, Россия төбәкләрендә һәм музыка мәдәнияте үзәге булган Италиянең, башка чит илләрнең зур сәхнәләрендә һәм гади генә Сабан туйларында да урынлы, ә үзе — көтелгән кунак.

Филүс Фәһим улы зур осталык белән татар музыкасының иң югары үрнәкләрен — Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җи­һанов, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Рим Хәсәнов кебек композиторларыбызның җыр­ларын зур осталык белән баш­кара. Синтезаторлар һәм минусовкаларга кушылып җыр­лаганнан таушалып беткән җырларыбызның чын йөзен, матурлыгын, бөеклеген бөтен дөньяга күрсәтә, татар халык җырларын яңа биеклеккә күтәрә…

Яшермим, мин — Филүс Ка­һировның “фанаткасы”. Күпләр моны аңламый да. “Нәрсә инде, “а-а-а-а” дип иске җырларны суза да суза. Менә Данир Сабиров, Ринат Рәхмәтуллин, Фирдүс Тямаевлар булды­ралар! Сәхнә дер килеп тора!” - ди берсе. Икенчесе: “Фи­лүс Ришат Төхвәтуллинга җитми инде.  Мелизмнары юк дәрәҗәдә”, — дип, үзенекен тукый. Шуңа да, күрәсең, ул Самарада зур тамаша заллары тутыра алмый. Ә бәлки бу яхшыдыр да. Беренчедән, Самара татарларының музыкаль белеме, культурасы ни дәрәҗәдә икәнлеген күреп була. Икен­чедән, тик Филүсне генә тың­ларга килгән кешеләргә комачаулаучы юк.

Ул Самарага бу килүендә дә тамашачы күпме, азмы дип тормады. Кече күңеле белән: “О, шактый гына җыелгансыз икән”, — дип, шатланып бөтен талантын эшкә җикте һәм җиде кат тире чыкканчы җырлады да җырлады, залга төшеп-төшеп халыкны җырлатты да,  биетте дә. “Кайда син, кайда” (Альфред Якшәмбетов көе, Роберт Сәлахиев сүзләре), “Әнкәй, синең куллар” (Әнгам Атнабаев сүзләре, Гали Ильясов көе), “Соңдыр шул, соңдыр” (Илгиз Закиров көе, Роберт Миңнуллин сүзләре),  “Сагындым авылымны” (Роберт Тимербаев көе, Рәмзинә Тимерова сүзләре), “Җиз кыңгырау моңнары” (Вә­сил Хәбисламов көе, Әнгам Атнабаев сүзләре), “Казах кызы, гүзәлем” (Галимҗан Сә­гыйдуллин сүзләре, Заһид Хәбибуллин көе), “Бөрлегән” (халык сүзләре һәм көе)… Эх, җырлары да бит! Һәрберсе энҗе бөртеге кебек!..

Ә аның башкаруында Ил­һам Шакиров репер­туа­рыннан “Китмә, сандугач”ны ишет­кәнегез бармы?! Менә кайда моң! Менә кайда мелизмнар! Җырчы аны акапелло башкарганда зал басып тыңлады һәм бик озак алкышлады.

Басып тыңланган икенче җыр инглиз телендә иде. Көр тавышлы Том Джонс репертуарындагы “Дилайла” киң диа­пазонлы тавыш иясе Филүс Каһиров башкаруында тагын да матуррак яңгырады. Җырның сүзләре бик фаҗигале булса да, көе сагышлы түгел, ә искиткеч лиризм чыганагы. Артист хисләнеп җырлаган “Дилайла”га кушылып җырлаучылар да бик күп булды. Ул бит олы яшьтәге кешеләрнең яшьлек җыры да әле.

Филүснең командасында “Татар моңы” бәйгесе лауреаты, җырчы Эльмира Гыйльфанова да бар иде. Тал чыбыгы кебек нәфис бу кызның “Яратам дип әйтә алмадым” җыры шлягерга әверелеп бара, дияргә була. Филүс белән бергә җырланган “Рәхмәт сиңа” да тамашачының күңел кылларын чиртми калмады. Эльмираның шушы нечкә лиризмын лезгинка биюче Дагыстан егете Сираҗ Җаватбеков өтеп алды сыман.  Биюче кызларның “Ут һәм ялкын” шоу тамашасы да программага ялкын өстәде. Ә Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Miras” ансамбле аларның барысына да лаеклы матур фон булып хезмәт итте. Чын татар көйләрен барабаннарда — Макс Куприянов, гитарада — Руслан Сафин, скрипкада — Лира Насыйбуллина, флейтада — Гөлнара Ярмиева, баянда Рөстәм Рәхмәтуллин уйнады. 

Мондый концертта “фа­нера”га урын юк, әлбәттә. Залдан берәр җыр исемен кычкырсалар,  ансамбль шунда ук аны эләктереп ала, ә Филүс кушылып җырлый башлый. Бу турыда артист үзе дә гел әйтеп килә. Әйтмәсә дә, ишетелә. Тамашачыны шулай хөрмәт иткәнең өчен рәхмәт сиңа, Филүс!

Утыз яшьлек юбилеен бәй­рәм иткән кешегә чәчәк бәйләмнәре дә, күчтәнәчләр дә мендерделәр, әлбәттә.  “Эт күңеле бер сөяк булган кебек, артист күңеленә дә чәчәк бәйләме кирәк. Букет мендерсәләр хушыбыз китә инде”, — дип көлдерде артист. Ә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова яраткан җырчыбызга дип күз нурларын түгеп чиккән кулъяулык бүләк итте. Соңгы бүләк бигрәк тә ошаган булса кирәк, артист аны әйләндереп-әйләндереп карады да кесәсенә салып куйды. Самараның тугры тамашачысы төсе итеп сакласын иде!

Минем фонотекада хәзер инде Филүс Каһировның өч дискы бар. «Исеңдәме» дип аталганын әле биш-алты ел элек сатып алып, тишелеп беткәнче уйнаткан идем. Андагы “Дим-дим”, “Таң җыры”, “Чыгарсыңмы каршы алырга” кебек җырларны яттан беләм. Бу концерттан да буш кул белән китәсем килмәде. «Кайда син?» һәм «Җырларымда син бар» дип аталган дискларын сатып алдым. Ә миңа кадәр тәнәфестә җырчының бары тик өч кенә дискы сатылган булган.  Вәт сиңа мә!

Әллә халыкны кризис бө­тенләй китереп кыстымы, әллә яшьләр музыка зәвыгына башкачарак карый башладымы? Татарстанның атказанган артис­ты, татарның алтын тавышы булып саналган  Филүс Каһиров кебек талант иясе дә Самара тамашачысы күңелендә җа­вап таба алмагач, миңа бу дөньяның кайда тәгәрәвен чамалавы кыен була башлады әле.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1479

Один комментарий

  1. Искиткеч матур концерт булды! Филюскя зур унышлар телибез!