Быел үзенең егерме еллыгын билгеләп үтүче “Яктылык” татар мәктәбе, үз исемен аклап, Самарада татар телен саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә зур эш башкара. Анда укыган шәһәр балалары, мәктәпкә кергәндә татарча белмәсәләр дә, чыгарылыш сыйныфына кадәр туган телдә сөйләшә башлыйлар.
Өлкә мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпнең укыту программасының ничек тормышка ашырылуы белән гел кызыксынып тора. Менә үткән елда да махсус комиссия “Яктылык”ка тикшерү үткәрде һәм эшенә яхшы бәя биреп, милли мәктәп статусын киләсе елларга да калдырды. Читать полностью