Гармун моңы тынмас авылда

%d0%b3%d0%b0%d0%bb%d0%b8-%d0%b4%d0%b5%d0%bd%d1%8c-%d0%bc%d0%b0%d1%82%d0%b5%d1%80%d0%b8Похвистнево районының Гали авылында ял кичәсе уз­дырылды. Көннең буранлы бу­луына карамастан, Мәдә­ният йортының тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде.

Авыл һәвәскәрләре көче белән әзерләнгән бу кичә бик күңелле узды. Иң элек авылдашларны авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев сәламләде һәм сентябрьдә булган сайлауларда актив катнашучыларга Мактау кагәзьләре тапшырды. Китапханәче Фә­һимә Зарипова һәм “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Кәүсәр Шәйхетдинова да бүләкләр белән килгәннәр. Алар “Иң матур йорт” бәйгесендә җиңгән Рамил һәм Миләүшә Мостафиннарга, Шамил һәм Миләүшә Кәримовларга, Рәис һәм Равилә Латыйповларга бик матур шамаилләр бүләк иттеләр. Читать полностью

Каз канаты каурый-каурый (ФОТОСУРӘТЛӘР, ВИДЕО)

Гали авылы уңганнары.

Гали авылы уңганнары.

«Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән гадәт —
Татарның каз өмәсе».

Элек татар авылларында күп эшләр өмә белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрү кебек зур эшләр булганда күршеләрне, туганнарны дәшеп, бергәләп эшләү гадәте бар.

Менә Гали авылы эшкуа­ры Расих Латыйпов та кия­ве Радик үстергән 200 баш казны өмә ясап йолкытырга ният иткән. Ул, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы җитәкчесе буларак, бу чараны оештыруны Илһамия Кәримова җитәкчелегендәге җир­ле “Ак калфак” оешмасына тапшырган, ә оешма әгъзалары  аны “чын безнеңчә, матур, милли өмә” итү өчен бик күп көч куйганнар. Читать полностью

Мин бәхетле кеше

%d0%b0%d1%85%d0%bc%d0%b5%d1%82%d0%be%d0%b22Күптән түгел шәһәре­безнең бөтен транспорт тук­та­лышларында, Мәдә­ният са­раеның белдерү такта­ла­рында “Рөстәм Әхмәтовның сольный концерты” дигән зур афишалар эленеп торды. Самара татарларының кү­бесенә бу исем инде таныш булса да, “Бу кем булыр икән? Казан артистыдыр инде”, – дип уйга калучылар да бар иде. Газета укучыларыбызны Рөстәм Әхмәтов белән якыннан таныштыру теләге белән без аны редакциягә чакырып, сөйләшергә булдык.

- Мин Казан артисты түгел, — дип елмайды ул. — Самарада туып үстем, эстрадага беренче адымнарымны да  егет чагымда ук үз шәһәремдә ясадым. Дөрес, хәзер исемем инде Мәскәү һәм  Казан тамашачыларына да таныш.  Читать полностью

Татар халкының моңлы сандугачы

Кичәдә катнашучылар.

Кичәдә катнашучылар.

Быел Рос­сиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Та­тарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулды. Бу уңайдан Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә аны искә алу кичәсе уздырылды. Анда укучыларның әниләре, әбиләре, укытучылар һәм “Ак калфак” өлкә оешмасы әгъзалары катнашуы бу чараны тагын да әһәмиятлерәк,  күркәмрәк итте, һәм ул бик җылы атмосферада узды. Композиторның танылган әсәрләреннән төзелгән чара башыннан ахырына кадәр сихри моңга күмелгән иде. Читать полностью

И туган тел, и матур тел!..

i4Исәнмесез, кадерле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Сезгә кайнар сәламнәр белән хат язучы Динура апагыз Вәлиева-Фәйрузова булам. Мин үзем тумышым белән Башкортостаннан. 1982 елдан бирле Самара өлкәсендә, хәзерге вакытта Зеленовка авылында яшим. Пенсиягә дә чыктым инде. Буш вакытларымда китаплар укырга яратам.

“Бердәмлек”не әле беренче ел гына өемә алдыра башладым. Күңелемә бик хуш килде сезнең бу газетагыз. Аның аша ил, өлкә яңалыкларын да беләсең, татарлар тормышы турында да күп мәгълүмат аласың. Сезгә алдагы көннәрдә дә уңышлар гына телим.

Күнелемдә туган уйлар кайчакта йөрәккә сыеша алмый башласалар, кулыма каләм алам да нәрсә булса язарга керешәм. Быел язын татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгын билгеләп үттек бит. Шул уңайдан мин дә  үз уй-фикерләремне язган идем, берничәсен сезгә дә җибәрәм. Укып карагыз әле. Минем чын күңелдән чыккан сүзләрем, бәлки, кемгә дә булса кызыклы булыр. Читать полностью

Итоги олимпиады по татарскому языку и литературе среди учащихся образовательных учреждений г.о. Самара (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Олимпиадада катнашу — куркыныч эш түгел

1В соответствии с приказом Департамента образования Администрации городского округа Самара  4 декабря 2016 года на базе МБОУ СОШ «Яктылык» была проведена городская олимпиада по татарскому языку и литературе среди учащихся 1-11 классов образовательных учреждений г.о. Самара.
Читать полностью

Сызран яңалыклары

Вил УСМАНОВ (сулда) һәм Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Вил УСМАНОВ (сулда) һәм Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Казан кунаклары

Сызран драмтеатры бинасында Казан кунаклары — Татарстанның атказанган  артисты, җырчы Вил Ус­мановның концерт төркеме бик матур чыгыш ясады.   

Алар шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе  рәисе Ринад Шәрәфетдинов  чакы­руы  буенча килгәннәр иде. Ә ул иң яхшы сәхнәне сайлау, афишалар элү, билет сату, кунакларны  каршы  алып  урнаштыру кебек эшләрнең хәстәрен алдан күрергә тырышты. Шуңа  да концертка халык шактый күп җыелды. Читать полностью

Очрашу өмет итәбез

iМенә тагын ел ахыры килеп җитте, һәм һәркем үзе өчен күңеленә хуш килгән вакытлы матбугат чарасын сайлап алып, аңа язылып та куйгандыр инде. Без, “Бердәмлек” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, газетабыз укучыларга ошасын дип, аны мәгълүматка бай, кызык­лы итү өчен бик тырышып эшләдек. “Балалар почмагы”нда татар балалары язган хикәяләр, әкиятләр, скандвордларны урнаштырдык, “Мәхәббәт күпере” рубрикасы астында басыла торган сөю сагышлары, “Гаилә почмагы”ндагы бәхетле һәм озын гомерле гаилә кору серләре, дин юлына баскан мөселманнар өчен махсус чыгарыла торган “Кыйбла” кушымтасы, өлкә татарларының мәдәни һәм сәяси тормышы, Татарстаннан гастрольләргә килеп йөрүче артистлар турындагы гайбәтләр — барысы да төрле яшьтәге әбүнәчеләребезнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен язылды. Читать полностью

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне

812 декабрь – Мәүлид бәйрәме

Мөхәммәд галәйһис­сәлам­нең туган көне уңаеннан регио­наль Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга мөрәҗәгать итеп, бу бәйрәмнең ничек үткәрелүе турында сорадык. Читать полностью

Үрнәк мәчете юбилеен бәйрәм итә

%d0%bf%d1%80%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d1%80Моннан ике ел элек Похвистнево районының Үрнәк авылы үзенең 90 еллык юбилеен зурлап бәйрәм иткән иде. Быел тагын зур вакыйга – 28 ноябрьдә авыл мәчете ишекләре ачылуга 20 ел тулды. Бу көнне үрнәклеләр бүгенгедәй хәтерлиләр һәм истәлекләре, хатирәләре белән уртаклашалар. Читать полностью

Мәчет тарихында гасырлар балкышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

5Тимерюлчылар мәдәният сараенда Самара өлкәсе һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдә­мендә фәнни конференция уздырылды. Ул Тарихи мәчете­безнең 125 еллык юбилеена багышланган иде.

Читать полностью

Яңа елга яңа планнар корыла

aat03pzx0cwЧираттагы өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы җыелышы Самараның  Волгарь бистәсендә төзелә торган  Халыклар дуслыгы паркында “Милли авыл” мәдәни корылмасы төзелешенә багышланган иде. “Анда 20 милли йорт булырга тиеш, әлегә нибары 2-3сенең генә проектлары әзер. Осетиядән, Чувашиядән, Армениядән этнографлар килеп, консультацияләр үт­кә­рәләр. Татар милли йор­тының да бурасы басып тора инде, әмма ул белгечләр тарафыннан каралмаган, үлчәүләре чамалы гына ясалган. Халкыбызның көнкүрешен чагылдырган татар йортын булдыру кирәк, чөнки без Россиядә яшәүче милләтләр арасында икенче урынны биләп торабыз.  Бу эшкә башка татар милли-мәдәни оешмаларын да тартырга кирәк”, — дип сөйләде өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. Читать полностью

Чын патриотлар нинди була?

%d0%b0%d0%bc%d0%b8%d0%bd%d0%b01

“Яктылык” мәктәбе укучысы Әминә Әсадова дуслык турында шигырь сөйли.

Бүген төрле мәгълүмат чараларында: “Кешене балачактан патриотизм рухында тәрбияләргә кирәк”, — дигән сүзләрне  еш ишетергә туры килә. Ә нәрсә соң ул патриотизм? Бүгенге заманда патриотларны ничек тәрбияләп була?

26 ноябрьдә Самараның Җәмигъ мәчетендә үткән яшьләр форумында бу сорауларга дин әһелләре, хөкүмәт вәкилләре һәм галимнәр җавап бирделәр. “Традицион ислам — патриотизм хисен тәрбияләү гаранты” дип аталган чараны өлкә губернаторы администрациясе ярдәмендә өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган иде. Читать полностью