“Бердәмлек” газетасын даими укып баручылар Камышлы районының Иске Ярмәк авылы фермеры Резидә ханым Кәлимуллинаның “Авылыбыз куштаны Мәҗит ага Йосыповка Ачык хат, яки бездә кемгә яшәргә рәхәт?”, “Ыштансыз депутат, яки туган ягым – яшел бишек” дигән күләмле язмаларны әле онытмаганнардыр, мөгаен. Резидә ханым безнең даими хәбәрчебез булып китәр кебек. Бүген без аның тагын бер шундый фәлсәфәле язмасын бастырабыз. Ул шактый зур, озын булса да, укучыларыбызны ялыктырмас, дип өметләнәбез. Ә инде андыйлар табылса, үпкәләүчеләрдән алдан ук гафу үтенәбез. Читать полностью
Бу дөньяда хәзер мәхәббәт бармы?

Спектакльдән бер күренеш. Мәхәббәт фәрештәсе – Артем Пискунов (сулдан уңга), Марат – Салават Хәбибуллин һәм Алия – Айсылу Мөсәллимова.
Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, ел саен диярлек, Самарага үзләренең яңа спектакльләре белән килә башладылар. Менә бу юлы да тинчуринлылар Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Илһам Гали пьесасы буенча сәхнәгә куелган “Беренче мәхәббәт” дип аталган тылсымлы комедия күрсәттеләр. Пьесаның авторына килгәндә, әйтүләренчә, бу театрның әдәби бүлеге мөдире Шамил Фәхретдинов белән режиссер Рәшит Заһидуллинның икәүләп эшләгән иҗат җимешләре икән. Алар аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә тагын бер тапкыр яңача карарга тырышканнар. Читать полностью
Иң якын, газиз кешеләребезгә мәдхия
Өлкә губернаторы Николай Меркушкин өлкә халкын Әниләр көне белән тәбрикләде. “Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр”, — дип язылган аның тәбрикләү хатында. Читать полностью
Вместе мы — сила! / Безнең көч – дуслыкта
ГБОУ СОШ с. Новое Мансуркино м.р.Похвистневский — школа с русским языком обучения, расположенная в татарском селе. В данный момент с 1 по 10 класс в ней обучается 59 учеников. С 2005 года организован подвоз учащихся из соседнего села Сосновка, которое входит в состав поселения Новое Мансуркино. В этом году подвозом охвачено 18 обучающихся этого села. Получается, что для 30,5 процентов обучающихся родным является русский язык. Поэтому перед педагогическим коллективом стоит сложная задача — подготовка обучающихся к жизни в условиях многонациональной и поликультурной среды, формирования умения общаться и сотрудничать с людьми разных национальностей, конфессий. И, конечно, главное в этой работе в условиях этнокультурной школы — сохранение родного языка, культуры, пробуждение и развитие национального самосознания, воспитание толерантности.
Именно эти цели ставит перед собой учитель родного языка первой категории Нурутдинова Лилия Мухаметрасыховна. Читать полностью
Гаиләдә акча кем кулында булырга тиеш?
Яраткан кызым белән быел өйләнешергә уйладык. Әти-әниләр дә каршы түгел. Мин эшләп йөрим, булачак кәләшем — студентка. Мине бер сорау кызыксындыра: гаиләдә акча кем кулында булырга тиеш? Тормыш күргән апалар, абыйлар, киңәш бирегез әле.
Илсур.
Яшь парлар гаилә корып яши башлагач, иң әүвәл акча мәсьәләсендә уртак фикергә килергә тиешләр. Юкса, кайсыбер кешеләр “синең акча, минем акча” дип теңкәгә тиючән була. Күп вакыт ирләр хатын-кызларны акча тота белмәүдә гаепли. Янәсе, гүзәл затның кирәк-ярагы күп – бизәнгечләр, чәч буявы, гигиена әйберләре аласы бар… Читать полностью
В Нефтегорске состоялся региональный бал-фестиваль «Мы — многонациональная цивилизация!» / Без — күпмилләтле цивилизация
23 ноября 2016 года в Нефтегорске на базе ГБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 1 г.о. Нефтегорск» состоялся региональный бал-фестиваль «Мы — многонациональная цивилизация!». Он подвёл итоги серии мероприятий, проводимых частной автономной некоммерческой организацией дополнительного профессионального образования «Консорциум «Международное партнёрство» в 2015 и 2016 годах при поддержке министерства экономического развития, инвестиций и торговли Самарской области, министерства образования и науки Самарской области, министерства культуры Самарской области и фонда социального развития «Надежда».
Соңгы сер
Әйе, үзгәрде дөньялар… Буталчык заманда яшибез. Ә шулай да, һәркем бәхеткә, якты киләчәккә ышана, хыяллана, планнар кора…
Тормыш бит ул бик кырыс, катлаулы нәрсә. Ә кеше, нәрсә генә булса да, язмышка сылтый. Кем белә бит, бәлки шулайдыр да. Ә бәлки без язмышны үзебез язабыздыр.
Менә бу ике кызны сабый чакларыннан ук язмышмы бәхетсез иткән икән? Ә, бәлки, әти-әниләренең гөнаһлы бәндәләр булуыдыр? Балалар йортыннан аларны берничә гаилә тәрбиягә алып карый, ләкин, төрле сәбәпләр табып, кире кайтаралар. Бәлки аларның язмышына туры килердәй гаиләләр булмагандыр? Читать полностью
Форум татарских историков и краеведов / Уфада татар тарихчылары җыены
18 ноября в Уфе состоялся межрегиональный форум татарских историков и краеведов. Главным его организатором стало республиканское культурно-просветительское общество «Берлек» («Единство»), а главным спонсором – саратовский бизнесмен и исследователь татарской истории Камиль Аблязов. Читать полностью
“Бердәмлек”не көтеп алабыз
Авылларга барганда хәбәрче беренче чиратта үзе эшли торган матбугат чарасына язылучылар белән очрашырга омтыла. Менә Яңа Ярмәктә дә миңа бәхет елмайды: бөтен дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып яшәүче Гыйльминур апа Дәүләтшина һәм Тәскирә апа Гайнуллина белән танышырга насыйп булды. Читать полностью
Венера БИЛАЛОВА: “Шикәр чире белән исәпкә куелмаучылар бик күп”
14 ноябрьдә Шикәр авыруына каршы көрәш көне билгеләнеп үтте
Шикәр чире дөньядагы иң киң таралган авырулар арасында дүртенче урында тора. Әлеге мәкерле авырудан (рәсми саннар буенча) Җир шарында 370 миллион кеше интегә. Бу – дөнья халкының 7 проценты дигән сүз. Самара өлкәсендә шикәр чире белән чирләүчеләр саны да 110 мең кешедән артык. Үзеңне әлеге чир тырнагыннан ничек сакларга, бу диагноз куелган авыруларга алга таба ничек яшәргә, үзеңне нидән чикләргә? Бу хакта Татарстан республикасы клиник хастаханәсенең консультатив поликлиника табиб-эндокринологы Венера Билалова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Читать полностью
Үзәк мәчеттә азан яңгырый
Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә тиздән 30 ел тула. Ул әле Советлар Союзы заманында төзелгән иде, һәм аны сафка бастыруда бик күп кеше катнашты. Аллаһыга шөкер, аларның тырышлыгы бушка булмады, шушы дәвердә Үзәк мәчет халкыбызны Ислам юлына бастыруда күп эш эшләде. Читать полностью
Кемнәр Шаһгали орденына лаек?
Соңгы вакытларда безнең татар газеталарында — “Бердәмлек”тә, “Сәлам”дә татар телен саклау, мәктәпләрдә укыту турында шактый күп язылды инде. Менә мин дә бу мәсьәләгә карата үземнең уйларымны белдерергә булдым. Язмаларның берсе, ялгышмасам “Сәлам”дә дөнья күргәне, “Шаһгали нәселе дәвамчылары” дип аталган иде. Ә ул Казанны явыз Иванга саткан кеше бит.
Мин Камышлы районының кечкенә генә Йолдыз авылында туып үстем. Хәзер ул юк инде, күптән таралып бетте. Читать полностью
Сеңелкәшкә
Җиңел генә уйлап китеп бардың,
Туздырдың да асыл ояны.
Уйладыңмы шулай ансат кына
Табармын дип мондый кыяны? Читать полностью