Үзәк мәчеттә азан яңгырый

dsc_0031Мәчәләй авылының Үзәк мәчетенә тиздән 30 ел тула. Ул әле Советлар Союзы заманында төзелгән иде, һәм аны сафка бастыруда бик күп кеше катнашты. Аллаһыга шөкер, аларның тырышлыгы бушка булмады, шушы дәвердә Үзәк мәчет халкыбызны Ислам юлына бас­тыруда күп эш эшләде.

Социализм чорында мәчет төзү бик кыен эш булган, билгеле. Мәктәпләрдә бөтен фәннәр дә рус телендә укытылган, татар теленә игътибар кимегән, татар авылларында җыелышлар һәм бәйрәмнәр рус телендә алып барылган, әби-бабайлар оныкларының русча сөйләшә белүенә шатланып торган, эчүчелек киң таралган вакытлар иде бу.

Олы яшьтәгеләрне бу хәл бик борчый, әлбәттә. Сугыш афәте аша үткән халыкны ил азатлыгы, авыл хуҗалыгы үсеше, яңа йортлар салынуы гына канәгатьләндерми. Рухи азыкка сусаган олы яшьтәге халык мәчет салырга ният итә һәм тәвәккәләп эшкә керешә.

Подбельск хастаханәсе бинасын сатып алып, сүтеп, материалларны тиз арада китереп куялар. Кыям бабайның хатыны Зәкия әби мәчет салу өчен үзенең бакча урынын бирә. Ә бабайлар районнан рөхсәт алу белән шөгыльләнә. Йөри торгач, Мәскәүгә кадәр җитәләр, судлар аша узалар. Район җитәкчелегенә бу хәл ошамаса да, хастаханә бинасын кайтарып булмаячагын аңлап, ризалык бирергә мәҗбүр булалар. Ә менә 12 ел буе авыл советы рәисе булып эшләгән Галиулла Мамышевны эшеннән китәргә мәҗбүр итәләр.

Авырлыклар, кыенлыклар күп булса да, авыл халкы аларны җинеп чыга. Мәчетне төзүгә, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Мәктәбебезнең укыту бүлеге мөдире Шамил Канюкаев мәчет тарихын язып барган. Шул язмада булышучыларның исемнәре дә бар. Төзү материалларын сак­лау эше Сәлимә апа Канюкаевага һәм Минхаят апа Исхаковага тапшырыла. Ә төзү эшләрен оештыручы һәм алып баручы Фәләхетдин Иваев булган. Ул халыкны эшкә чакырган, колхоздан техника алып, материалларны биреп торган. Минхаят Исхакова мәчетне сылау эшләрен оештырган. Ул күршеләре, иптәшләре белән бу эшне башкарып та чыккан. Ә мәчет манарасын ясау Таһир Айкаевка тапшырыла.

Ул заманаларда материал табуы бик кыен иде бит. Шуңа да карамастан, Вәлиәхмәт Хәсәнов калай табып китергән, аның туганы Шамил Хәсәнов һәм Галиулла Аитов торбалар алып килгәннәр, Фәрит Сөләйманов та күп кенә төзү материаллары белән булышкан. Үрнәк бистәсендә яшәүче Мәгъдән абый Манжуков акчалата да ярдәм иткән, төзелеш материаллары да китергән. Сәүбән Искәндәров — 1000, Сәгыйдулла бабай — 600, Мирзаҗан Айкаев — 500, Савруха авылында яшәүче Галимҗан ага белән Наилә ханым — 600, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин 3000 сум акча, ә Расих һәм Мәгъсүмә Мәгъдиевлар ике келәм һәм тузан суырткыч биргәннәр. Бөтен ярдәм итүчеләрнең исемнәрен язып бетерерлек түгел, булышучылар бик күп булды.

1987 елда мәчет төзелеп бетә. Имам Зәки Субеев һәм мәхәллә рәисе Әхмәдулла Рәхмәтуллин кирәкле документларны җыеп Уфага, имамга Указ алырга баралар. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, утырган җиреннән торып, Әхмәдулла абыйны кочаклап ала, бу зур эшне башкарып чыккан Мәчәләй авылы халкына бик күп рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр биреп җибәрә.

Әйе, вакыт үтә, бабайлар белән бергә мәчетебез дә олыгая бара. Аны гел карап, төзекләндереп тормасаң, бик тиз яраксыз хәлгә килергә дә мөмкин. Самарада яшәүче Шамил Семыкин, әнисенә багышлап, мәчетебезгә пластик тәрәзәләр куйдырды, тышкы ягын калай белән төрде. Аның әнисе Румия Харис кызына без һәрвакыт дога кылып, рәхмәтләр әйтеп торабыз.

2011 елда Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нә­зарәте ярдәмендә мәче­тебезгә реконструкция ясалды. Бу эшне башкаручыларга да рәхмәтләр әйтеп, дога кылабыз. Алар арасында Вазыйх Мөхәммәтшин, Яңа Мәчәләй егете Мохтар һәм башкалар бар. Ә ремонт эшләре белән мәхәллә рәисе Сәүбән Моратов идарә иткән иде. Урыны җәннәттә булсын.

Галиулла хәзрәт Мамышев Мәчәләйнең Үзәк мәчетендә 2012 елдан бирле имам булып хезмәт итә. Ул башкарган эшләргә авыл халкы зур бәя бирә, чөнки ул изге китабыбыз Коръән-Кәрим кушканча яши. Дамир ага Моратов 10 ел буе мөәзин вазифаларын башкара, биш вакыт намазга моңлы итеп азан әйтеп тора.

Аллаһыга шөкер, шушы утыз ел дәверендә халкыбызны дин юлына бастыруда зур эш башкарылды. Мәчет дини тәрбия бирә, җирдә матур яшәргә өйрәтә. Картларыбыз һәм инде күп кенә яшьләребез дә намазларын мәчеткә килеп укыйлар. Үзәк мәчетендә көзен вәгазь кичәләре уза. Күп халык катнашындагы кичәләр бик матур, күркәм үтә.

Безнең авылдан чыккан имамнарыбыз — Наил хәзрәт Биктаевка, Әүхәдетдин хәзрәт Канюкаевка, Наил хәзрәт Сөләймановка, Наил хәзрәт Курмаевка, мөхтәсибебез Илнар хәзрәт Гайнетдиновка, дини тәрбия бирүчеләргә, даими вәгазь сөйләүчеләргә бик зур рәхмәтләр әйтәбез, исәнлек-саулыклар телибез.

Аллаһыга шөкер, безнен мәчетләргә йөрүчеләрнең саны арта бара. Якты, җылы мә­четләрнең ишекләре һәркем өчен ачык. Биредә дини китаплар да бар, эчтәлекле вәгазьләр дә сөйләнә. Әби-бабаларыбыздан килгән динебез тамырларын корытмыйча, киләчәк буыннарга җиткерергә, гамәлләребезнең изге булуын кайгыртып яшәргә насыйп булсын иде.

 

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1211

Комментирование запрещено