Бүген, 18 ноябрьдә, Камышлы районы Татар Байтуганы авылында татар “Әлифба”сының авторы Сәләй Вагыйзов музей-йорты ачылды.
Музей ачылышына Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Самар Губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, Арча районы педагогика көллияте, Арча музейлары хезмәткәрләре, язучылар, Сәләй аганың улы Камил гаиләсе белән, дуслары, укучылары килгән иделәр. Читать полностью