29 октябрьдә Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәгендә татар хатын-кызларының IIIнче төбәкара форумы узды.
Ульяновск төбәге татарлары, башкарган эш-гамәлләре буенча, Россия күләмендә алдынгылардан санала. Дөрестән дә шулай, Сембер мишәрләре hәрбер башлангычта юл ярып баралар. Милли-мәдәни автономия канаты астында уңышлы гына эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте моннан унбер ел элек беренчеләрдән булып нәкъ менә шушы җирлектә оешты hәм бүген күрше төбәкләргә үрнәк булып тора. Өлкә татар хатын-кызлары форумы да алты ел элек беренче булып Ульяновск шәhәрендә үткәрелгән иде. Ә узган шимбә көнне Татар мәдәният үзәгендә әлеге җыен быел инде өченче тапкыр ике йөзгә якын гүзәл затны бергә җыйды. Төбәкара форумда Татарстаннан, Самара hәм Пенза өлкәләреннән вәкилләр hәм төбәкнең барлык авыл районнарыннан да делегатлар катнашты. Читать полностью