Быел Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулды. Бу уңайдан Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә аны искә алу кичәсе уздырылды. Анда укучыларның әниләре, әбиләре, укытучылар һәм “Ак калфак” өлкә оешмасы әгъзалары катнашуы бу чараны тагын да әһәмиятлерәк, күркәмрәк итте, һәм ул бик җылы атмосферада узды. Композиторның танылган әсәрләреннән төзелгән чара башыннан ахырына кадәр сихри моңга күмелгән иде.
7нче сыйныф укучылары Алсу Әбдерәхимова һәм Салават Хәлимуллин тамашачыларны Сара Садыйкованың биографиясе, иҗат юлы белән таныштырып бардылар.
- Колоратуралы сопрано тавышына ия җырчы бик матур итеп тавышын тибрәтә, ягъни мелизм элементын куллана. Шулай җырлаган өчен, аны “сандугач” дип атыйлар, — дип сөйләде Алсу Әбдерәхимова. Биредә китерелгән аудио һәм видео язмалардан Сара Садыйкованың тавышын да тыңлап карадык.
Халык яраткан җырчыга 1977 елда “Татарстанның халык артисты” исеме бирелә. Бигрәк тә аның башкаруындагы “Белегез шуны” (Әхсән Баян сүзләре) һәм “Беренче мәхәббәт” (Әхмәт Рәшитов сүзләре) җырлары сәхнәдән еш яңгырый. Бу кичәдә аларны башлангыч сыйныф укытучысы Сәгыйдә Нуруллина башкарды.
Композиторның “Җидегән чишмә” җырын да белмәгән кеше юктыр. Аны Гомәр Бәшировның шул ук исемдәге романының җаны, рухы дип тә атыйлар. “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Әминә Ибәтуллина бу җырны да, “Ник соңладың?”ны да күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды. “Яшьтән җырларга яратам, шуңа да кичәдә катнашырга бик теләп ризалаштым. Бүген татар халкының бөек композиторы Сара апаның җырларын башкаруыма икеләтә шатмын”, — диде ул.
Сара Садыйкова 300дән артык җыр, спектакльләргә көйләр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итә. Аның һәр җырында кешеләрне, табигатьне, тормышны яратуы чагыла. 9нчы сыйныф укучысы Әлсинә Дәүләтбаева башкарган “Иртәнге нур” (Зиннәт Вәли сүзләре) җырында да бу хисләр ташып торгандай булды.
Ә Смышляевка бистәсеннән махсус чакырылган кунак — Алинә Саниева (ул 3 санлы мәктәпнең 10нчы сыйныфында белем ала) “Туган авылыма” (Мостафа Ногман сүзләре) һәм бу чараны оештырган татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина “Үз илемдә” (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре) җырларын җырлап, композиторның туган җиребезгә мәхәббәтен җиткерә алдылар.
“1942 ел. Сара апаның ире сугыш кырында. Шул сагышлы көннәрнең берсендә ул Әхмәт Ерикәйнең “Көтәм сине” шигырен көйли башлый. Шулай көтмәгәндә моңлы, талгын гына агыла торган “Көтәм сине” җыр-танго туа”, — дип композиторның иҗат юлы буенча “сәяхәтне” дәвам итә алып баручылар. Бу җырны кунаклар Гыйльминур апа Ризванова башкаруында тыңладылар.
Ә “Ак калфак” әгъзасы Асия Шәймардановага “Көтәм сине” җырын Сара Садыйкова башкаруында Самараның опера һәм балет театрында ишетергә насыйп булган. “Бу әсәренә Сара апа бөтен мәхәббәтен, сагышын салган. Ул чакта 8нче сыйныф укучысы гына булсам да, бу җыр миндә нык тәэсир калдырды”, — дип сөйләде Асия ханым. Бүген бу очрашуны искә алганда да аның күзләре яшьләнде. Шат күңелле милләттәшебез үз-үзен кулга алды һәм Гөлшәт Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән “Яшь күңел” җыры белән безнең күңелләрне җилкендерде.
Флюра апа Турсунова башкаруындагы “Яшь гомер” җырына тамашачылар да кушылып җырлады, ә соңыннан аны кайнар алкышларга күмделәр.
Сара Садыйкованың 110 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә “Дөнья матур, дөнья киң” җыры белән тәмамланды. Әмма музыкаль кичәдә катнашучыларның таралышасы килмәде. Синтезатор артында утыручы Әлфия Гыйниятуллина янына барып, әле бер җырны, әле икенчесен уйнавын соралдылар, кушылып җырладылар. “Яктылык” мәктәбе ашханәсендә әзерләгән чәй өстәле артында да Сара Садыйкова җырлары яңгырады.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1048