Ыштансыз депутат, яки туган ягым — яшел бишек

gdcr01twzzo

Миргасыйм ага ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ көтү куа.

Газетабызның 36 санында Иске Ярмәк авылы фермеры Резидә Кәлимуллинаның “Ярмөхәммәт бабабызның васыятен онытмасак иде” мәкаләсе басылгач, ул интернет челтәрендә дә, Камышлы районында да соңгы елларда иң күп укылган, иң күп фикер алышу тудырган язма булды да куйды.

Авыл кешесе башын да күтәрмичә эшләргә дә эшләргә генә сәләтле, дип уйлаучылар бик каты ялгыша бугай. Бүген Резидә ханымның сүзләре белән бөтен халык килешә: бетерелгән авыллар, фермалар, чүп үләне баскан кырлар өчен җаны көеп йөргән халык күтәрелеп тирә-ягына карады һәм “аһ” итте. Менә бит нәрсәгә барып җиткәнбез дип, язма авторының табигый, бай теле нә сокланып, аның белән бергә туган җиребезнең киләчәге өчен борчылып, Резидәнең язмасын кат-кат укыды, үзенә шалтыратып та, инернет аша да аның фикерләре белән килешүен белдерде.

Менә тагын игътибарыгызга Резидә Кәлимуллинаның яңа мәкаләсен тәкъдим итәбез. Бу юлы ул кешесез авыллар, ятим карчыклар, үз авылының киләчәге турында борчылып яза.
Читать полностью

Гали авылында Өлкәннәр көнен истә калырлык итеп оештыралар

dsc08196

Табынны әзерләүче социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре җитәкчеләре Фәһимә ЗАРИПОВА (уртада утыручы) белән.

Похвистнево районының Гали авылында да Өлкәннәр көнен ел саен зурлап, истә калырлык итеп оештыралар.

Менә быел да олы яшьтәге авылдашларыбызны мәдрәсә бинасына кунакка чакырдылар. Читать полностью

Балыклы халкы Олылар көненә багышланган бәйрәм тамашасын карады

image

Чара авыл Мәдәният йортында узды.

Камышлы районының  Балыклы авылы халкы  30 сентябрьдә үк Олылар көненә багышланган бәйрәм тамашасын карады.

Чара авыл Мәдәният йортында узды. Бәйрәм программасын Балыклы мәктәбе филиалы укучылары ачып җибәрделәр. Аннан сүз авыл имамы Ринат хәзрәт Хәлимовка бирелде. Җылы теләкләрдән соң концерт башланды. Алып баручылар Дарина Йосыпова һәм Ләйсән Усманова матур шигырь юллары белән җыр-биюләрне, шаян күренешләрне бәйләп бардылар. Читать полностью

Кырым сәхнәсендә — “Ярмәк вагы”

%d0%bd%d0%b0%d0%b8%d0%bb%d1%8c-%d0%b0%d0%b1%d1%8b%d0%b9Россия күләмендә оеш­тырыла торган “Түгәрәк уен” татар фольклоры фес­ти­­вале быел Кырым Рес­пуб­ликасының Бахчаса­рай районында узды. Ис­ке Ярмәк авылының “Ак ка­ен” халык фольклор ансамбле дә бу чарадан читтә кала алмады.

Быелгы фестиваль диңгез ярында үтүе белән генә түгел, программасы белән дә аерылып торды. Элек коллективлар үз йолаларын, җырларын, уеннарын күрсәтеп, көч сынашкан булса, быел аның  бәйге өлеше булмады. Фестиваль туганнар җыены, зур бәйрәм рәвешендә узды. Читать полностью

Көзге чаралар / Картаерга ашыкмагыз әле…

127wnkcvkjsШушы көннәрдә Яңа Ярмәктә яшәүче балалар белән көзге табигатьне күзәтергә сәяхәткә чыктык, авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган кичә һәм «Көз сылуы» бәйрәме үткәрдек. Читать полностью

Осталарга алтын “Ника” тапшырдылар

dsc_0073Похвистнево районының Подбельски бистәсендә бер­сеннән-берсе кызыклы чаралар еш үткәрелә. Шундыйларның соңгысы быелгы  Кино елына багышланган  иде. “Алтын дубльләр” дип аталган бәй­рәмгә оештыручылар район­ның төрле авылла­рыннан кул осталарын җыйган. Без, галилеләр дә, бу чарада бик теләп катнаштык. Читать полностью

Әби белән бабай – өебезнең яме

%d0%bf%d0%be%d0%b6%d0%b8%d0%bb%d1%8b%d0%b5-13 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган Корбан ашы узды. Анда укучыларның әби-бабалары, Җәмигъ мәчете картлары чакырылган иде. Мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” мәктәбенең беренче директоры Харидә ханым Дашкина да бар иде.  Читать полностью

Кечкенә Солтанның бәби туе

Лилия ханым Канюкаева кызлары (сулдан уңга) Әминә,  Әдилә һәм улы Солтан белән.

Лилия ханым Канюкаева кызлары (сулдан уңга) Әминә, Әдилә һәм улы Солтан белән.

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевны өлкәбездә һәм илебездә татар халкы арасында белмәүчеләр аздыр, мөгаен. Ул үзенең күп төбәкләрдә таралган “Алия” аптекалар челтәре җитәкчесе, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы булуы белән дә билгеле. Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты буларак та Фәхретдин әфәнде милләтебез өчен күп изге гамәлләр башкарып килә. Өлкәбездә бер генә чараның да аның матди ярдәменнән башка үткәрелгәне юк.

Ә менә Фәхретдин әфән­денең күпбалалы зур гаилә башлыгы булуын һәм бу елның маенда, үзенең 50 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә, дүрт кызы янына хатыны Лилия ханымның сөекле иренә бер малай да бүләк итүен күпләр белмиләрдер әле. Читать полностью

Мәктәпләрдә бүген ыгы-зыгы…

1Укытучылар көне уңаеннан

Сары төскә чумган көзге бакчалар да,

Шаян җилләр уйный алтын яфрак белән, 

Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәрен

Тотып килә укучылар рәхмәт белән.

  Читать полностью

Җырдан җир яшәрмәсә дә, күңел яшәрер

imageИске Ярмәкнең “Ак каен” халык ансамбле Кырымга бару өчен самолет билетлары чыгымнарын каплаган Ка­мышлы районы адми­нист­рациясенә рәхмәт белде­рә.

21-24 сентябрь көннәрендә Кырымның Бахчасарай районында IX Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале булып узды. Кара диңгезгә терәлеп торган “Бригантина” балалалар ял лагере Россиянең егермеләп төбәгеннән килгән фольклор төркемнәрен – җәмгысе 500ләп кешене үзенә сыендырды. Читать полностью

Ишекне ачып көтәр кешем бар

1Тумышыннан ятим үскән, бүген дә ялгыз яшәүче Суфия Зарипованың язмышы кызыгырлык түгел. Ул Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә эшләгән укытучы Ленина апа Латыйпованың кызы. Ике ел ярым элек, әнисе вафат булганнан соң, Суфия ялгыз калды. Дөрес, Самарада яшәүче бертуган сеңелесе Руфия кайтып, булган зур эшләрен эшләшеп киткәли. Ләкин авыру, олыгаеп баручы инвалидка көн саен сөйләшергә дә кеше кирәк бит. Читать полностью

Дөреслек барыбер җиңәчәк !

Резеда Кәлимуллина.

Иске Ярмәк авылындагы крестьян-фермер ху­җалыгы җитәкчесе Резеда ханым Кәлимуллина.

“Бердәмлек”нең 36нчы санында (3 сентябрь 2016 ел)  “Әйтер сүзем бар” рубрикасы астында “Ярмөхәммәт бабабызның васыятен онытмасак иде” дигән язманы укыгач, үземнең дә кушылып язасым килде. Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы крестьян-фермер ху­җалыгы җитәкчесе Резеда ханым Кәлимуллинаның бу язмасы шундый эчтәлекле һәм гыйбрәтле булып, мин аның акыллы да, булдыклы да булуына инандым.

Сеңелем, синең язмаңны укып яшьләребез гыйбрәт алсыннар иде. Мин үзем дә 15 яшемнән басуда көлтә бәйләп үстем, колхоз фермасында кул белән сыерлар саудым. Ирем тракторчы иде, бергәләп өч бала үстердек. Ул чакларда авылыбыз гөрләп торды, балаларыбыз атналык бакчага йөреп, яхшы тәрбия алдылар. Читать полностью

Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле

img_9421Самарада милли эстра­дабызның иң популяр җыр­чыларының берсе — Радик Юльякшинның зур концерты булып узды. Җырларын рус, татар һәм башкорт телләрендә башкаручы бу артист соңгы вакытларда яшьләр арасында Элвин Грей псевдонимы астында да танылды. Ул автор-башкаручы да, элеккеге халык җырларына оста аранжировкалар ясап, аларга яңа төсмер бирүче искиткеч музыкант та. Читать полностью