
Мидхәт ӘМИНОВ (сулдан уңга), гармунчы Ринат ВӘЛИЕВнең улы Ибраһим һәм Рөстәмнең бертуган энесе Ринат.
Казанга Рөстәм Вәлиевнең 55 еллык юбилее тантанасына Самарадан бертуган энесе Ринат Вәлиев, аның тормыш иптәше Халидә ханым, “Идел” халык эстрада ансамбле җитәкчесе, гармунчы Мидхәт Әминов чакырылганнар иде. Аннан кайткач без Мидхәт Әминов белән очрашып, тәэсирләре белән уртаклашуын соралдык.
- Кызганыч, Казанга Рөстәмнең әнисе Адия апа бара алмады. Улын югалткан олы яшьтәге ана өчен бу бик авыр чара булыр иде, әлбәттә. Яшьрәкләрнең, Рөстәмне яхшы ук белеп бетермәгән кешеләрнең дә күзләре бу кичне кипмәде. Ә Адия апага бигрәк тә авыр булган булыр иде.
- Ә Сез нинди хисләр кичердегез?
- Рөстәм бит ул гел сәфәрдә иде. Тамашачыларны филармония сәхнәсенең арткы пәрдәсенә эленгән фотосурәте киң елмаеп каршы алды, аның гармуннары сәхнә түрендә иде, музыкасы яңгырап торды. Шуңа күрә ул исән, менә-менә гастрольләреннән кайтыр да, шулай ук киң елмаеп сәхнәгә килеп керер кебек тоелды миңа.
- Кеше күп булган диләр…
- Искиткеч күп. Авыллардан, Уфа, Төмән кебек шәһәрләрдән зур-зур автобуслар белән килгән кешеләр, залга керә алмыйча, ишек төбендәге билетерларга кочак-кочак чәчәкләрен калдырып китәргә мәҗбүр булдылар. Ә залга керүчеләр рәтләр арасына куелган урындыклар аша уза алмыйча интектеләр. Сәхнә артыннан мондый күренешне күзәткәндә үзебезнең Самара татарлары өчен яхшысынмау хисләре кичердем. Рөстәмнең туган ягыннан автобуслар да килмәде, рәсми делегатлар да булмады шул. Ә ул бит безнең өлкә татарларының энҗесе — “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә гармун уйнап иҗат юлын башлаган, биредәге музыка училищесының халык инструментлары бүлеген тәмамлап, зур татар тормышына атлаган, Казанга киткәч, кырыклап менә дигән татар җырлары иҗат иткән, татарның иң танылган йолдызларына кушылып уйнаган, Сабан туйларында барыбызны да биеткән бердәнбер данлы якташыбыз ул.
- Сез бит Рөстәмне күптәннән һәм бик яхшы беләсез. Иң истә калганы нәрсә булды?
- Исәннәрнең кадерен белмибез, дигән сүзләр бик дөрес әйтелгән. Бергә-бергә шаярыша-көлешә концертлар куеп йөргәндә, бәйрәмнәр уздырганда, өстәл артында кәеф-сафа корып утырганда аның нәрсә уйнаганына артык зур игътибар ителмәгән икән. Рөстәмнең улы Ислам аның архивларын, җыр-моңнарын бергә җыя башлагач, Рөстәмнең композитор буларак кырыклап җыр иҗат итүе ачыкланды. Бию көйләре язылган дисклары да бихисап. Ә инде артислар белән эшли белүе турында сөйләргә дә юк. Бу көнне филармониядә чыгыш ясаган һәр артист Рөстәмнең җырчыны ишетә, тавышына туры китереп уйный белүенә сокланды.
Ә иң истә калган вакыйгага килгәндә, кайсыдыр чираттагы Яңа ел алдыннан Казанның Үзәк колхоз базарына каз алырга баруыбызны хәтерлим. Нәкъ шунда мин Рөстәмнең халык күңелендә нинди зур урын алып торуын аңладым.
… Базарга килеп керү белән бөтен кешенең дә Рөстәм белән исәнләшүен, үз итеп җилкәсенә сугып-сугып нидер сөйләүләрен күреп хәйран калдым. Каз эзләп йөри торгач, гармун уйнап акча җыеп утыручы бер карт янына килеп чыктык. Рөстәм теге кешенең гармунын алды да, өздереп уйный башлады. Безнең тирәгә халык җыелды, бабайның түбәтәенә өеп акча тутырдылар. Шушы бер эпизод та аны тасвирлау өчен җитә, минемчә.
- Баргач-баргач, чыгыш ясагансыздыр инде?
- Дүрт минут вакыт биргәннәр иде, алты минут рәхәтләнеп аның гармуннарында уйнадым — тальянка, хромка, кечкенә гармуннары… Ләкин иң истәлекле мизгелләр ахырда булды. Татарстанның җиде иң яхшы гармунчысы җыелып, мине дә үзләре арасына алып, сәхнәгә гармун уйный-уйный чыктык һәм бернинди игълансыз Рөстәм Вәлиев җырларыннан тезмә уйнадык. Бу минутларда залда барысы да еладылар бугай. Үземнең дә күзләрем юеш урында иде. Мондый мизгелләрдә Һади Такташның шигъри юллары искә төшә:
Их син, яшьлек,
Их син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында…
Ә таңында инде коелдың…
Менә Рөстәмнең гомер чәчәгендә дә таҗ яфраклары бик аз, бары тик 52әү генә булган…
- Киләчәктә Рөстәм Вәлиев хөрмәтенә тагын шундый матур кичәләр уздырып булыр дисезме?
- Булырмы — юкмы, анысы билгесез. Ә менә бу кичәне оештырган Рөстәмнең хатыны Диләрәгә, улы Исламга, купшы Казан филармониясе бинасын түләүсез биреп торган администрациягә, матур-матур сүзләрен, искиткеч моңлы җырларын алып килгән танылган һәм әле танылып кына килүче, Рөстәм Вәлиевнең талантын танучы татар җырчыларына һәм музыкантларына рәхмәт әйтмичә мөмкин түгел. Казан татарлары гармунчы талантына бәя бирә беләләр икән. Афәрин!
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды.
* * *
“Ул шулхәтле якты кеше иде”… Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, атаклы гармунчы Рөстәм Вәлиев турында кемнән генә сорама, сүзен шулай башлый. Исән булса, быел аңа 55 яшь тулган булыр иде. Сәхнәгә якты бер нур булып килеп керде дә иң кадерле, иң кирәкле чагында кинәт кенә китеп тә барды, дип юксыналар аның сәхнәдәшләре. Якты кешене искә алу кичәсе дә җиңел, бер тында үтте.
Юкса 55 еллыгына дип 55 артист килгән, чыгышлар шактый иде. Улы Ислам әйтүенчә, артистларны махсус 55 булсын дип җыймаганнар, биючеләрне дә кертеп санагач, үзеннән-үзе шушы сан килеп чыккан. Моны да бер хикмәт итеп кабул иткәннәр.
Ул кичәдә Рөстәм абыйны күпләр оста баянчы гына түгел, көйләр авторы буларак та хәтерләрендә яңартты. Әлфис Кыямов башкаруындагы “Кил син”, Асаф Вәлиевнең визит карточкасына әйләнгән “Агымсу”, яшьләр яратып башкара торган “Гөлләр итик гомерне”, “Су буенда тал бөгелә”, “Чит ярларны сөймә”, “Мәхәббәтең алда әле” җырларының көй авторы да бит әле ул. Аккомпаниатор буларак алыштыргысыз булуын исә заманында Илһам Шакиров видеотапшыруда әйткән булган:
- Ул — татар җәмәгатьчелегендәге сирәк шәхесләрнең берсе, һәр яктан талантлы иде. Җырчыга аның белән чыгыш ясавы үзе бер бәхет булды. Чөнки ул сине сулышыңнан тоя, һәр хәрәкәтне артисттан алда белеп тора иде. Аның сизгерлегенә шаккатарлык.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да Рөстәм Вәлиевне, рәхәт кеше иде, дип искә алды:
- Аның белән эшләү үзе бер бәйрәм иде. Сәхнәдә Рөстәм булганда җырчыда ышаныч шулкадәр зур булды. Ярдәмчел иде. Аның белән юлга чыгулары үзе бер рәхәт. Чөнки техниканы бик яхшы белде, җимерелә-нитә калсак дигән курку бөтенләй юк, Рөстәм булганда күңел тыныч булды. Себер, Ырымбур кебек ерак җирләргә гастрольгә чыксак, рульдә кулалмаш була иде. Ирләргә кирәкле нинди сыйфатлар бар – аңарда барысы да булды. Без бер йортта якын дуслар булып яшәдек. Бу гаиләне эчтән белгәнгә, хатыны Диләрәгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Рөстәм, өйләренә килеп керсәң дә, урамда очратсаң да, сәхнәдә әйтеп торасы да юк, гел пөхтә булды. Ул Рөстәменә сиздермичә ярдәм итүче, киңәшче, терәк иде. Бу концертны оештыруына да бик зур рәхмәт. Юкса Диләрә, балалары бу эшкә алынмаса да, берни әйтә алмыйсың. Бу бит мәҗбүрият түгел — күңел эше. Ә алар олы иҗатның сакчылары, яклаучылары икәнен бүген тагын бер кат расладылар.
Улы Ислам да сүз кешесе түгел, эш кешесе икән: “Әти ничек өйрәтте, шулай яшибез. Кешегә таянма, үзең эшләргә тырыш, дия иде“. Алар һәр нәрсәне үз көчләре белән башкарган. Әтиләре каберенә матур итеп чардуган корганнар, үз көчләре белән кабер ташын ясатканнар, мирасын туплау һәм халыкка тәкъдим итү белән шөгыльләнәләр.
Диләрә ханым, олы йөкне үзләре генә тартып барсалар да, сыкранмый, киресенчә, Рөстәмнең дуслары күп икән дип сөенә:
- Балалар белән әтиләренең 55 еллыгына концерт оештырырбыз дип ниятләгән идек. Татар филармониясенә рәхмәт, бушлай зал бирделәр. “Газпром трансгаз” җәмгыяте генераль директоры Рәфкать Кантюковның ярдәме зур булды… Шуннан улым белән оешмаларга билет таратырга булдык. Беркем дә каршы килмәде. Кассага билетлар әллә ни күп калмады. Берзаман тамашачылар, миңа шалтыратып, билет булмасмы икән, дип сораша башладылар. Филармония, рәт араларына урындыклар куеп, ул урыннарны да сатты. Сөбханалла, Рөстәмне белүче тамашачы күп икән. Бу безгә юаныч өстенә юаныч булды. Артистларга рәхмәт, җырыбызны бүләккә алып киләбез дип, бушка эшләделәр. Хәтта, Рөстәм абыйның минем иҗатыма йогынтысы зур булды, мин дә катнашыйм әле, дип сораучылар да бар иде. Бусына да сөендек. Рөстәм турында хәтер яшәр, иншалла… Әле менә аның турында истәлекләрне туплап, китап чыгару турында хыялланабыз.
Җырчылар ихлас эшләделәр. Филүс Каһировның “Кайда син?” җыры бик күпләрнең күзләрен дымландырды. Вакытсыз арабыздан киткән Әлфис Кыямовның тавышы, аның җырына башкарылган бию дә тетрәндерде. Тамашаның зәвык белән эшләнүенә, чыгышларның аудио, видео язмалар белән үрелеп баруына сокланмый мөмкин түгел. Баксаң, сценарийны да Вәлиевләр үзләре язган икән. “Якты бер моң” белән чагыштырганда бик күп концертлар буш, төссез булып күренәчәк әле. Кичә, мөгаен, яшьләр белән өлкәннәрнең чыгышлары үрелеп баруы белән дә отышлы булгандыр. Ә өлкәннәрнең бүлешәсе хатирәләре шактый. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева башка беркайчан да “Галигә барам әле” җырын җырлый алмаячагын әйтте. Рөстәм белән икебезнең җыр иде, диде ул. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт гармунчының 50 яшьлегендә башкарган “Кердем карурманнарга” җырын башкарды. Баянчысы гына бүтән, ә тальяны Рөстәмнеке иде…
Рөстәм абый заманында Казанга туган шәһәре Самарадан нибары бер гармун һәм бер портфель тушенка төяп чыгып киткәнен елмаеп сөйләгән булган. Ә хәзер менә миндә күпме баян, күпме музыка уен коралы, дип шөкер иткән. Аның музыка уен кораллары сәхнә читендә тезеп куелган иде. Гармунчылар аларны алып-алып уйнап та күрсәттеләр. Уйнаулары үзләренчә, моңы Рөстәмчә, якты булды. Әнә шундый, айнытып җибәрә торган концертны тансыклаган булганбыз икән.
Р.S. Бездә шулай корылган: татар сәнгатенә гомерләрен багышлаган шәхесләр турында хәтерне туганнары, якыннары саклый. Әйтик, Сара Садыйкова иҗатын пропагандалауны кызы Әлфия Айдарская алып бара. Яше туксаннан узган бу ханым бакыйлыкка күчкәч, Моңсарага багышланган саран чаралар да тукталыр инде. Вафирә Гыйззәтуллинаның хәтер сагында кызы Камилә тора. Татар музыкасын “Минута славы” кебек федераль тапшыруларда яңгыраткан, Россиянең оста баянчыларының берсе булып танылган Рөстәм Вәлиев мирасын әлегә гаиләсе кайгырта. Дөрес хәлме соң бу? Әлеге сорау һәр тамашачыны борчыгандыр, мөгаен.
Гөлинә ГЫЙМАДИЕВА.
(“Ватаным Татарстан”).
КОНТЕКСТ:
Хәмдүнә Тимергалиева: «Рөстәм үлгәч мин ятим калдым, «Галигә барам әле» җырын да хәзер җырлый алмыйм»
* * *
Казанның филармония залында Рөстәм Вәлиевны искә алдылар (ВИДЕО)
* * *
Рөстәм Вәлиевнең кызы: Әтием үз һөнәренең профессоры иде
* * *
Мәңгелеккә китеп барды…
Просмотров: 1735




