Өлкәбезнең быелгы Сабан туйларын Похвистнево районының Гали авылында үткән милли бәйрәм йомгаклады
Ул 16 июльдә, гадәттәгечә, авыл башындагы матур болында узды. Көне дә заказ буенча диярсең — үзе кояшлы, үзе җиләс иде. Сабан туе мәйданы иртәннән үк гөрләп торды. Читтән кайткан кунаклар күптән күрешмәгән авылдашлары белән аралаша, бала-чагалар: “Нинди уеннар була?” — дип хөкемдарларны йөдәтә. Бәйгеләрдә катнашу өчен шактый гына чират та тезелгән инде. Читать полностью