Журналистларга бүләкләр тапшырылды

альфия яруллина и меркушкин

“Кызыксындыру” бүләген Әлфия Яруллинага өлкә губернаторы Николай Меркушкин тапшыра.

“Губернаның алтын каләме”  дип аталган Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы үткәрә торган бәйге быел ундүртенче тапкыр үзенең җиңүчеләрен атады инде. Ә менә өлкә губернаторының Журналистлар конкурсы дүртенче мәртәбә генә үткәрелде әле.

2016 елгы бәйге аеруча мәртәбәле һәм зур булды. Анда катнашырга 395 журналист теләк белдергән иде. Бу үзенә күрә бер рекорд куелды дияргә дә ярыйдыр. “Бердәмлек” татар газетасы да авыл хуҗалыгы номинациясе буенча үзенең хәбәрчесен бәйгедә катнашырга җибәргән иде. Тик бу юлы безгә 2014 елдагыча (ул чакта газетабызның хәбәрчесе Эльмира Варфоломеевага (Шәвәлиева) “Репортер” номинациясендә өченче дәрәҗә бүләге бирелгән иде) бәхет елмаймады. Күрәсең, без уйлаганча “Бердәмлек” бу юлы да мондый бүләккә лаек булса да, конкурсантлар күп булу сәбәпле, ул аңа тәтемәде. Читать полностью

Гали – күңел хәзинәсе

Гали селоДулкынлы тау итәгендә,
Асылташлар сипкәндәй
Авылым балкып утыра,
Көн дә кунак көткәндәй.

Чыннан да, гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота безнең Гали авылы. Читать полностью

Тәүге тамырлар…

domMuzei2Бу күләмле язманы, истәлек дип атасаң да буладыр, без аны бүген Шенталы районының Денис авылында яшәүче, шактый олыгайган 89 яшьлек милләттәшебез Равил ага Нурмөхәммәтовтан алдык. Озак еллар үз авылларында колхоз рәисе булып эшләгән бу кешенең Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә журналистка укып чыкканын да белә идем.

Үзем авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, колхозларда агроном булып эшләгәндә аның белән еш кына очраша да идек әле. Читать полностью

Встретились неравнодушные к творчеству староермаковские и новоермаковские бабушки / Картаямыни соң йөрәк…

IMG_664419 января в отделении социальной реабилитации (ОСР) села  Старое Ермаково  ГБУ СО «ЦСО м.р. Камышлинский»  прошла встреча пожилых из сёл Новое и Старое Ермаково.

Неожиданным приятным сюрпризом для получателей соцуслуг ОСР села Старое Ермаково   стал визит заведующих клубами сёл Новое Ермаково Рузалии Гафуровой и  посёлка Чулпан Гульнур Каримовой. По этому случаю наш водитель  Загфар  Сагиров привёз и активных пожилых из села Новое Ермаково. Читать полностью

Тормышыбызның бизәге ул

Рузалия Шәкүрова.

Рузалия Шәкүрова.

Бу дөньяда Һәркем өчен иң кадерле, изге зат — әнидер, мөгаен. Ул баланың якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче дә.

- Апам Румия белән күптән үз гаиләләребез белән яшәсәк тә, әниебез һаман да безнең өчен борчыла әле. Ул — иң якын дустыбыз, сердәшчебез, — дип сөйли әнисе Рузалия Шәкүрова турында Әлфия Рәхмәтуллина. — Әни безне күз карашыбыздан аңлый, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Читать полностью

Татарча укыйк, дуслар!

deti_chitayut_kniguАна телебезне саклап калу турында күп сөйлибез, әмма бу юнәлештә әллә ни алга китеш күренми. Татар һәм рус телләрен тигез куллану турында закон (!) кабул ителгән булса да, тормышта һәр тарафта өлкән агай теле хакимлек итә, шуңа өстәп еш кына “рус теле кысыла” дигән коткы таратылып, рәсми даирәләргә басым ясалып тора. Безнең халыктагы ярарга тырышуны һәм мес­кенлекне исәпкә алсаң, басым ясап әйтелгән һәр сүз аңыбызга үтәргә тиешле мәҗбүри команда булып ирешә ахрысы. Читать полностью

Әбдекигә яшьләр кайтыр микән?!

 Рәис әфәнде Рәҗәпов тормыш иптәше Гүзәл ханым белән сыерлары янында.

Рәис әфәнде Рәҗәпов тормыш иптәше Гүзәл ханым белән сыерлары янында.

Авылда кыш. Табигать тып-тын. Тирә-юнь ап-ак сихри матурлыкка күмелгән. Бу мохитка көтүләре белән җим эзләп очучы чыпчыклар чыркылдашуы гына бераз җанлылык өсти.

Авыл кешеләре көзге авыр эшләрдән арынып, терлекләрен кышлауга ябып, барысы да үз хуҗалыкларында гына кайнаша. Читать полностью

Мәчет тәрбия үзәге булырга тиеш

Камышлы авылындагы капиталь ремонт ясалган мәчет бинасы.

Камышлы авылындагы капиталь ремонт ясалган мәчет бинасы.

- Аллаһыга шөкер, хәлдән килгән кадәр тырышып гамәл кылып яшибез, авыл халкына хезмәт итәбез, - дип каршы алды мине Камышлы авылы мәчетләренең берсендә имамлык итүче Казим Әбделхак улы Борһанов.

2008 елдан башлап быелгы язга кадәр ул үзенең туып үскән авылы Бозбашта да имам булып хезмәт иткән. Вафат булучыларны соңгы юлга озат­кан, мәҗлесләрдә Коръән дә укыган. Ә хәзер, өлкәнәеп китү сәбәпле, ике вазифаны да алып бару кыенлашкач, Казим хәзрәт Камышлы мәчетендә генә эшли икән. Читать полностью

Кәҗә елының шатлыклы мизгелләре…

алифба1

Нурания АБЗАЛОВА (сулдан алтынчы) Әлифба китабына һәйкәл ачу тантанасында.

Үтеп киткән 2015 ел вакыйгаларга бай булды. Начар хәбәрләр еш ишетелеп торса да, бүген яхшыларын гына искә аласы килә. Бөтен ил белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Аңа багышлап гаиләм белән үзем эшләгән Байтуган авылы медпункты тирәли 70 төп агач утырттык.

Шәхси тормышымда да шатлыклы мизгелләр байтак булды. 2015 елда яраткан газетам “Бердәмлек”нең 25 еллык юбилее булып узды. Аның битләрендә минем язмаларым да даими басылып тора, аларны яратып укучылар да шактый: “Мәкаләләрең тирән мәгънәле, ешрак яз”, — диләр миңа. Газетаның юбилей тан­танасында Губернатор ад­министрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүем зур шатлык булды. Читать полностью

Балаларыбыз ана телен өйрәнергә тиеш

олимпиада

Камышлы район үзәгендә үткән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашкан балалар төркеме.

Туган телебезне саклап калу — бүген татар җәмгыятендә иң җитди мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен дә бу проблема актуаль: авыллар бетеп бара, бер-бер артлы мәктәпләр ябыла, булганнарында да татар теле дәресләре укытылмый. Өлкә, шәһәр милли татар оешмаларын да бу хәл борчый, һәм телебезне, гореф -гадәтләребзне саклап калу юнәлешендә алар зур эш алып бара. Өлкә “Туган тел” татар оешмасы Самарада менә берничә ел инде мәктәп яшендәге балалар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үткәреп килә. Быел да, берникадәр кыенлыклар килеп чыгуга карамастан, бу бәйгеләр уздырылды. Бу турыда оешманың директоры – Фәрхәт Мәхмүтов белән сөйләштек. Читать полностью

Самара губернасына – 165 яшь!

бал

Әдәби бал кичәсеннән күренеш.

Самара өлкәсе менә икенче ел рәттән 13 январьда Губерна көнен билгеләп үтте. 1850 елның 6 декабрендә Сенат 1851 ел­ның 1 январеннан Самара гу­бер­насы барлыкка килүе ту­рын­да Указ чыгарган булган. Һәм быел төбә­гебез 165 еллык юбилеен бәй­рәм итте. Читать полностью

Продукция ООО «Дуслык» популярна не только у мусульман / “Дуслык” колбасалары – Похвистневоның визит карточкасы

002«Похвистневская» колбаса халяль стала своеобразным брендом, визитной карточкой небольшого города на северо-востоке Самарской области.

Сегодня вырос спрос на продукты, соответствующие религиозным канонам, в том числе и мусульманским. Продукты питания, выработанные в соответствии с мусульманскими традициями, называют халяль. Проблему их дефицита успешно решают учредители ООО «Дуслык» Мударис Латыпов и Равиль Мустафин, открывшие семейный бизнес. Читать полностью

ШИРИН: “Пиар — чын сәнгатьнең дәрәҗәсен төшерә”

ширинГөлзадә Сафиуллинаны самаралылар үзләренеке дип саный алалар, чөнки ул яшьлек елларында ире — шул чактагы күренекле татар җырчыларыбызның берсе — Риф әфәнде (күптән мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) белән бергә дистә елга якын Куйбышев өлкә филармониясендә татар төркеме оештырып, шәһәр һәм авылларда концертлар күрсәтеп йөргән кешеләр. Менә хәзер аларның оныклары Ширин үсеп җиткән һәм дәү әнисе һәм дәү әтисе кебек җырчы һөнәрен сайлаган. Читать полностью