Самарада Әниләр көне уңаеннан күптөрле чаралар уздырылды
Опера һәм балет театрына җыелган меңнән артык ананы өлкә губернаторы Николай Меркушкин котлады. - Бүген иң якын кешеләребезгә мәдхия укыйбыз, чөнки әни — безнең иң газиз, иң кадерле кешебез, — диде ул.
Бу көнне регион башлыгы I һәм II дәрәҗә “Ана батырлыгы өчен” күкрәк билгесе белән күп бала тәрбияләп үстергән 94 хатын-кызны бүләкләде. Николай Меркушкин өлкәбездә югары дәрәҗә бүләкләргә ия гаиләләр яшәвен дә билгеләп үтте. Аларның җидесе — Россия Федерациясе Президентны тарафыннан “Ата-ана даны” ордены, алтысы — “Ата-ана даны” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Николай Меркушкин тәкъдиме буенча Самара өлкәсе данын күтәргән сәләтле балаларның әниләрен дә зурлыйлар хәзер. “Сез өлкәбезне яңа биеклекләргә күтәрәсез”, — диде губернатор аналарга мөрәҗәгать итеп. Хөкүмәт киләчәктә дә сәләтле балаларга ярдәм итәчәк, дип белдерде.
Самараның Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда да бу көнне әниләрне бүләкләделәр. Зәгыйф булуына карамастан, әни булу бәхетенә ирешкән хатыннарны, мөмкинлеге чикләнгән бала үстерүче аналарны шәһәр администрациясе һәм Думасы котлады.
- Үзе инвалид яисә баласы зәгыйф булган анага сабыен аякка бастырырга җиңел түгел. Зур авырлыклар белән булса да, тормышта үз урынын таба алган батыр хатын-кызларыбыз турында телевидение һәм матбугат чараларында сөйләргә, җәмгыятебездә аларга карата кызыксыну уятырга һәм бу аналарның проблемаларын хәл итү юлларын табарга кирәк, — дип сөйләде халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау департаменты җитәкчесе Елена Шепотько.
Җыелган халыкны шәһәр Думасы рәисе Галина Андриянова да тәбрикләде.
- Кешегә ничә генә яшь булмасын, аңа әни назы кирәк. Шуңа да һәр анага озын гомер, гаилә бәхете, исәнлек телим, — диде ул һәм берничә хатын-кызга шәһәр округы башлыгы Олег Фурсовның Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында безнең милләттәшебез Гөлфия Шакирова да бар иде. Гөлфия мөмкинлеге чикләнгән кызы Лилияне тәрбияли.
- Үз вакытында мине әнием Румия аякка бастырды. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Әтием Алик белән алар мине тормыш авырлыгына бирешмәскә, авыр сынаулар алдында югалып калмаска өйрәттеләр. Бүген үземнең балаларымны да алардан үрнәк алып үстерәм.
Кызларымны Алинә белән Лилияне милли рухта тәрбияләргә тырышам. Без өйдә татар телендә генә сөйләшәбез. Пешеренергә бик яратабыз, шуңа да бүген шәһәр администрациясе бүләк иткән мультиварка бик урынлы булды, — дип шатлыгы белән уртаклашты Гөлфия ханым.
Ә өлкә Халыклар дуслыгы йортында әниләр өчен бик матур концерт узды. Аны өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр төркеме оештырган иде. Бәйрәмгә бәбиләре белән бергә яшь әниләр дә, олы яшьтәге апалар — әбиләр дә килгән иде.
- Эштә, урамда күбрәк рус телендә сөйләшергә туры килә. Шуңа да бүгенге кебек милли чаралар уздырылуы, балалар белән бергәләп ял итү, аларны татар мәдәнияте белән таныштыру мөмкинлеге булу куандыра. Концертны оештыручыларга зур рәхмәт, — дип тамашага кечкенә улы Рөстәмне алып килгән Алисә Мирхәйдәрова тәэсирләре белән уртаклашты.
Концерт чынлап та бик матур узды. Башыннан ахырына кадәр иң газиз кешеләребезгә хөрмәт, ярату, рәхмәт хисләре белән сугарылган кичә иде бу. Күңелләргә үтеп керерлек җырлар, шаян биюләр башкарган егет-кызларны тамашачы алкышларга күмде.
Бәйрәм кичәсе бик матур итеп чәй өстәле артында тәмамланды.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1432