
Рөстәм НУРТДИНОВ (сулда) һәм Равил КАШАПОВ.
8 август — Физкультурачылар көне
Кечкенә генә Татар Әбдекие авылыннан дистәдән артык спорт осталары үсеп чыкты. 100 чакрымга йөгерү буенча дөнья чемпионы Равил Кашапов, дзюдо буенча Европа чемпионы Хәбил Бикташев, көрәшче Илшат Бикташев, ирекле көрәш буенча Якутия чемпионы Әнвәр Кадыйров, гер күтәрү буенча өлкә чемпионы Тавис Әбүсәетов һәм башкалар белән безнең авыл халкы гына түгел, бөтен илебез горурлана.
Бу көнне без мәктәбебездә озак еллар физкультура укытучысы булып эшләгән Ибраһим абый Абдулвәлиевне искә алабыз. Укытучы китсә дә, эшен дәвам итүче укучылары кала. Спорт сөючәнлек шулай буыннан-буынга күчеп мәңге яшәячәк.Тынычлап йокла, Ибраһим абый, синең якты истәлегеңә тап төшермәбез. Читать полностью