Сирень чәчәгедәй матур мәхәббәт

МИҢНЕБАЕВЛАР гаиләсе. 

МИҢНЕБАЕВЛАР гаиләсе.

Күптән түгел үткән Гаилә бәйрәме уңаеннан Самарада узган тантанада Равил һәм Рәфисә Миңнебаеваларны “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән дә бүләкләгәннәр.

Кошки районы Иске Фәйзулла авылында яшәүче Рәфисә һәм Равил Миңнебаевлар яшәү мәгънәсен, тормыш кадерен белеп гомер кичерәләр. Читать полностью

Үткәннәрне барлап яшибез

885798_987_22134994851921 елда корылык булу сәбәпле Идел буйларында коточкыч ачлык булган. Безнең Гали авылын да бу бәла читләтеп үтмәгән. Авылдашларыбыз кем ачлыктан, кем  кар астыннан җыелган башакны ашап агуланып үлгән. Кабер казып күмү түгел, мәетләрне җыярга да кешеләрнең хәле булмаган. Авылыбызның тавы буенда чокыр казып,  шунда мәетләрне ыргытып барганнар. Читать полностью

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

DSCN4300

Гает намазы бик иртә укылса да, дин кардәшләребез Самараның Стара Загора урамында урнашкан Җәмигъ мәчетенә иртә таңнан агылды да агылды

Бүген, 17 июльдә, җомга көнне бөтен ислам дөньясы белән бергә Самара өлкәсе мөселманнары да Рамазан гаетен – Гайдел фитр бәйрәмен билгеләп үтте. Читать полностью

Бәйрәм уңаеннан шигъри юлларымны бүләк итәм!

13920421101525789824214Әссәламүгаләйкум вә рәх­мәтуллаһи вә бәрәкәтуһи!

Менә изге Рамазан аебыз да тәмамланды. Күпләребез бу айда Аллаһы Тәгаләнең ри­залыгы өчен ураза тотты, Коръән юлына басып, күңел­ләрен пакъләде. Мин ихлас күңелемнән барлык дин кардәшләремне, туган-тумачаларымны, дусларымны, 94 яшьлек әнием — Бибисара Кәрим кызын Ураза бәйрәме белән котлап, һәммәбезгә дә иман байлыгы, сабырлык, тәкъвалык, күркәм холык, исән­лек-саулык, уңыш һәм бәхет теләп, шигъри юлларымны бүләк итәм: Читать полностью

Авылдашларыбызга чиксез рәхмәтлебез

x_1cc402e1

Иске Усман авылы мәчете

Исәнмесез, “Бердәмлек” га­­­зетасы хезмәткәрләре. Бу хатны сезгә Камышлы районы Иске Усман авылында туып үскән, бүгенге көндә Самара шәһәрендә яшәүче Әминә апагыз Мәгъдиева яза.

Яраткан газетабыз аша авылдашларымны Ураза гае­те белән котлап, аларга исән­лек-саулык телим. Әтием Миңнетдин Сабир улы, әнием  Шәмсезоха Инсафетдин кызы рухына дога кылсыннар иде. Алар икесе дә Иске Усман авылы зиратында күмелгән. Читать полностью

Хат ташучыларга бүләкләр

Евлаева1

Зөлфия Евлоева

Өлкәбезнең иң яхшы почта хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. «Өлкәбезнең почта тармагында меңләгән кеше көч куя. Алар көн саен корреспонденция кабул итәләр, эшкәртәләр, халыкка дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр. Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән гашыйк булган искиткеч кешеләр эшли. Бүгенге тантана — аларның хезмәтенә югары бәя бирү”, — дип сәламләде кунакларны өлкә почта элемтәсе идарәсе директоры Артур Игрушкин. 

Бәйрәмдә 168 почта хез­мәткәренә федераль һәм региональ дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.

Читать полностью

Әниемнең дуслары күп

2KbwzA9iB04Минем әниемнең исеме Минҗәүһәр. Ул Татарстанның бүгенге Лениногорски районындагы Урдалы авылында 1935 елның 4 июнендә дөньяга килгән. Димәк, аңа быел җәен инде 80 яшь тулды.

Әниемә 10 яшь чагында аларның гаиләсе Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылына күченә һәм биредә ул үзенә күп дуслар таба. Шулардан иң чибәре әлбәттә, София апа иде. Әле тагын Ленина апаны (мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын), Нәркәз, Расихә, Вәсилә, Гәүһәр, Рәисә апаларны, Халисә абыстайны әниемнең якын дуслары дип атыйсым килә. Читать полностью

Һәйкәлләр булып илгә кайттыгыз!

image (4)Шенталы районының Денис авылында мөгәллимнәр гаиләсендә туып үскән авылдашым — Рөстәм Сәлимҗан улы Нигъмәтуллин Себер­дәге Надым шәһәрендә яши. Ул да әтисе кебек үк шигырьләр язарга ярата. Аның “Яшьлегем сагышы” дип аталган шигырьләр җыен­тыгы 2003 елда Уфада, Башкортстан “Китап” нәш­рия­тында дөнья күргән иде. Анда мәхәббәт, туган-үскән җирнең матурлыгы, авылдашларның затлылыгы турында язылган. Читать полностью

Похвистнево шәһәрендә яшәүче Рәйсә БАТМАНОВА: «Бабабызның фронттан язган мәхәббәт тулы ике хатын әле дә кат-кат укыйбыз»

y-5gXv1LeYYБөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән. Безнең Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылында яшәгән карт бабабыз  Вәли Шәяхмәтов та Бөек Җиңү өчен үзенең гомерен биргән. Аның Мәрфуга әбиебезгә һәм дүрт баласына язган мәхәббәт тулы ике хатын әле дә кат-кат укыйбыз:

“Минем кояшым, шул хәтле күрәсем килә сезне, бигрәк тә Дания кызымны. Мин исән-сау, алтыным, синең хатыңны алгач, бик шатландым, безнең авылдагы Габдрахман да яраланып кайткан, ә бертуганым вафат булган икән, бу кайгылар бер дә уемнан китми… Алтыным, син хат яздым, дисең. Аны алу белән тагын язармын. 5 ноябрь, 1941 ел”.
Читать полностью

Туган авылыңда яшәү бәхете

Тәскирә Мөхәм­мәт­вәли кызы Еремеева.

Тәскирә Мөхәм­мәт­вәли кызы Еремеева.

Татар хатыны гел яңалыкка, матурлыкка омтыла. Элек ул сукыр лампа яктысында төннәр буе паласлар, сөлгеләр суккан, тегү, чигү эшләре белән шөгельләнгән. Менә Камышлы районының  Яңа Усман авылында яшәүче Тәскирә Мөхәммәтвәли кызы Еремеева да элек ничек өйрәнгән булса, хәзер дә шулай яши. Читать полностью

Саимә МОРЗАХАНОВА: «Сугыш ветеранын искә алучы да юк»

109727121_5485175_NORD_028Минем әтием Әхмәдулла исемле иде. Ул сугыш башлангач та фронтка китә. Инәкәем биш һәм ике яшьлек Халидә һәм Халисә апамнар белән берь­ялгызы утырып кала. Өстә­венә йөкле дә була әле. Соңрак аның малае туа, тик сигез ай тулганда авырып үлеп китә.

Инәкәемнең сөйләве буенча, әтиебез Карпат таулары янында элемтәче булып хезмәт иткән. Аңа һәм сугышчан дусларына дошман пулялары астында өзелгән тимерчыбыкларны ялгап йөрергә туры килгән. Аларга ризыкны вертолеттан китереп ташлый торган булалар. Читать полностью

Бер кермәсә, бер керер иде

9-1-1Самараның Җәмигъ мәчете ел саен Изге Болгар җыенына бару өчен автобуслар яллап, халыкка чын бәйрәм ясый. Әлһәмдүллилахи, быел да миңа Изге Болгар җыенында катнашырга насыйп булды.

Иртәнге намаз вакытына мәчеткә җыелдык. Барчабыз бергә намаз укып, догалар кылганнан соң, ике зур автобуска төялеп, юлга чыктык. Читать полностью

Башларында Ватан иде, түгел иде йорт эше…

Камышлы  районындагы Сабан туйлары Тәлига ападан башка узмый.

Район Сабан туйлары Тәлига ападан башка узмый.

Безнең буын эзли әниләрнең
Ярасына кирәк дәваны.
Безнең гомер сугыш кырларында
Өзелеп калган җырның  дәвамы…
Харрас Әюпов.

1941 елның 22 июнендә шартлаган туплар тыныч кына барган тормышны юкка чыгардылар. Ирләрне генә түгел, машиналарны да, атларны да алып киттеләр сугышка. Хатыннарга һәм балаларга колхоз кырларындагы игеннәрне урып-җыю, колхоз малларына печән, салам әзерләү, бәрәңге һәм яшелчә үстерү кебек эшләрдән тыш, йорт тормышын да алып барырга туры килде. Сугышка киткән ирләрен, туганнарын уйлап үткәргән йокысыз төннәрдә түгелгән ачы күз яшьләре, фашист илбасарларына карата күтәрелгән нәфрәт хисләре генә көч биргәндер аларга.

Фронттан үлем хәбәре кил­гәндә, җан-фәрманга чабып барган ат сөртенеп киткәндәй, хатын-кызлар да бер-ике көнгә өйләрендә бикләнеп елыйлар иде дә, караеп сулган йөзләрен яулык белән каплап, тагын эшкә чыгалар иде. Без шуны күреп үскән балалар бит. Авылыбызга — Камышлы районындагы Дәүләткол авылына, беренче үлем хәбәре Шәмсенур апам Кәримовага килде… 
Читать полностью