Европа Сабан туенда булганыгыз бармы?

IMG_1571

Айсылу Әбдиева (уртада), Муса Маликов (сулда), Айдар Гайнуллин (уңда) һәм чибәр татар кызлары.

Бу сорауга мин, Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләренең берсе, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчысы Айсылу Әбдиева, уңай җавап бирә алам.

2015 елгы Европа Сабан туен оештыручыларның берсе — Венера Вагыйзова аны фестиваль дип атарга тәкъдим иткән. Ник дисәгез, бәйрәм бер көнгә генә сыешмый, аның программасы Россия сабантуйлары программасыннан аерылып, бик күп милли гореф-гадәтләрне һәм халык кәсепләрен өйрәтү чараларын үз эченә ала. Читать полностью

Бриллиантларга тиң бит алар…

Абушмановы В. И Р.

Варис ага белән Рәйсә апа Абушмановлар.

Озак еллар бергә бәхетле тормышта яшәгән ир белән хатынның мәхәббәте вакыт үткән саен башка төс алып, көчәя генә бара. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында алтмыш ел бергә гомер итүче Варис ага белән Рәйсә апа Абушмановларның тормышы нәкъ шул турыда сөйли дә инде. Читать полностью

Ленинград блокадасында күргәннәрем әле дә истә

Миневәли Га­лим улы Сабиров.

Миневәли Га­лим улы Сабиров.

Бөек Ватан сугышы елларында кичергән Ленинград блокадасы мәңге онытылмас авыр яра  булып бик күп кешеләр күңелендә уелып калган. Елховка районының Тупли авылында яшәүче Миневәли Галим улы САБИРОВ та бу турыда сөйли башласа, түзә алмыйча, күз яшьләренә тыгыла.

- Ул елларда авылда тормыш авыр булганга күрә, берничә гаилә үзара киңәшләшәләр дә, Ленинград шәһәренә бәхет эзләп барырга карар кылалар. Әтиебез Галим белән әниебез Нурдидә үзләре белән дүрт балаларын да алалар. Ә мин, иң кечкенәләре  Миневәли, ул чакта күкрәк сабые гына булганмын. Читать полностью

Аңа диңгез көче кергән

Дамир Муратов

Дамир ага Муратов.

Дамир Нигъмәтулла улы Муратов безнең Мәчәләй авылы мәчетендә мәзин вазифасын башкара.  Ул көненә биш тапкыр намазга чакырып азан әйтә, мөселманнарыбызны рухландырып, җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык һәм яшәү дәрте өсти.

Дамир ага, 80нче яшь белән баруына карамастан, һаман яшь күренә, үзе бик хәрәкәтчән, актив кеше. “Аңа диңгез көче кергән”, — диләр авылда. Чөнки ул яшь чагында биш ел диңгез флотында хезмәт иткән бит. Читать полностью

В память о погибших в Великой Отечественной войне / Һәр ир даны кайтыр югалмыйча Мәңгелек ут булып янарга

22.06-4В понедельник, 22 июня, в День памяти и скорби в Самаре на площади Славы состоялось торжественное возложение цветов.

В церемонии приняли участие глава региона Николай Иванович Меркушкин, ветераны и участники Великой Отечественной войны, представители Администрации Губернатора Самарской области, областного правительства, органов муниципальной власти, Самарской Губернской Думы, органов муниципальной власти, ГКУ СО «Дом дружбы народов», национально-культурных организаций. Читать полностью

Туганнарның җыелган чагы

Усман сабантуе 1

Җиңүчеләргә – яулыклар.

Менә инде өченче ел рәттән мин Камышлы районының Иске Усман авылында үткәрелеп килүче Сабан туенда катнашам. Мин анда гел ашкынып барам, чөнки туганнар җыелган җирдә Сабан туе бигрәк тә җылы, күңелле булып күренә бит.

Дөрес, безгә башта Татарстанның Әлмәт Сабан туена барырга туры килде. Анда да бәйрәмгә чакырылган идек. Ләкин Иске Усман үзенең авылча яме, чиста чишмә сулары, киң күңелле, ачык йөзле һәм эшчән авылдашлары белән үзенә ныграк тартып тора иде сыман. Читать полностью

“Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле”

линар

“Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары Гали авылына концерт белән килделәр

Апрель урталарында Са­мараның Киров мәйданын­дагы Мәдәният сараенда үт­кәрелгән өлкә «Татар балалары җырлый» фестивалендә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Безнең бурыч” дип аталган зур һәм бик зәвыклы программа белән чыгыш ясаганнар иде. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгына багышланганлыктан, бу чыгышны өлкәбезнең татар авылларында да күрсәтергә кирәк, дигән фикер туган һәм нәтиҗәдә “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары безнең Гали авылына концерт белән килделәр. Читать полностью

Беренче чирканчык

iШашка буенча Россия кубогына ярышлар быел Краснодар краеның Лоо бистәсендә уздырылды. Турнирда Самара өлкәсенннән ике кеше — Олег Дашков һәм Фәхретдин Канюкаев катнашты.

Беренче көнне үткәрелгән тиз уен ярышында 30 кеше арасында 9 гроссмейстер һәм 4 спорт мастеры да булган. Швейцария системасы буенча үткәрелгән сигез турда милләттәшебез Фәхретдин Канюкаев тугыз партиянең җидесен ничьяга уйнап, 27нче урынга чыкты. Беренче тапкыр бөтенроссия турнирында катнашкан кеше өчен бу начар нәтиҗә түгел. Читать полностью

Әрем исе, әрем тәме…

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров (уртада) Татарстанның Чистай районы җитәк­чесе Дмитрий Иванов һәм өлкә губернаторы администрациясенең милли эшләр буенча идарә җитәкчесе Надежда Осипова белән.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәүф Кирасиров (уртада) Татарстанның Чистай районы җитәк­чесе Дмитрий Иванов һәм өлкә губернаторы администрациясенең милли эшләр буенча идарә җитәкчесе Надежда Осипова белән.

Тольяттида 28нче мәртәбә Сабан туе булып узды. Шул бәйрәмнән соң туган кайбер уйлар һәм фикерләр

Сабан туе биредә бик матур урында Идел буендагы парк­та уздырыла. Бу чын табигать почмагын әлегә парк дип атавы да кыен. Аны шәһәр хакимияте инде күптән җиһазландырырга вәгъдә итсә дә, ул әле һаман элеккеге халәтендә, гади бер киң һәм зур яшел аланлык булып кала бирә. Бирегә  килеп җитүгә борынга төрле үләннәр, эчкелтем әрем исе килеп бәрелә. Нәкъ җырда җыр­ланганча, чыксам әгәр болыннарга, әрем исе, әрем тәме… Читать полностью

Русчаны да яхшы бел

олимпиада по русскому 003

“Яктылык” татар мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары Казаннан милләте рус булмаган балалар өчен рус теленнән оештырылган Халыкара олимпиададан җиңү яулап кайттылар.

Җәйге каникуллар җитү белән балаларның кайберләре, дәреслекләрне һәм китапларны ераккарак куеп, дуслары белән футбол уйнарга һәм су керергә торып чаба. Ә икенчеләре уку белән җәйге каникулларда да аерылмыйлар. Казанда уздырылган олимпиададан кайткан “Яктылык” татар мәктәбе укучылары белән оештырылган пресс-конфе­ренциядә без моңа тагын бер тапкыр инандык. Читать полностью

Денистә дә Сабан туе узды

Сабан туе батыры Радик Гафуров.

Сабан туе батыры Радик Гафуров.

«Сабан туебыз мөбарәк булсын, кадерле дуслар, авылдашлар, ерак араны якын итеп ерак җирләрдән кайткан туганнар!» — дигән сүзләр белән Денис авылы җирлеге башлыгы Әлфәт Һади улы Җалаков бәйрәмне башлап җибәрде. Җитәкчеләр, килгән кунаклар үзләренең тәбрикләүләрен әйттеләр, дин әһелләре Коръән аятьләре укыдылар.

Сабан туен тантаналы төстә ачканнан соң, мәйданда спорт ярышлары, төрле милли уеннар башланып китте. Читать полностью

Бие, җырла, көрәш, Самара, бүген бездә Сабан туе! (ТӘФСИЛЛЕ МӘКАЛӘ)

Сабантуй батыры Радик Сәлахов (уртада) Рәзиф Кәримов (сулда) һәм Әнвәр Горланов белән.

Сабантуй батыры Радик Сәлахов (уртада) Рәзиф Кәримов (сулда) һәм Әнвәр Горланов белән.

Самараның Юрий Гагарин исемендәге ял паркында XXVII Сабан туе гөрләп узды

Гагарин паркының Сабан туе сукмагына баскан кеше быелгы бәйрәмнең милли төсмерләргә тагын да баерак, тагын да күркәмрәк икәнлеген тоемлагандыр. Шашлык, пылау, бәлеш, камыр ашлары сатучы хатын-кызларның чын татарча итеп бәйләгән яулыкларын, чигүле алъяпкычларын, тукыган һәм чиккән ашъяулык һәм сөлгеләрен, кайнап утырган самавырларын күргән бер генә кеше дә сату рәтләрендә тукталмыйча үтә алмый, бераз сокланып карап торгач, ирексездән акча букчасын тартып чыгара, урама яисә өчпочмаклар һәм чәй алып, эчкәрәк, агачлар арасына кереп утыра да чәй эчкән арада бу матурлыкны тагын бераз күзәтеп тора. Читать полностью

Выходные в Камышле прошли под знаком “Сабантуй” (ПОДРОБНЫЙ МАТЕРИАЛ, ФОТО, ВИДЕО) / Камышлыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте

1

Сабантуй — это время подведения итогов, чествование передовиков сельхозпроизводства и лучших работников социальной сферы района

Бриллиант Сабантуя — конные скачки

Конные скачки, пожалуй, одно из самых ярких и захватывающих событий Сабантуя. Они притягивают к себе не только своим особым напряжением, неожиданными нюансами, а еще и профессионализмом, подчеркнутой красотой исполнения. Ранним утром на камышлинском ипподроме собираются сотни болельщиков. Читать полностью