Туганнарның җыелган чагы

Усман сабантуе 1

Җиңүчеләргә – яулыклар.

Менә инде өченче ел рәттән мин Камышлы районының Иске Усман авылында үткәрелеп килүче Сабан туенда катнашам. Мин анда гел ашкынып барам, чөнки туганнар җыелган җирдә Сабан туе бигрәк тә җылы, күңелле булып күренә бит.

Дөрес, безгә башта Татарстанның Әлмәт Сабан туена барырга туры килде. Анда да бәйрәмгә чакырылган идек. Ләкин Иске Усман үзенең авылча яме, чиста чишмә сулары, киң күңелле, ачык йөзле һәм эшчән авылдашлары белән үзенә ныграк тартып тора иде сыман.

Кояш нурлары белән уянып, юлга кузгалдык. Артык ашыкканмын ахыры, без килеп туктаганда Сабан туе кырында оештыручылар гына йөри иде әле. Авыл җирлеге башлыгы Мидхәт Ислам улы Шәйдуллин мине ерактан ук сәламлады. Ул авыл алдынгыларына бүләкләр алып килгән икән. Халык җыелганчы авыл хәлләре турында сорашырга булдым.

- Аллага шөкер, бар да яхшы. Сабан туен тулысынча чәчелгән басулар белән каршылыйбыз. Җир кешесе өчен бусы иң мөһим шатлык. Һава торышы гына яхшы булсын иде инде. Яңгырлары да, кояшы да чамалы булганда мул уңышка өметләнергә була, — дип башлады ул сүзен. — Ә авыл төзеклегенә килгәндә, шуны әйтә алам: район буенча ун ел буе беренчелекне тотабыз. Төзек авылыбыз чиста урамнары, чәчәкләргә күмелеп утыручы йортлары белән башкалардан нык аерылып тора, шуңа күрә 2012 елда безнең авыл администрациясенә “Лада-Приора” машинасы бирелде дә инде.

Шатлыклы яңалыкларыбыз да бар: читтән авылдашларыбыз кайта башлады. Мәсәлән, Үзбәкстанннан — өч, Тольяттидан — ике, Чиләбедән бер гаилә кайтып урнашты. Туганнарына кунакка гына дип кайтып, төпләнеп калучылар да бар.

Авылыбыз чишмәләре, саф сулары белән данлы. “Чишмә  эчә торган су гына түгел бит. Ул үткәнне киләчәк белән бәйләвеч җеп”, — ди халык мәкале. Шуңа да авылдашларыбыз үз теләкләре белән чишмәләрне тазартып, төзекләндереп торалар. Мәхмүт Гыйльметдинов өч чишмәне тәртипкә кертте. Аңа карап Фәнил Кәримов, Кәзим Нуретдинов, Әхтәм Гыйниятуллин, Фәрит Хәмидуллин да берәр чишмә яңарттылар, Фәнил хәтта утыргычлар да ясады. Менә шундый риясыз, туган як табигатен яратучы кешеләр яшиләр бездә, — дип тәмамлады сүзен һәм үзенең мөһим эшләре буенча каядыр ашыгып  китеп тә барды.

Яңгыр китерүче ачы җилгә карамастан, мәйданга башта сатучылар җыела башлады. Аннары гармун тавышына башкалар да бирегә тартылды, мәйдан тирәсенәрәк сыешты.  Авыл мәчете имамы Әнвәр хәзрәт Рамазанов Коръән сүрәләре укып, бәйрәмгә рөхсәт биргәннән соң, алдынгы механизаторларны, хезмәт һәм уку алдынгыларын, юбилярларны котлый башладылар. Ә алар биредә күбәү — бөтенроссия олимпиадасында катнашкан мәктәп укучысы Айрат Мингазовка да, эшкуарлар Александр Столяров, Марат Шәйдуллин, Илдус Шәйдуллин, күптән түгел эш башлаган Мәхмүт Гыйльметдинов, Рамил Сөләйманов һәм Фәнис Нуретдиновка Мактау грамоталары, чишмәләрне тәртиптә тотучы Мәхмүт Гыйльметдиновка, иң төзек йорт хуҗасы Фәрзетдин Мифтаховка һәм авылның электр системасын тәртипкә китерүче Хәйдәр Хисаметдиновка Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук 55 ел бергә яшәгән Зәкиулла һәм Мәхрүсә Шәйдуллиннарны, Исмәгыйль һәм Халисә Вәлиуллиннарны, Чулпан һәм Нәркәз Зиннуровларны зурладылар.

Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Җирле авыл хоры да, читтән кайткан оныклар һәм балалар да җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр.

Менә көрәш тә күптәнге танышыбыз Илдус Нуретдинов-ның җиңүе белән тәмамланды. Камышлы районында бу ба-һадирга тиңнәр юк әлегә. Ә ат чабышларында быел Касыйм Мөхәммәтҗанов җиңде.

Җиңүчеләргә – яулыклар.

Җиңүчеләргә – яулыклар.

55 ел бергә яшәгән Зәкиулла һәм Мәхрүсә Шәйдуллиннар.

55 ел бергә яшәгән Зәкиулла һәм Мәхрүсә Шәйдуллиннар.

Әби-бабайлар балаларның яшел чирәмдә капчык киеп, йомырка кабып йөгерешүләрен көне буе да карап утырырлар иде, тик иртәнге җил барыбер яңгыр алып килде бит. Хәер, төп ярышлар да тәмамланган иде инде. Олырак халык туганнарын алып өйләргә таралышты, ә яшьрәкләр чатыр астында музыка кабызып куйдылар да туйганчы биеделәр. Бу көнне бакчаларга су сибәргә кирәкми иде инде.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2110

Один комментарий

  1. Икенче фотода Исмәгыйль һәм Халисә Вәлиуллиннар