Челно-Вершины районындагы Краснояриха авылында төрле милләт халкы гомер-гомергә үзара дус-тату булып, бер-берсенең динен, тормыш кагыйдәләрен хөрмәт итеп яшиләр. Күптән түгел генә авыл уртасында бик матур мәчет калкып чыкты.
Ике катлы Аллаһ йорты заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән. Биредә тәһарәтнамә, кунакларны кабул итү бүлмәсе, мәдрәсәдә уку, ашханә, мәҗлесләр һәм компьютер бүлмәләре бар. “Манара әле күтәрелмәсә дә, намаз бүлмәсе өлгертелде инде, милләттәшләребез гыйбадәт кылырга йөри башладылар”, - дип шатлыклары белән уртаклашты мәчет имамы Тәлгать хәзрәт Төхвәтуллин. Читать полностью