8 январьда, изге Мәүлид аенда, Самара татарлары арасында абруй казанган Хәлифә Нурулла кызы Ганиеваның йөрәге тибүдән туктады. Ул арабыздан 92 яшенә җитеп, аек акылында, озак авырмыйча, сабыр гына китеп барды. Моңа күңел әле дә ышанмый. Минем шушы хатым аның изге рухына дога булып барсын иде! Читать полностью
Йөрәкләрне җилкетүче, яшәргә көч бирүче тормыш җиле
16 февраль – каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көне
Самара өлкә хөкүмәте ярдәмендә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында китап дөнья күрәчәк
Мин аның турында, аның ачы язмышы турында беренче тапкыр үткән гасырның алтмышынчы еллары башында ишеткәнмендер, мөгаен. Ә беренче шигырьләрен Камышлы районының татар телендә нәшер ителүче “Югары уңыш өчен” газетасында укыганмындыр, дип уйлыйм. Моны ул елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча нәкъ шушы басмага эшкә җибәрелгән, аннан соң Татарстанның Лениногорск һәм Чирмешән районнары буенча “Социалистик Татарстан” (Хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасының үз хәбәрчесе булган, озак еллар Татарстан радиосы белән җитәкчелек иткән, “Чаян” журналында җаваплы секретарь булып эшләгән Минвагыйз Зәйнетдинов та сагынып искә ала. Читать полностью
Гакыйль Сәгыйровның “Буранлы кичтә” хикәясе
Кышкы көннәрдә, бигрәк тә җепшек кар явып торган чакларда, бүлмәдәге утны сүндереп, тәрәзәмнең пәрдәсен ачып куеп, сызылып-сызылып карлар төшүен карап ятырга яратам. Җил уңаена бер тоташ тасма булып кыйгачлап очкан карлар агымсуны хәтерләтә. Аккан суга карап торсаң, су түгел, ә тирәкле ярларга баскан килеш син үзең каядыр агып барасың кебек.
Кар ява да, кар ява! Минем тәрәзәмне иңләп туктамый үтеп торган шушы ак ефәк сызыклардан кала дөньяда берни дә юк кебек. Ә бәлки, дөрестән дә шулайдыр: ак карлар артыннан очсыз-кырыйсыз кара төн җәелеп киткән… Читать полностью
Хәтердә калырлык күңелле көннәр…
Похвистнево районының Гали авылындагы Агротуризм үзәге – үз халкын гына түгел, тирә-як авылларны, чит төбәкләрдә яшәүче төрле милләт халкын да үзенә тартып, берләштереп ял иттерә.
Җәй көннәрендә яшеллеккә күмелеп утырган болын, тау битләре, су буйлары ял итүчеләр тавышыннан яңгырап торса, кыш көне биредә үзенә аерым матурлык. Ап-ак тау битеннән 20ләп бала канат буенча тезелеп өскә менәләр дә туп кебек кызыллы-сарылы чаналарында “выж” итеп аска шуып төшәләр. Ә аста көтеп торучылар аларны кычкырып, шатланып каршы ала. Читать полностью
В Москве почтили память поэта-героя Мусы Джалиля / Һәр татар күңелендә аның шигырьләре яши
Вчера, в день рождения Мусы Джалиля, в Москве почтили память поэта-героя. Памятное мероприятие по традиции состоялось у памятника великому татарскому поэту по инициативе Полномочного представительства Республики Татарстан. Читать полностью
Әле дә сызлый күңелдәге яралар…
15 февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне
“Картлык көнебездә зур таяныч, ярдәмчебез булыр”, — дип тәрбияләп үстергән газиз балаларын бер генә әти-әни дә канкойгыч сугышка җибәрәсе килми. Шулай да туган ил чакыргач, хәрби хезмәт бурычын һәрбер ир-егет үтәргә бурычлы. Ә хәрби хезмәтләре Әфган җирендәге конфликтларны җайга салу чорына туры килгән совет солдатлары хәрби бурычларын батырларча, намус белән үтәде… Читать полностью
Мәхәббәт һәм сөю. Камаллылар күзлегеннән

Илфир ЯКУПОВ һәм Вячеслав ГВОЗДКОВ гастрольләрне ачып җибәрәләр.
Бу атна башында Самараның Максим Горький исемендәге драма театры бинасында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узды. Гастрольләрне ачып җибәрү өчен сәхнәгә Казан театры директоры Илфир Якупов һәм Самара театрының сәнгать җитәкчесе Вячеслав Гвоздков чыктылар. Алар унбиш ел эчендә бу ике театр арасында дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килүе, бер-берсенә кунакка йөрешеп, иҗади табышлар белән уртаклашулары турында сөйләделәр, ә соңында туган телебездә спектакль карап ләззәт алуыбызны теләделәр.
Читать полностью
Хәтерлим мин…
Февральнең беренче ял көннәрендә Россия мәктәпләрендә очрашу кичәләре үткәрү гадәте бар. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә дә андый очрашулар гел булып тора. Быел биредә мәктәпне 20, 15, 10, һәм 5 ел элек тәмамлаган укучылар очраштылар. Без дә, 2013 елда гына мәктәпне тәмамлаган булсак та, очрашуга барырга булдык.
Бәхетле генә булыгыз…
“Эх, яшьләр!” — дип көрсенеп куйды Әнвәр, нәрсә турындадыр кул болгый-болгый бик кызып бәхәсләшкән бер парны күзәтеп.
- Вакытыгызны бәхәсләшеп юкка үткәрәсез, соңыннан үкенечкә калмасын, — дип әйтәсе килсә дә, ул әлеге дәгъвага кысылмады. Читать полностью
Галидә пешкән!
Расих Мөҗәһит улы Латыйповның әти-әнисе яшәгән йорт нигезен саклап калу нияте белән туган авылына кайтуына әле нибары 12 ел гына үткән булса да, шушы кыска вакыт эчендә күпме файдалы эшләр эшләп өлгерде ул! Күпме авылдашларыбызны эш белән тәэмин итте, ә авылыбызны бөтен татар дөньясына танытты! Дөрес, безнең Гали авылы шомлы үзгәртеп кору чорларында да тотрыклы гына яшәгән иде. Ә хәзер инде әйтергә дә юк, авыл гөрләп тора! Җиребезгә тамыр җибәреп, җан кертердәй ир-егетләребез байтак, халкыбыз гел уңганнар исемлегендә йөри, Аллаһыга шөкер! Читать полностью
Галиулла хәзрәт Субеев гомерен Исламга багышлады
Безнең Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә 2012 елдан бирле имам булып Галиулла хәзрәт Субеев эшләп килә. Халык аның эшләгән эшләренә, Коръән кушканча яшәвенә бик зур бәя бирә. Галиулла абыйның тормыш юлы барыбызга да үрнәк булырлык. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул берникадәр вакыт колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә аннан Борское училищесында механизаторлыкка укып чыккан. Иптәшләре белән бергәләшеп, авылдан поезд вагоны өстенә атланып йөри торган булганнар. Читать полностью
Гали авылы мәктәбенә — 110 ел!
Похвистнево районының Гали авылы урта мәктәбе үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар — ветеран укытучылар, район җитәкчеләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, аның данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр килде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә бар иде. Читать полностью
“Бердәмлек” юбилеена әзерлек башланды
«Бердәмлек» газетасы быел үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан Халыклар дуслыгы йортында татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары һәм редакция коллективы очрашуы уздырылды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә: газетаны киләчәктә дә шулай ук тотрыклы чыгарып тору һәм юбилей чараларын уздыру өчен акча табу. Читать полностью