Гали – Кукмара юлларына хәзер тузан кунмас…

DSCN5049

Кукмара ку­наклары Гали авылы мәк­тәбенең очрашулар залында.

14 январьда безнең Гали авылы мәктәбендә бер матур вакыйга булып узды. Тәҗрибә алышырга, элемтәләр көйләргә дип Татарстанның Кукмара районыннан бертөркем мәктәп директорлары килеп төште. Мәктәпкә килеп кергәнче үк, автобустан төшә-төшә фотоаппаратларына, телефоннарына, планшетларына мәктәпне төшерергә тотындылар алар.

Директорыбыз Мохтар Алтынбаев очрашулар залына чакырганда да кунаклар һаман безнең укытучылар белән сөйләшәләр, стендларны, күргәзмәләрне рәсемгә төшерәләр иде әле. Читать полностью

Губернатор һәм “Алтын каләм” бүләкләрен тапшыру

Николай МЕРКУШКИН һәм Раилә ГАЙНЕТДИНОВА

Николай МЕРКУШКИН һәм Раилә ГАЙНЕТДИНОВА

13 январьда без Россия Матбугат көнен билгеләп үттек, ә 16 январьда Са­ма­раның “Ренессанс” кунак­ха­нәсендә бу бәйрәмгә ба­гыш­ланган чара булып уз­ды. Кунакка губернаның мас­са­­күләм мәгълүмат чара­ла­ры җитәкчеләре, танылган жур­налистлары чакырылган иде.

Чара яшь барабанчы кызлар төркеменең бик тә матур һәм килешле чыгышы белән башланып китте. Барабан тавышлары астында сәхнәгә чыгып, кичәне алып баручылар – танылган журналистлар Ольга Король һәм Сергей Рязанов бәйрәмгә җыелучыларны Россия Матбугаты көне белән тәбрикләп, беренче сүзне өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга бирделәр. Ә ул үзенең тәбрикләү сүзендә Самараның массакүләм мәгълүмат чара­ларының эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә дә шулай актив эшләргә кирәклегенә басым ясады. Читать полностью

Гали авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Илфәния ЛАТЫЙПОВА: «Бабам белән горурланам!»

скачанные файлы

Әбүбәкер Шәрифҗан улы Исхаковның яшүсмер ел­ла­рында төшкән рәсеме (гаилә альбомыннан).

Мин аны үз күзләрем белән күрә алмадым инде. Чөнки ул – әбиемнең әтисе, минем карт бабам Әбүбәкер Шәрифҗан улы Исхаков ерак 1925 елда туган булган. Ә 1992 елда алтмыш җиде яшендә бакыйлыкка киткәндә, мин дөньяда булмаганмын әле, 2000 елда гына туганмын.

Карт бабамның үзен күрергә насыйп булмаса да, мин аның турында барсын да беләм кебек. Әбүбәкер бабамның тормышы хакында миңа әбием гел сөйли торган иде. 17 яше тулгач та, ул үз теләге белән фашистларга каршы сугышка киткән. “Озак тормам, шул кабахәт фашистларны илдән себереп түгәрбез дә кайтып җитәрмен”, — дигән. Читать полностью

Туганнарның табылган чагы

вагизовы

Ирле-хатын­лы Фәридә һәм Мәҗит Вагыйзовлар.

Тормыш гел сынаулардан тора. Иң авыры – туганнар­дан аерылып, якын кешең белән бер күрешергә тил­мереп яшәүдер, мөгаен. Кемдер гомер буе туганнарын эзләп тә, очрашу бәхетенә ирешә алмый. Ә менә Пох­вистнево районының Под­бельск авылында яшәүче Фәридә Гыйльметдин кызы Вагыйзова туганнарын эз­ләп тапкан һәм бүген шу­шы бәхетенә сөенеп яши. Читать полностью

“Бердәмлек”кә хатлар килә

lettersЯшьләребез ышаныч тудыра

Без, әти-әниләр, бүгенге за­манда балаларыбыз, онык­ларыбыз туган телебезне белмиләр, өйрәнергә дә телә­миләр, дип зарланабыз. Барлык җаваплыкны балалар бак­часы, мәктәп өстенә салып, үзебездән бурычны тө­шерергә тырышабыз түгел­ме? Читать полностью

Хәния Фәрхинең яңа программасы самарлыларны битараф калдырмады (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Кайткан идем яшьлегемә…

1-DSC_0501Үткән шимбә кичендә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһирова “Үткәннәрдән киләчәккә сезнең белән җырлап барам…” дип аталган яңа программасын тәкъдим итте.

Тамаша беренче мизгелләреннән үк игътибарны җәлеп итеп, бөтен дөньяны оныттырып, бер сулыштай, җиңел узды. Биредә бернинди артык нәрсә дә, җитешсезлекләр дә юк иде, барысы да “кырт” итеп торды. 

Читать полностью

В Самаре отметили мусульманский праздник Мавлид ан-Наби/ Мәүлид – яшьләрне әхлаки тәрбияләү чарасы да ул

F4B5CD23-QgBVAFIAXwВ Самаре 17 января прошел праздник Мавлид ан-Наби, посвященный Дню рождения пророка Мухаммада. В ДК на площади им.Кирова собралось около 700 мусульман со всей области, так как этот день считается одним из самых важных в году.

Уже в третий раз Мавлид ан-Наби проводится в формате светского мероприятия, а не как было заведено ранее — в мечети. Так, ДК на площади им.Кирова были взрослые, молодежь и даже дети. Участие в мероприятии приняли все областные татарские национально-культурные общественные объединения. Читать полностью

Яңа өйдә Яңа елны каршылау

DSC05792Татар ирләребезнең уңган­лыгына-булганлыгына сокла­нып туймаслык. Ә алар безнең якларда бик күп. Шундыйларның берсен мин күптән түгел Камышлы авылында очраттым.

Илдар Әхмәтгали улы Хәми­дуллин тумышы буенча – Камышлы районының Яңа Ярмәк, ә хатыны  Асия ханым Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Икесе дә инде күптәннән лаеклы ялда. Балалары Айдар, Ләйсән, Айнур, Илнур да үсеп җитеп, бүген кайсы кайда үз тормышлары белән яшәп яталар. Читать полностью

Айсылу Әбдиева: «Бер күрешү өчен бардык без» / «Ак калфак» в Германии

IMG_1413

Вильмерсдорф мәчете.

Россия халкы Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә мин Германиядә яшәүче кызым Гүзәлне күрергә дип Берлинга очтым. Ул бит инде ун ел буе шунда яши, халыкара музыка төркемендә артдиректор булып эшли, җырчы буларак та танылып килә…

Берлин өстенә эленгән тыгыз томан да,  вакыт-вакыт сибәләп киткән яңгыр да минем кәефемне боза алмады. Очрашу шатлыгына бәйрәмчә бизәлгән шәһәр матурлыгы, Яңа ел уңаеннан ачылган чыршы базарлары, кичен бәйрәм балкышына күмелеп утыручы урамнар серлелеге, кибетләрдәге ыгы-зыгы һәм елмаючан йөзләр килеп кушылгач, күңелләребез тагын да күтәрелде, һәм без кабат шәһәр карарга чыгып киттек.

Читать полностью

Каз канаты каурый-каурый…

DSC05846 (1)

Казларны елгага төшеп юганнан соң, өйгә кайту күренеше.

Камышлыга соңгы баруымда Булат белән Фәүзия Сәлаховларда каз өмәсенә очрадым. Булат әфәнденең әнисе, кодагыйлары, туган­нары, күршеләре зур ак мун­чаның алгы бүлмәсендә ут уйнатып, җырлый-җырлый каз йолкый­лар иде. Барсының да чәчләренә, каш-керфекләренә кадәр бик тә матур булып, каз мамыгы кунган. Йортның тирә-юне уен-көлкедән шау-гөр килеп тора.
Читать полностью

Мәчәләйдә – Каз өмәсе

ак калфак каз

Мәчәләйдә каз өмәсен үткәрүдә катнашкан актив хатын-кызлар.

Кыш җитеп, беренче кар төшү белән элек-электән татар авылларында каз өмәләре башланып киткән. Берникадәр вакыт онытылып торганнан соң, бу матур милли йолабыз соңгы елларда күп урыннарда яңадан үткәрелә башлады. Моңа авылларда казларның күпләп үрчетелүе дә сәбәп булгандыр, мөгаен. Самарада татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы оештырылып, аның җитәкчесе итеп сайланып куелгач, минем бу бәйрәмне үз күзләрем белән күрү, аны үткәрүдә катнашу теләгем туды. Моңа Казанда “Ак калфак” оешмасы үткәргән очрашуларда Татарстан авылларында инде гадәткә кергән “Каз өмәләре” турында сөйләшүләр дә этәргеч булгандыр. Читать полностью

Өлешемә тигән көмешем…

книга-цв-217x300

“Бердәмлек” газетасы редакциясендә (Самара, Воронежская урамы, 9, 305 бүлмә) Похвистнево районының Гали авылында туып, бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, язучы Хәким Галидәннең “Дала җилендә әрем тәме” дигән яңа китабы сатыла. 

Бер авыл өендә шаулатып туй мәҗлесе барган чак. Килен кеше чит авылдан иде, кунакларның да күпчелеге шул яктан. Шактый гына кызып алып, ,,Әче! Әче!” — дип, бәллүр бокалларны бушатканнан соң, аякларын яздыру нияте белән өелешеп йортка чыктылар. Авыл көен сыздырып чыккан гармунчы бию көенә күчте. Шау килеп берәүләр бии, бер төркем ирләр урам якка узып тәмәке кабызды. Шул арада күрше йорт капкасында бер адәм пәйда булды. Чәчләренә чал кергән бу агайның бер кулында таяк, икенчесендә нечкә тал чыбыгы иде. Көтмәгәндә, кунакларны хәйран калдырып, таякка атланды да чыбыгы белән ,,атын” камчылый, камчылый, сабый бала шикелле сикергәли башлады. Бер тирәдә чаптырып йөргәннән соң: “Хатын, хатын, бер хатын — тулы хатын. Хатын, хатын, ике хатын — ярты хатын. Хатын, хатын, өч хатын — юк хатын!”- дип такмаклап туйчылар янәшәсеннән дә берничә кат әйләнеп узды.

- Такмагы мәгънәсез. Картлык көнендә бу мәхлүк гакылдан язган, — дип кунаклар чын күңелдән кызгану белдерделәр. Читать полностью

Көчең барында эшлә

и.зиннуров

Илгизәр Мәҗит улы сарыклары арасында.

“Тешең барында тешлә, көчең барында эшлә”, ди татар халык мәкале. Челно-Вершины авылының уңган ир-егете, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгизәр Мә­җит улы Зиннуровның күрше Ток­маклы авылындагы сарык фер­масына аяк баскач, исемә менә нәкъ шул килеп төште.
Читать полностью