Рузалия ханым әле дә бу турыда көлемсерәп исенә ала. Ирек ул чагында рәтләп сөйли дә белми, ә менә атасының гармуныннан һич кенә дә аерыла алмый интегә. Әтисе эшкә китәргә җыенып беткән инде. Ә Ирек шул вакытта бүлмәсеннән йокылы күзләрен уа-уа йөгереп чыга да:
- Әтием, бер генә тапкыр тагын уйнап күрсәт әле, — дип ялвара башлый. Гармун моңы бу кечкенә гөнаһсыз нарасыйга ашау, эчү, саф һава кебек яшәүгә көч бирүче, бик тә кирәкле гамәл булып тоелгандыр, күрәсең. Менә шулай кечкенәдән Ирек музыка дөньясына кереп чума. Өч яшь тулганда ул әтисе бүләк иткән үз гармунында уйный инде. Бу мизгелләрдә дөньяда аңардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. Читать полностью