Бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була

“Татмедиа” җитәкчеләре Ирек Миңнәхмәтов һәм Фә­рит ШАһиәхмәтов Исхак Хәлимовка бүләк тапшырганда.

“Татмедиа” җитәкчеләре Ирек Миңнәхмәтов һәм Фә­рит ШАһиәхмәтов Исхак Хәлимовка бүләк тапшырганда.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казанда үткәрелгән 2014 елга йомгак ясауга багышланган утырышында татар милли массакүләм мәгълүмат чараларының, бигрәк тә Россия төбәкләрендә нәшер ителүче басмаларның бүгенге хәле, булган проблемаларны хәл итү турында да сүз алып барылды. Массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясендә чыгыш ясаучылар арасында самаралыларның күршеләре булган Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов та бар иде. Ул үзенең чыгышында басма хезмәткәрләре ничек өлкә хакимияте, губернатор, татар милли оешмалары белән бергә, аларның ярдәмен һәм җылы мөнәсәбәтен тоеп яшәүләре турында сөйләде. Читать полностью

Милләтне үстерүдә вак мәсьәләләр булмый…

Өлкә мөфтие Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН (сулда) бертөркем Самара эшкуарлары белән форумның секция утырышында.

Өлкә мөфтие Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН (сулда) бертөркем Самара эшкуарлары белән форумның секция утырышында.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында яңгыраган кайбер уй-фикерләр

Элегрәк елларда без, самаралылар, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты үткәргән чараларга бердәм делегация булып, бергәләшеп бара торган идек. Ә соңгы вакытларда бу традиция никтер үзгәрде. Һәр милли оешма вәкилләре (ә бездә алар берничә) аерым-аерым бара башладылар. Быелгы ел йомгакларына нәтиҗә ясауга багышланган киңәйтелгән утырышка да башкарма комитет президиумы әгъзаларыннан тыш, тагын региональ милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм Россия төбәкләрендә нәшер ителүче милли басмалар мөхәррирләре дә чакырылган иде. Читать полностью

Иске Мәчәләй авылының киләчәге өметле

скачанные файлы

Иске Мәчәләй уңганнары спорт залында.

Без, галилеләр, елына ике мәртәбә Подбельскига реабилитация үзәгенә дәваланырга йөрибез. Биредә үз ишләрең белән рәхәтләнеп аралашырга да мөмкинлек бар. Менә бу баруыбызда Иске Мәчәләй кешеләре белән очрашып сөй­ләштек. Реабилитация үзә­генә исәнлекләрен яхшыр­тырга аларны хуҗалары Ринат Искәндәров үз исә­бенә җибәргән. Әнисен дә, хаты­­нының әнисен дә бире­дә ял иттерә икән ул. Бу мөсел­ман кардәшебез турында мәчә­ләйлеләр бик мактап сөйлиләр. Читать полностью

Геройларыбыз хөрмәтенә — истәлек такталары / Безнең онытырга хакыбыз юк

SONY DSCСамарның Галактионовский урамында урнашкан 64нче өйгә Советлар Союзы Герое Рәүф Кутуевка истәлек тактасы эленде. 

Самар шәһәрендә татар каһарманнары хөрмәтенә куелган ике һәйкәл бар иде. Алар — Революционный һәм Аэродромный урамнары чатында Советлар Союзы Герое Ольга Санфирова, ә Победа паркында Советлар Союзы Герое Дмитрий Карбышев һәйкәлләре.   Читать полностью

“Чайка”. “Шимбә көн кич белән”

Даһирә булачак кияве Афзал белән.

Даһирә булачак кияве Афзал белән.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Самарага осетин язучысы Георгий Хугаев әсәре буенча “Моя теща”музыкаль комедиясен алып килгән иде

Татарлар өчен әлеге әсәр Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә куела. Ул аңа “Шимбә көн кич белән“ дип яңа исем биргән (Аяз Гыйлаҗевның “Җомга көн кич белән” пьесасы белән бутамагыз!) һәм бу бик килешле килеп чыккан. Чөнки тамаша дәвамында геройларның һәрберсе шимбә кичен көтәләр – кайсы ашкынып, кайсы аяныч белән… Читать полностью

Ветерану войны и педагогического труда Аклиме Багаутдиновой на днях исполнилось 90 лет / Картлыкның да була матуры

90 летАклиму Галимовну в селе знают, пожалуй, все. Ветеран войны и педагогического труда, отличник народного просвещения,  она сорок восемь лет проработала в Староермаковской школе, учила ребятишек не только читать и писать, но, прежде всего, быть хорошими людьми.
Читать полностью

Вәт, ичмасам, концерт!

загруженное

Расих ЛАТЫЙПОВ һәм Ринат РӘХМӘТУЛЛИН.

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин  концертының афишасын күргәч тә Гали авылы халкы гөж килеп концертка җыела башлады. Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә залга үтеп керергә мөмкин түгел иде инде. Йортта Яңа Мансур авылыннан килгән уникеләп машина басып торуын күргәч, аңлашылды — тирә-як татар авылларыннан, Похвистневоның үзеннән дә килгән икән халык.

Оештыручылар мондый анш­лагны күреп, эскәмияләр, урындыклар чыгарып тезделәр, калган  тамашачылар басып карарга да риза булды. Шулай итеп, чын мәгънәсендә алма төшәргә урын калмагач, халык түземсезләнеп йолдызны көтә башлады. Читать полностью

“Сез – хәзинә! Сез – бомба!”

IMG_20141208_114939

Лилия Мингулова (сулда) Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән.

Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән, Самараның экономика университетын тәмамлаганнан соң уңышлы татар гаиләсе корып, үз өе белән яшәүче Лилия МИНГУЛОВАның тормышы кинәт үзгәрергә тора бит әле. Иртәгә, 13 декабрьдә, ТНВ каналында “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Лилия Мингулованың “Ялгыз иттең”  җыры, хит-парадның вак иләге аша үтеп, халык арасында зур популярлык яулады һәм финалга чыкты.  Үз стиле, үзенчәлеге, кабатланмас моңы булган Лилиябез бүген премиягә дәгъва итә.

Кинәт эстрада җырчысы булып киткән урта яшьтәге хатынга аның ире дә, өч баласы, кияве һәм оныгы да нинди мөнәсәбәт күрсәтергә белми торалар. Гаҗәп хәл инде. Җайга салынган мул һәм матур тормыштан катлаулы, көнчел, һәр борылышта көтелмәгән халәт көтеп торган сәнгать дөньясына кереп чумуы бик куркыныч та, ымландыргыч та. Бу турыда  Лилия ханым белән “Бердәмлек” газетасы редакциясендә сөйләшеп утырабыз. Читать полностью

В Самарскую область пришли башкирские радио «Юлдаш» и нацканал / “Юлдаш” Самара өлкәсенә дә килеп җитте

1362049011_images-1По решению правительства Республики Башкортостан в сопредельных регионах создается сеть вещания национальных телеканала «Башкирское спутниковое телевидение» и радио «Юлдаш». ГУП ТРК «Башкортостан» и «СпутникТелеком» совместно разработали частоты и построили объекты спутниковой связи и в Самарской области. В посёлках Краснооктябрьский и Южный Большеглушицкого и Большечерниговского районов Самарской области запущены ретрансляторы. 

Официальная церемония, посвященная вводу в эксплуатацию передающих устройств, состоялось в 2 декабря в самарском ДК железнодорожников им. А.С. Пушкина. С этого дня башкирское радио в Большеглушицком районе вещает на частоте 102,0 МГц, 100 Вт, в Большечерниговском -  103,1 МГц, 100 Вт. «Башкирское спутниковое телевидение» («БТС») могут смотреть все, у кого установлена спутниковая тарелка. Читать полностью

Атларым – канатларым…

чабыш атлары асраучы“Ялгыз кеше барлы булса да, зарлы”, — дип әйтә татар халкы. Хак сүз. Ир кешене эштән тәмле ашлар пешереп көтеп торырга, борчу-кайгыларын уртаклашырга сөйгән яры, күңелен юатырга сабый баласы кирәк.  Ә андый бәхет кемгә ничек килә бит.
Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәрит белән Миләүшә Гайфуллиннарның бә­­хете, мәсәлән, аларны соң­лабрак тапкан. Сөткә пешкәч, су­га өреп тормаганнар, ике ялгыз тәвәккәлләгән дә, яңа тормыш сукмагыннан атлап киткән. Менә инде алтынсу-сары чәчле кызчыклары Илвина да үсеп килә. Шушы сабый бала хакына әти белән әни иртә-таңнан торып эшли, “булсын” дип тырыша. Читать полностью

Разия ӘЮПОВА: «Ярты елда эшләнгән эшләребезне барлыйбыз»

“Ак кал­фак” әгъзалары Сөмбелә бәйрәмендә.

“Ак кал­фак” әгъзалары Сөмбелә бәйрәмендә.

Безнең Самара өлкәсендә хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы оештырылуга бары алты айлар чамасы гына әле. Шушы кыска вакыт эчендә без шактый гына эшләр башкарырга өлгердек тә инде. Бу хакта күптән түгел Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар-хатын кызлары оешмасында Самара өлкә бүлеге җитәкчесе буларак миңа һәм урынбасарым Айсылу Әбдеевага хисап тотарга туры килде.
Читать полностью

Мәчеттә татарны эзләп табу әлегә кыен

скачанные файлыБар бит бу дөньяда шун­дый эшлекле, курку бел­мәс, горур җанлы, Алла­һы­ның берлегенә ышанып, башкаларны да шуңа инан­дырып яшәтүче ке­шеләр. Илаһи Ходаем, андый­лар күбрәк булсын иде, ди­гән теләктә калыйк. Хак ди­небезне халык ара­сында та­нытуга, үстерүгә үз көч­ләрен жәлләмәгән мил­ләт­тәш­лә­ремне очратып сөй­ләшү — үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.

Сүз Новокуйбышевски шә­­һәре мөселманнары оеш­ма­сы рәисе, имам-хатыйб Әх­мәткәрим Сәгыйрь улы Минекаев турында. Җиргә нык басарга, үтемле сүз әйтергә әтисеннән өйрәнгән абыебыз моннан нәкъ 16 ел элек татар җәмәгатьчелеге каршында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Өч меңнән артык мөселман кардәшләребез яшәгән шәһәрдә нигә мәчет төземәскә?! Ләкин бу артык җаваплы эшне ялгызы ерып чыга алмас, дигән сүзләр халык арасында йөрмәде түгел, йөрде. Читать полностью

Житель Камышлинского района награжден знаком общественного признания “Во славу отцовства” / Әтиемнең куллары алтын

e44e0ea050d0b194e087ba8ff175e436Конкурс общественного признания «Во славу отцовства» в Самарской области уже стал традиционным. В этом году от муниципального района Камышлинский к награждению была представлена одна кандидатура из села Камышла. В номинации «Отцовский труд в кровной многодетной семье» победителем стал Фарид Ибрагимов.  Читать полностью