Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидулла Галимуллинга 90 яшь тулу уңаеннан Самараның Железнодорожный (Тимерьюл) районындагы социаль ярдәм күрсәтү идарәсе хезмәткәрләре аны котларга килгәннәр.
Социаль ярдәм күрсәтү идарәсе хезмәткәре Эллина Карасик сөйләвенчә, бабай Оренбург өлкәсендәге күп балалы бер гаиләдә туып үскән. Сугыш вакытында Куйбышевның авиация заводында самолет детальләре ясаган, кичен автомобиль техникумында укып йөргән, шуннан армия хезмәтенә алынып, Сахалин якларында хәрби фәнгә төшенә башлаган. Соңрак шактый ук сугыш тәҗрибәсе туплаган егетне Уфаның пехота училищесы җитәкчесе итеп билгелиләр. Читать полностью