
Камышлы районының социаль үзәгендә бүлек мөдире булып эшләүче Җәмилә Мингалимова һәм аңа беркетелгән Хәкимә апа Әбугалиева.
Аллага шөкер, быелгы җәй бигрәк матур килде. Урманнарда печән, җиләк, мәтрүшкә, дисеңме! Урман эченә яшеренеп утырган кечкенә генә Дәүләткол авылында да бу көннәрдә башларына яулык бәйләп, кулларына чиләк тотып, көтүдән торып, барысы да урманга юнәлә. И-и-и, андагы җиләкнең күплеге! Аллы-гөлле чәчкәләр арасында тәлгәш-тәлгәш булып, кызарып пешкән җиләкләр алдыңда ята. Иренмә генә, җый! Читать полностью