Камышлыда якташыбыз күренекле татар шагыйре Әнвәр Давыдовның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә мәктәп балалары да күп катнашты. Бу — бик күркәм күренеш. Төбәгебездә туып-үскән яки әле дә туган якта яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, язучылар белән очрашу, аралашу укучыларда туган ягыбыз белән горурлану, аны ярату, милли рух, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек хисләрне уята һәм аларны тагын да үстерергә ярдәм итә. Ә безнең Камышлы төбәге талантлы шәхесләргә бик бай. Алар арасында тыйнак кына, халык арасында артык күренмичә, иҗат итүче шагыйрьләр дә бар. Мондыйларны без һәвәскәр шагыйрьләр дип әйтергә күнеккәнбез. Ләкин шагыйрь бер күренекле әдибебез әйткәнчә, һәвәскәр була алмый, талантлы яки уртача талантлы гына була ала. Дөрес, җирле шагыйрьләр, нинди генә талантлы булсалар да, зур калаларга китеп, иҗат юлында зур-зур исемнәр яуламыйлар. Туган җирдә шапырынмыйча гына яшәп хезмәт итәләр. Шуңа күрә аларның кайберләрен белмәвебез дә мөмкин. Ә алар бар, һәм бу шагыйрьләрнең шигъри күңелләре чишмә кебек ургылып, йөрәкләре иҗат ялкынында янып тора.
Без бүген менә шундый искиткеч тыйнак бер шагыйрь белән танышырбыз. Ул Камышлы районының Степановка авылында яшәп иҗат итүче Рәшит Хайрувар улы Айсуваков. Читать полностью →