Быелгы ел илебездә һәм өлкәбездә Мәдәният елы итеп билгеләнде. Ел барышында төрледән-төрле мәдәни чаралар каралган.
Безнең Иске Усман авылында да башкалардан калышмаска тырышып яшиләр. Яңа ел бәйрәмен дә быел бик матур итеп каршыладылар. Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бинасы янында кардан һәм боздан Кыш бабай, Кар кызы, зур ат сыннары ясап куелды. Төрле урамнарда яшәүчеләр – кечкенә балалар да, аларның әти-әниләре дә, Яшел чыршы тирәсендә җыр-бию, көлкеле уеннар бәйгесе оештырдылар. Читать полностью