Татар бар җирдә – көрәш бар

керэш 1Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә өченче тапкыр билбау көрәше буенча ачык ярышлар уздырылды. Бәйгегә Камышлы, Хворостянка, Новокуйбышевск, шулай ук Самараның Приволжский микрорайонының “Виктория” һәм 11 санлы балалар һәм яшүсмерләрнең спорт клублары вәкилләре килгән иде. Читать полностью

Яңа Усман сандугачы

 ХасаншинЯнварьның соңгы зәмһәрир суык көнендә Камышлы районындагы Яңа Усман авылына юл тоттык. Авыл безне биек таулары, купшы йортлары, манараларында ялтырап торучы көмеш айлы ике мәчете белән каршы алды. Суык бабай биредә дә үз эшен төгәл үтәп, өй тәрәзәләренә сәнгать әсәрләре булырдай бизәкләр төшереп киткән.

Биредә яшәүчеләр, бернинди кыенлыкларга карамастан, менә дигән иттереп яшәп яталар икән. Араларында сәнгать сөючеләр дә байтак. Мин Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсында укучы Илгиз ХӘСӘНШИН яшәгән йортны эзләп киттем. Ял көннәренә кайткан егет белән очрашырга алдан ук сөйләшеп куйган идек. Читать полностью

Гармунчының буыннары саен моң аның

Сагиров АзгатБалачагын яхшы хәтерли Әсгать. Гөрләп торган совет заманнары. Эшләгән кеше яши дә, ашый да ала торган чак. Ләкин артык байлык та юк иде бит. Өч балалы гаиләдә үскән Әсгать беренче класска кергәндә аңа өр-яңа сумка, өс киемнәре алып бирәләр. Ә менә гармунчы әтисенең инструментына кагылырга кушмыйлар. Читать полностью

Яхшылыклар белән искә алып, сагынсалар иде безне дә…

docs.mail.ru16 февраль – каһарман якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВның туган көне

Быел, әгәр исән булса, без аның 76 яшен билгеләп үтәр идек. Тик менә өченче тапкыр инде каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның туган көнен үзеннән башка гына үткәрәбез, аны искә алабыз. Читать полностью

Дәүләткол кызы Зөлфия

Зулфия ДарземановаДәүләткол авылы клубы сәхнәсендә концерт ба­ра. Ул бүген үзенең 55 яшь­­леген бил­геләүче Зөл­фия Мәр­де­галим кызы Дәр­җе­ма­новага ба­гышланган. Әлегә кадәр үзе, кыл­ган хез­мәтләре, тормыш юлы турында уйлап та карамаган Зөлфия ханым якыннары, дуслары, хезмәттәшләре авызыннан чык­кан матур сүзләрне ишетеп, сөйләгәннәрне яңадан күз алдыннан үткәргәндер, мө­гаен. Читать полностью

Юкка түгел, юкка түгелдер

6(26)2010 елда Самара шәһәре Сабан туенда миңа Айдар Галимовны якыннан күрергә насыйп булды. Һәр елдагыча “Розалина” кафесы палаткасында Сабантуйга килгән кунакларга хезмәт күрсәтеп, каршы алып, ашатып торабыз. Айдар үзенең автобусы белән килеп туктаганда Сабантуйның кызган чагы иде инде. Җырчы чатыр астындагы кафебызга йөгереп керде дә: “Апа, минем белән килгән биюче кызларның күлмәкләрен берәр кайда үтүкләп булмасмы икән?” — диде. Шул арада үзе чәй капкала­гандай булды, Самара яңа­лыкларын сорашкалады. Без ачкан авызыбызны ябып та өлгермәдек, ул инде сәхнә түрендә җырлап җибәрде… Читать полностью

Булдымы бердәмлек, булмадымы?

210631_2Фәхретдин Канюкаев һәм Минәхмәт Хәлиуллов позицияләреннән чигенмәделәр һәм корылтай татарларга кирәкми, диделәр ♦

25 январьда Самараның “Яктылык” мәктәбендә уздырылган “Самара татарларының каймагы” җыелышында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самара татарларының корылтаен уздыру мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Күпчелек халык, чыгыш ясаган барлык оешмаларыбызның җитәкчеләрен тыңлаганнан соң, “корылтай өчен”, ә өлкә автономиясе “каршы” тавыш бирде. “Дуслык” һәм “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары тавыш бирүдә катнашмадылар, чөнки җыелыштан чыгып киткәннәр иде.

12 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортындагы утырыш татар оешмаларын берләштереп, корылтай уздыру мәсьәләсендә бер фикергә килү өчен җыелган иде. Аны башлап җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин татар оешмаларын бердәм булырга, киңәшеп эшләргә өндәде. Читать полностью

Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

Раил МифтаховАрмия ир-егетләрне сыный, алардан чын кеше ясый”, — дип сөйли Камышлы авылында яшәүче Раил Равил улы Мифтахов. Алай дип әйтергә аның тулы хокукы бар, чөнки алыптай бу ир үзе дә утны да, суны кичкән кеше бит. Читать полностью

Әфганстан командировкасы — гомерлек яра

docs.mail.ru

Ринат КАСЫЙМОВ (уңда)

Таҗикстанда туып үскән якташыбыз Ринат Касыймов Әфганстанга интернациональ бурычын үтәргә җибәрелә. Ташкентта милиция майоры буларак хезмәт иткәндә 1981 – 1982 елларда ул Тахар һәм Кундуз провинцияләрендә командировкада санала. “Кобальт -2” махсус төркемендә ул дош­маннар турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә. Бандит төркемнәренең берсен юк итү операциясендә Ринат яралана… Читать полностью

Урынны кеше бизи

Без кечкенә чакта иртән тору белән клуб янына йөгерә идек. Анда инде киномеханик Җәүдәт абый Әхмәтов фанер тактага теш порошогы белән язып, бүген нинди кино күрсәтәчәге турында игълан элеп куйган була. Афишаны күргәч үк әниләрдән кинога 5 тиен акча сорана башлыйбыз. Шуның өчен алар бездән әллә күпме эш эшләтәләр иде бит: “Дәресләрең караганмы, бакчага су ташылганмы, малларга азык салынганмы? Әнә, йорт­ны да себермәгәнсең әле”, — дип кенә җибәрәләр. Җәүдәт Сафиулла улы движогын кабызып җибәргәнче, йөгерә-йөгерә бөтен эшләрне эшләп бетерәсең дә, тагын әти-әни янына килеп кулыңны сузасың. Ә бакыр биш тиен кулыңа төшү белән клубка сызасың… Читать полностью

“Хәзер безгә бик рәхәт!”

Большая Черниговка районының Кочкиновка авылында яшәүче иң актив хәбәрчебез, һәвәскәр шагыйрь Габделәхәт ага Латыйпов 12 февральдә үзенең 84 яшен билгеләп үтте. Олы яшендә булуына карамастан, башкорт туганыбыз татар һәм башкорт авылларын, мәктәпләрне саклау, туган телебезне югалтмау проблемалары белән борчылып газетага язгалый. Гөрләп торган совет чорында алдынгы колхозда эшләгән кешегә зур системаның таркалуын күрү бик авыр булгандыр, һәм ул моның белән әле бүген дә килешә алмый. Читать полностью

Безгә “диаспора” дәрәҗәсенә төшәргә иртә әле

_DSC8096Наил Гариф улы ТА­ҺА­УТДИНОВ күптән инде татар җәмәгатьчелеге эшендә актив катнаша. Ул советлар заманында «Куйбышевагропромстрой» автохуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән чорларда мәчетләр төзелешенә, “Туган тел” оешмасы уздырган чараларга йөк машиналары биреп, сабантуйларны оештыруга, туган авылы Камышлыда мәчет салуга, авыл зиратын тимер рәшәткә белән тотуга зур өлеш керткән кеше.

Январь ахырында Са­мараның “Яктылык” мәк­тә­бендә узган “Самара татарларының каймагы” җыелышы халыкта төрле фикерләр уятса да, берсен дә битараф калдырмады. “Самар татарлары” сайтында бу темага бик каты фикер алышу әлегә кадәр тынмады. Кемдер татарларга корылтайга җыелып, проблемаларыбызны уртага салып сөйләшүне таләп итә, кемдер аны кирәксенми.

Бүген Наил Гариф улы шул турыда “Бердәмлек” укучылары белән фикерләрен уртаклаша. Читать полностью

Чорыбызның сатира батыры ул

SAMSUNG DIGITAL CAMERAБез аның бе­лән үткән ел­ның декабрендә Казан­ның Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” оеш­масыннан чыгып барганда очраштык. Бәс, татарның танылган язучысы, шагыйре, публицисты Фәнзаман ага Баттал үзе бит бу! Ул да мине үткен күзе белән танып алды.

- Рәфгать туган! Синең белән моннан 20 ел элек каһарман якташыгыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссамы Гакыйль Сәгыйровның иҗатына багышланган кичәдә танышуыбызны онытмадыңмы? — диде ул беренче сүзе итеп. Читать полностью