Җәяүле буран (хикәя)

 Төн. Урамда оясыннан чыгарга иренеп ятучы этнең шыңшып-өреп куйган һәм җәяүле буран улаган тавыш кына ишетелә. Кайбер тәрәзәләрдән юлга төшкән тонык ут яктысында аның эзләрен шунда ук буран күмеп китүе күренә. Зиратка барып җитүгә ул, өшегән куллары белән кармаланып, капкасын ачып керде дә туп-туры әле бер атна элек кенә җирләнгән хатынының кабере өстенә капланды. Читать полностью

Туган җирдә бәхетем…

 СадриевыАдәм баласы бу дөньяда ниндидер яхшылыклар көтеп, киләчәккә өмет белән килә. Ләкин алда гомер бар әле, барына да өлгерермен, дип яшәүчеләрнең, баксалар, яшьлеге инде үтеп киткән, ишек артында инде гомер көзе көтеп торуын аңлыйлар. Шул вакытта утырып:

 Күрми калдым, сизми

 калдым,

 Яшь гомеремнең үткәнен”, - дип җырларга гына кала.
Камышлы авылында яшәүче Илшат һәм Римма Садриевлар эшләрен иртәгәгә калдырмыйча яшиләр. Алар, әле яшь булуларына карамастан, алларына куйган максатларының күбесенә ирешкәннәр инде. Читать полностью

Ак халатлы фәрештә

 Резида ВалиеваТеш авыртудан да яманрак нәрсә бармы икән? Ярый ла авылыңда теш табибы булса. Кызганычка, күп җирләрдә халык андый “артык” табиб хезмәтеннән мәхрүм шул. Ә менә Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылы халкы бәхетле. Чөнки анда аерым стоматология кабинеты бар. Читать полностью

Беренче буразна салучы

 docs.mail.ruШушы көннәрдә үткән ел ахырында автомобиль фа­җигасендә һәлак булган мил­ләттәшебез Исмәгыйль ӘМИНОВның кырыгы бил­геләп үтелде.

Исмәгыйль Мирза улы Әминов Тольяттида 80нче еллар ахырында кузгалган татар милли хәрәкәтенең беренче буразналарын салучылар арасында иде. Ул Ульян өлкәсе, Иске Майна районы Иртуган авылында 1949 елда дөньяга килә. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан егет АвтоВАЗга урнаша һәм 40 ел буе бер урында эшли. Пенсиягә чыккач та берничә ай гына ял итеп өлгерә, җитәкчеләре аның кебек белгечләрдән башка эш бармавын аңлап, Исмәгыйльнең кабат эшкә чыгуын үтенәләр. Читать полностью

Яңа үрләргә таба

 Без “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз, шимбә көнне аның килгәнен көтеп алабыз. Анда авылларыбыз тормышыннан да, шәһәр татарлары турында да бик күп мәгънәле мәкаләләр чыгып тора. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе тормышына аерым урын бирелә. Һәм бу бик дөрес тә, чөнки ул шәһәребездә бердәнбер һәм тик мактауга гына лаек мәктәп. Читать полностью

Без — дуслык илендә

3894E536-SgBVAEwAXw,740,,,

Иске Ярмәкнең «Ак каен» ансамбленә Николай МЕРКУШКИН бүләк тапшыра.

 Самараның опера һәм балет театры бинасында өлкә “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале җиңүчеләрен котлау тантанасы һәм гала-концерт булды. Самара өлкәсе бу зур чара белән быел игълан ителгән Мәдәният елын ачып җибәрде. Читать полностью

Озак, исән-имин яшәгез, ветераннар!

ЮнусовыКеше тормышының һәр көне могҗизага тиң, диләр. Менә мин сөйләячәк бу бәхетле парның да күпләребезгә үрнәк булырлык итеп яшәвенә сокланып караучылар байтак. Яшьли кавышып 50 ел бергә гомер итү — бу үзе бер зур бәхет бит!

Аларның икесе дә — Рәшит тә, Саимә дә ишле гаиләдә сугыш тәмамланган елларда туып, тормышның ачысын да, төчесен дә татып үскән кешеләр. Читать полностью

Озын гомерле гаилә

docs.mail.ru Бәхет акчада түгел, ә күңел байлыгында, дип саный Алакаевка авылында яшәүче КУРМАКАЕВЛАР гаиләсе

 Быел көзен Зәлифә һәм Әбделхәй Курмакаевлар бер­гә гомер итә баш­лау­ла­рының 55 еллыгын бил­геләп үттеләр. Алар әле ерак 1958 елда кояшлы Үз­бәкстанда танышкан бул­ган­нар. Читать полностью

Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

getImage3

Исмәгыйль ХӘКИМОВ (сулдан уңга), Ильяс ШӘКҮРОВ, Тәлгать ХУҖИН һәм Таһир ӘБҮЗӘРОВ фикер алышалар.

Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” мәктәбендә “Самара татарларының каймагы” дип аталган зур җыелыш уздырылды. Ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 25 еллык юбилеена багышлап уздырылган чараларның берсе иде. Оештыручылар – “Туган тел” җәмгыятенең президенты Ильяс ШӘКҮРОВ һәм аның командасы, өлкәбездә зур уңышларга ирешә алган, татар киләчәгенә битараф булмаган шәхесләребезне җыеп, проблемаларны уртага салып фикер алышырга ният тоткан иде. Читать полностью

Аның холкы – Коръән үзе

SONY DSCПәйгамбәребез (с.г.в.) 571 елда Рабигуль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы төндә Мәккә каласында дөньяга килгән. Григориан календаре буенча быел аның туган көне 12 — 13 январь төненә туры килде. Читать полностью

Шәхси хуҗалык туендыра

Савельев александрЗамананың шаукымлы җил­ләреннән качып, биек тауларга сыенып утырган Кләүле рай­онының керәшен авылы Назаровка тирәсендәге тау түбәләрендә кояш нурында ялтыраган ак кар бөртекләреннән күзләр камаша. Җиһандагы бу гүзәллеккә Александр Васильевич Са­вельевның пычкы тавышы да кушылгач, дөнья үзенә күрә аерым бер матур музыкага тибрәлеп тора сыман тоела башлый. Читать полностью

Әбдеки, мәңге яшә!

Яңа елга багышланган ки­чәдә Шенталы районының Татар Әбдекие Мәдәният йорты авылдашлар, кунаклар белән шыгрым тулган иде. Сәхнәдә матур итеп бизәлгән зифа буйлы яшел чыршы басып тора. Берсеннән-берсе моңлырак җырлар яңгырый, дәртле биюләр башкарыла. Бәйрәм та­машасында катнашучылар авылдашларга, кунакларга яңа елда исәнлек-саулык, зур уңышлар, ак бәхетләр те­ләделәр. Читать полностью

Теләк һәм тырышлык булганда

Үткән гасырның туксанынчы еллары башында, бөтен илебез кебек үк, безнең Иске Мәчәләй авылында да күмәк хуҗалыгыбыз тарала башлады. Күп халык эшсез калып, бәхет эзләргә авылдан чыгып китте. Ә калганнары әле озак вакыт нәрсәгә алынырга белмичә аптырап йөрделәр. Барысы да күмәк хуҗалык булып яшәргә өйрәнгәннәр иде бит. Читать полностью