Декабрь урталарында Самара – Нурлат — Казан – Чистай маршруты белән бара торган автобус, Кошки районының Яңа Фәйзулла (Яңа Җүрәй) авылы янындагы борылышка керә алмыйча, капланган иде. Бәхеткә, бу авариядә үлем-җитем булмады, берничә кеше яраланды.
Ләкин алдыңнан баручы автобусның тайгак юлда әйләнеп каплануын күрү, аның ишек-тәрәзәләрен ватып, канга баткан кешеләрнең чыга башлавын күзәтү бик авыр булгандыр. Хәтта гомере буе машина йөрткән Рәфис Харрас улы Мөхәммәтовка да бу күренеш үтә куркыныч була. Ә ул күпне күргән кеше бит инде. Читать полностью