Безнең Байтуган авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан һәм үзе дә җиләк-җимеш бакчаларына бай. Авылдашларның күбесе алма агачлары, чия, карлыган үстерә, балан куаклары белән урап алынган өйләр әкияттәгедәй матур күренәләр. Мәһабәт нарат агачлары йорт хуҗаларының тынычлыгын саклап башларын күккә сузалар сыман. Ә яз көне бакчалардагы агачлар һәм куаклар бер-бер артлы чәчәк ата башлагач, чәчәкләр исеннән башың әйләнеп китәрлек була.
Ил һәм ул кайгысы
17 ноябрьдә “Казан” халыкара аэропортында Мәскәүдән чыккан Boeing 737 самолетының һәлакәткә очравы бу атнада иң күп тавыш чыгарган вакыйга булды. Борттагы 50 кешенең барысы да һәлак. Шулар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның олы улы Ирекнең һәм Татарстанның Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) җитәкчесе Александр Антоновның булуы бәлага тагын да зуррак резонанс бирә, аны тагын да тирәнрәк һәм аянычлырак итә. Читать полностью
Кәшаф абзый 75 яшьлеген билгеләде
Улларыбыз китә солдатка…
Көзге елак яңгыр явып торган көннәрнең берсендә миңа, йомышым төшеп, Челно-Вершины районы военкоматына барырга туры килде. Шунда бу күренешкә тап булдым да инде. Улы белән ишектән чыгып килүче ана кеше бик каты кычкырып елый, ә тегесе: “Елама, әнкәй! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булачак! Мин исән-имин хезмәт итеп кайтачакмын!” — дип юатырга маташа. Читать полностью
Өзелгән моң
Әкиятле-җырлы олимпиада
Үткән чәршәмбедә Самараның “Яктылык” мәктәбендә татар теле буенча олимпиада үткәрелде. Мәктәпнең 5 — 11 сыйныф укучылары катнашындагы чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, “Яктылык” мәктәбе укытучылары һәм “Татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе” оештырган иде. Читать полностью
Большая Каменка янында зур фаҗига
Төнге сәгать уннар тирәсе булгандыр. Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның искиткеч матур концертын карап, хозурланган хәлдә йорт турыбызга кайтып кына җиткән идек, телефон шалтырады һәм безгә хәвефле хәбәр җиткерделәр. Ул хатыным Фатыйманың кече энесе Ринатның Руслан исемле улының 24 яшьлек хәләл җефете Нәвирәнең юл һәлакәтендә фаҗигале төстә үлеме турында иде. Аның белән бергә Русланның әнисенең 55 яшьлек өлкән апасы Кәримә дә, аның 30 яшьлек кызы Алсу да һәлак булган, ә уртанчы Мәдинә апасының 28 яшьлек кызы Ләйсән баш сөягенә һәм миенә ачык җәрәхәт алып, хастаханәгә хушсыз эләккән. Нәкъ менә Ләйсән “Форд” автомобиленең руле артында булган да инде.
“Бердәмлек” гомерле булсын!
Хәзерге вакытта 2014 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу компаниясе бара бит. Шул уңайдан өлкәбезнең “Бердәмлек” татар газетасы турында халыкның уй-фикерләрен белү нияте белән укучыларыбыз арасында сораштыру оештырдым. Күп кенә фикерләр, тәкъдимнәр ишетергә туры килде миңа. Шуларның кайберләрен укучыларыбызга тәкъдим итәсем килә. Читать полностью
Дусларча очрашу
Бу очрашу Самараның “Беаток” клубында булып үтте. Анда Россия журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы ветераннары Әфган сугышы ветераннары белән дусларча очрашу уздырдылар. Биредә кайчандыр өлкәбезнең һәм шәһәребезнең төрле басмаларында эшләгән журналистлар — Валерий Штепо, Александр Барышев, Валентина Жоголева, Сергей Баранов, Татьяна Пархачева, шагыйрь-публицист Борис Столяров һәм башкалар бар иде. Журналист-ветераннар арасында мин дә, унбиш елга якын гомеремне “Волжская коммуна”, ә аннан 23 елдан артык “Бердәмлек” татар газетасына багышлаган Рәфгать Әһлиуллин да, бар идем. Читать полностью
Сихри тавыш иясе кабат Самарада
Динә Гарипова Беренче каналның “Голос” тапшыруында җиңгәннән соң, аның исеме бөтен дөньяга билгеле булды, һәм ул проектның төп призын алуга — Universal Music музыкаль лейблының Россия бүлеге белән контракт төзү бәхетенә иреште. Ә моңа кадәр Динә туган ягы Зеленодольскида һәм Татарстан авыл-шәһәрләрендә генә чыгыш ясый булган. Читать полностью
Киңәшле эш таркалмас
“Самар татарлары” журналы һәм шул ук исемдәге медиа-портал редакциясе советы һәм редколлегия утырышы уздырылды. Читать полностью
Ә син “Duslar club”ка йөрисеңме?
Хәзерге заман татар яшьләренә нәрсә кирәк, ничек яшиләр, кайда омтылалар? Ничек итеп аларны татар иҗтимагый тормышына җәлеп итәргә, гореф-гадәтләребезгә карата ихтирам уятырга, татарларга гына хас тәртип һәм әхлак кагыйдәләренә өйрәтергә? Читать полностью
Ирләр — ир, хатыннар хатын булса иде
Борынгылар бездән акыллырак булган, ахыры. Гаиләдәге бердәнбер ир бала яисә төпчек малай төп йортта калып, ата-анасын карарга, алар белән гомер итәргә тиеш булган. Хәзер бу гореф-гадәт онытылып бетте инде. Авылда калган карт-карчыкларны карарга калучылар бик сирәк күренә. Әле кайчан гына бер татар авылында имамлык итүче хәзрәтне очраткан идем: Читать полностью