Автобусыбыз көндезге сәгать берләр тирәсендә Магниторски автовокзалына килеп туктады. Аның янында урнашкан тимер юл вокзалын да күргәч, шатланып киттем. Туры шунда кереп Уфа ягына бара торган поездлар турында белешергә булдым. Читать полностью
Әбдеки горурлыгы
Шенталы районының Татар Әбдекие авылында яшәүче Бари Гариф улы Әбүсәитовка ноябрьнең ундүртендә 95 яшь тула. Ул әле бүген дә “җир җимереп” авыл халкы арасында кадер-хөрмәт күреп яши бирә. Читать полностью
Татлы тормыш
Быел Самараның икмәк-күмәч комбинаты (БКК) үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләгәндә Мария Исмәгыйль кызы ФӘХРЕТДИНОВАның да исеме аталды һәм аңа яхшы хезмәте өчен Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырылды. Читать полностью
Сәхнә — изге җир ул
Камышлы районы Дәүләткол авылында яшәүче Мөдәррис Шәйхулла улы ГЫЙЗЗӘТОВ үзенең 50 ел гомерен механизатор һөнәренә һәм сәхнә тормышына багышлаган. Язмыш аны минем юлларыма үзе чыгарып куйды бугай, без бу кызыклы шәхес белән 80 яшьлек юбилее көннәрендә очраклы рәвештә күрештек. Читать полностью
Бердәмлек көнендә “Бердәмлек” мөхәррире дә бүләкләнде
Үткән атна ахырында Самараның “Экспо-Волга” күргәзмә үзәгендә 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чаралары булып узды. Читать полностью
Яна алсаң, ян дөрләп яшьлек утында, йөрәк!
Самараның “Чайка” Мәдәният Сараенда “Ялкынлы яшьлек” халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 800нче концерт программасы булып узды Читать полностью
Мөселманнарда — яңа ел
Бисмилләһир рахмәнир рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Расулинә Мухәммәдин вә галә әлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. Әссаләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.
Аллаһының рәхмәте белән 5нче ноябрьдә һиҗри 1435 ел башланып китте. Беренче мөхәррәм аеның унынчы көне — Гашүрә көне (ул быел 13 ноябрьгә туры килә). Гашүрә — ун дигән сүз. Нәрсәсе белән истәлекле соң бу көн, ни өчен без аны шулай зурлыйбыз? Ул турыда исламияттә һәм башка диннәр тарихында бу көн бер котлы көн итеп кабул ителгән һәм төрле риваятьләр бу хакта сөйли. Читать полностью
Тукай иленә сәяхәт
Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукайның мирасы, әдәби әсәрләренең рухи байлыгы милләтебезнең горурлыгы булып тора. Шул дәрәҗәдәге бөек шәхеснең туган якларын күреп кайту авыл балаларының иң зур теләге булуын белгән Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев: “Укучылар арасында Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын иң яхшы белүче бәйгесе оештырып, җиңүчеләр билгеләнсә, мин аларны үзем Кырлайга алып барам”, — дигән иде. Читать полностью
Көзнең татлы җимеше
Язучы Фәүзия Бәйрәмова: “Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек итеп мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Дөрес, тәртипле итеп яшәү өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң?” — дип үз-үзенә дә, бөтен татар милләтенә дә сорау бирә. Без дә шушы сорауларга җавап эзләп, авылыбызның социаль реабилитация бүлегендә ял итүче олы яшьтәге авылдашларыбыз белән сөйләшеп карарга булдык. Читать полностью
Караңгы юл яктыра
Татар Әбдекие һәм Карабикол авыллары арасындагы юлда ниндидер корылма төзелүен күргәч, кереп карарга булдым. Кызыксынып карап торуымны күреп, яныма терлек азыгы төягән йөк машинасы килеп туктады. Абау, яхшы танышым — Татар Әбдекие фермеры Ринат Әбүсәетов икән бит! Ул машинасыннан сикереп төште дә елмаеп исәнләште. Корреспондент кешенең нишләп йөрүен ул болай да яхшы белә, чөнки берничә ел элек мин аның хуҗалыгы турында “Бердәмлек”тә язып чыккан идем инде. Ә хәзер, кара син, яңа ферма төзеп ята түгелме? Читать полностью
Үз эшенең остасы
“Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала”, — ди татар халык мәкале. Соңгы вакытта авыл җирендә яшәп, кешеләр өчен файдалы эш белән шөгыльләнүче яшьләр саны көннән-көн кими бара кебек. Шулай да арабызда андый кешеләр дә бар әле. Читать полностью
Истәлеккә — авыл мәчете
Репрессия елларындагы ачы язмыш Шенталы районындагы Денис авылын да читләтеп узмаган. Биредәге алты мәчетнең бишесенең манаралары киселеп, алар төрле бина итеп үзгәртеп файдаланылган, ә алтынчы мәчетнең гомерен саклап калу өчен авылдашыбыз Әбүтдин Әхмәтвәли улы Әхмәтовка үз гомере белән түләргә туры килгән. Читать полностью
Белем Әлифбадан башлана
20 октябрьдә Әлифба китабы авторы якташыбыз Сәләй Гатат улы ВАГЫЙЗОВның тууына 105 яшь тулды
Менә бу Әлифбаны миңа Сәләй абый 1999 елда Арчада Әлифба музее ачу тантанасында бүләк иткән иде. Без, Камышлы районы делегациясе, аның музеенда беренче кунаклар да булган идек бит әле. Бу минем Сәләй Гататович белән беренче һәм соңгы очрашуым да булган икән. Читать полностью