Кәҗә күргән бар анысы. Шулай да Самара өлкәсе Денис авылында алар бүтән төсле тоелды. Зур җиленле үзләре, араларында хәйран озын мөгезлеләре дә бар, авыл урамында рәхәтләнеп йөриләр. Авыл башлыгы Өлфәт Зәләков кәҗәләргә артык игътибарлы булуымны үз бакчасына таш ату дип кабул итте булса кирәк.
«Кәҗәләрне хуҗалыктан чыгартмауның ысулы бар аның, ник булмасын. Әйтик, тоткан саен матди җаваплылыкка тартырга була. Әмма сиксәнне узып барган әбекәйләр белән болай итеп көрәшү дөрес булырмы икән, менә эш нәрсәдә… Яннарына барсаң, хәзер, улым, дип кәҗәләрен, орыша-орыша ябып куялар, синең башың күмелүгә артларыннан кәҗәләре чыга», — ди ул. Читать полностью