Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тарихта калды. Ә ата-бабаларыбызның батырлыклары һәрвакыт безнең хәтеребездә кадерләп саклана. Бөек Җиңү көне якынлашкан саен, хатирәләр генә түгел, илебез азатлыгы өчен башларын салган миллионнарча корбаннар искә алынып, кайгы-хәсрәтләр дә яңара… Читать полностью
Җиңү көнен искә алып
Җиргә азатлык алып,
Шатлыклы җиңү килде,
Ләкин никадәрле кеше
Киредән кайтмас инде! Читать полностью
Тәүфыйклы кеше бәхетле була
Самарада “Ураза-2023” дип аталган гаилә бәйрәме үтте
23 апрельдә Җәмигъ мәчете йортында балалар һәм аларның ата-аналары өчен Рамазан ае тәмамлануга багышланган зур бәйрәм узды. Чараны, гадәттәгечә, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте оештырды. Читать полностью
Татар халкы өчен мәңгелек юл сызган шагыйрь
26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көне
Чын мәгънәсендә милләтпәрвәр, халык язмышы өчен янып яшәгән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне дә, мәңгелеккә күчкән көне дә апрель аена туры килгән. 15 апрельдә аның вафатына 110 ел тулды, ә 26сында — аның туган көне. Читать полностью
Нишләп болай булдык әле?
Татар телен саклап калу темасы көн кадагында
«Бердәмлек» газетасында «Милләтебезне нәрсә яшәтә» һәм «Иң матур чәчәгебез сула» дип аталган мәкаләләр басылып чыккан иде. Анда туган телебезне өйрәнү гаиләдән башланырга тиеш дигән фикер бар. Мин аның белән килешеп бетмим. Шуңа күрә газетага үз фикеремне язарга булдым. Читать полностью
Инглиз телен татарча өйрәнәбез
Берьюлы өч тел үзләштерү мөмкинме?
Узган уку елында «Яктылык» мәктәбе Казан федераль университеты каршында эшләп килүче Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе белән тәҗрибә уртаклашу турында килешү төзегән иде. Аның нигезендә татар мәктәбе укытучылары дәресләрне гимназиядәге укыту методикаларына һәм программаларына таянып уздыралар. Читать полностью
Илле биш ел иңне иңгә куеп
Ризван һәм Сания Яруллиннарның гомер сукмагы
Кеше гомерен табигать фасыллары белән чагыштырып була: аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган чоры бар… Читать полностью
Мәчет тирәсе гөлт итеп тора
Шушы язгы матур көннәрдә Камышлы районының Иске Усман авылы ир-атлары, барлыгы утызлап кеше, тырма-балталарын күтәреп, мәчет янына өмәгә жыелдылар. Алар мәчет тирәсендәге корыган үләннәрне тырмалап чыктылар, биек булып үскән каеннарның, мәңге яшел чыршыларның корыган ботакларын кисеп, авыл башындагы чүп контейнерларына илтеп салдылар. Хәзер инде мәчет тирәсе күзләрне иркәләп, гөлт итеп тора. Шулай ук зиратта да күп эшләр башкарылды. Читать полностью
«Син – татарин, мин – Гагарин»
Татарларның космик индустрияне үстерүгә керткән өлеше турында уйланулар
Үткән гасырның 50 – 60 елларында илебез индустриализация күтәрелеше кичерә, яшьләр техник вузларга ашкына, иҗат һәм мәдәният белән шөгыльләнә. Күп танылган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр — нәкъ шул буын кешеләре. Читать полностью
Үзем күрдем һәм татып карадым
Шенталы районында үрнәк терлекчелек комплексы эшләп килә
Колхозлар тарала барган, предприятиеләр ябылган икемеңенче еллар башы. Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Карабиккол егете Фоат Гарифов уңышлы гына эшли, акчаны каерып ала… Яхшы машинасына утырып туган авылына кайтканда гына йөрәге әрни – кайчандыр гөрләп торган фермалар ятимләнеп калган, дуслар һәм туганнар яшәгән җыйнак өйләр, караеп, җиргә сеңеп баралар… Авыл егетенең гайрәтле йөрәге түзми. Авылда калган кешеләрне җыя да, әйдәгез әле, егетләр, авылыбызны таратмыйк, фермаларыбызны торгызыйк, дигән тәкъдим белән чыга һәм хуплау ала. Читать полностью
Матур сөйли беләсеңме?
Гадәттә, матур сөйләм осталыгы күпсанлы аудитория алдында еш чыгыш ясаучы адвокат, сәясәтче, укытучы кебек һөнәр ияләренә кирәк, дип санала. Бу чыннан да шулай, әмма матур һәм ышандырырлык итеп сөйли белү осталыгы кайда да кирәк.
Читать полностью
Иҗтимагый эшчәнлек – яраткан шөгылем
Сызран шәһәре Думасы депутаты Радик Шәфиевның уңышка ирешү серләре
Бөтен әгъзалары сау-сәламәт була торып, Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлекләрен кулланмыйча кул кушырып, бертуктаусыз дөнья мәшәкатьләренә зарланып утырган кешеләргә шаккатам. Берни эшләмичә нәрсәне дә булса үзгәртеп була дип уйлыйлармы икән алар?
Бүгенге мәкаләбезнең герое шундыйларның капма-каршысы. Сызранда аны белмәгән кеше бик аздыр. Самара татарлары да уңган, тырыш, тынгы белмәс милләттәшебезне беләләрдер, чөнки “Бердәмлек”тә дә аның турында берничә мәкалә басылып чыккан иде. Әлегә аның турында ишетмәгән укучыларыбызны таныштырырга туры киләчәк.
Чишелмәгән серләр сандыгы
Камышлының Үзәк китапханәсендә төбәк тарихына багышланган чара узды
Киңәшмә район администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Резеда Төхбәтшина һәм Үзәк район китапханәсе мөдире Римма Галимуллина җитәкчелегендә фикер алышу рәвешендә оештырылган иде. Чараны Өлкә төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе, күпсанлы тарихи китаплар авторы Шамил Галимов алып барды. Читать полностью