Еллык хисап җыелышы үтте

JSmS4aQgmnwТатар автономиясе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

13 майда “Зори Жигулей” ял базасында оештырылган җыелышка мөхтәрәм кунаклар буларак өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты урынбасары Марат Канюкаев, Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов, “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе баш идарәсе каршында эшләп килүче иҗтимагый совет вәкиле Рифгать Хуҗин, “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов чакырылган иде. Читать полностью

Алда сезне олы юллар көтә…

xKNUHmt_zJk23 майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Самараның «Яктылык» мәктәбе ишегалды да бу көн­не иртәдән үк шау-гөр килеп торды. 9 һәм 11 сыйныф уку­чылары, аларның ата-аналары, мөхтәрәм кунаклар тан­таналы линейкага җыелдылар. Читать полностью

Ана телен саклаучылар

EDmowqJfpDI25 майда Россиядә филологлар көне билгеләнеп үтте

Ни дисәң дә, ана телен белгән бала бәхетле була. Ул үзен иркен, горур тота, иптәшләре ана телендә сөй-ләшкәндә, әңгәмәне аңламыйча, бер мескен булып карап тормый. Халкыбызның моңлы җырларын тыңлап, ана телебездә әти-әнисе белән сөйләшеп, дуслары белән аралашып илһам, көч-куәт, дәрт ала. Ул үз милләтендәге кеше белән оялмыйча, уңайсызланмыйча сөйләшә, татар кешесе белән гаилә кора. Телебезне, гореф-гадәтләребезне белеп, аңлап, бәхеттә, шатлыкта яши. Читать полностью

«Максатым — авылыбызны яшәтү»

y8J860D6oZIДениснең киләчәге җитәкчедән тора

Күптән түгел Шенталы районындагы Денис авылына яңа җитәкче килде. Ринат Әкрәм улы Хәлиуллин туган авылы тормышы турында ниләр уйлый, бирегә нинди максатлар белән килде икән, дигән сорауларыма җавап эзләп, аның белән сөйләшеп алырга булдым. Читать полностью

Каһарманнарыбыз истәлеген саклыйк!

SOscpFQoB3U13 майда Царевщина бистәсендә «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды Бөек Җиңү көненә багышланган чара уздырды.

Читать полностью

«Нәсел дәвамчыларыма яхшы үрнәк күрсәтүемә шатланам»

uIjxBZvTKbw21 майда Асия Әһлиулла кызы Шәймәрдановага 80 яшь тулды!

Ачык йөзле, битеннән елмаю төшмәгән Асия Шәймарданова-Сабитованы татарлар арасында күпләр белә. Нинди генә милли яисә дини чара, концерт булмасын, анда Асия апаны очратасың. Ә аның матур елмаюы тирә-юньне яктыртып җибәрә. Читать полностью

«Бердәмлек»не булдыручы хезмәткәрләргә зур рәхмәт!

9vfs27sanMUЯз килде. Туган ягыбыз — Ульян өлкәсенә кайтырга җыенабыз. Почта бүлегенә барып, «Бердәмлек» һәм «Сәлам» газеталарына 2023 елның икенче ятрыеллыгына язылдым. Озын бәйрәм көннәрендә оны­тырмын дип курыктым. Читать полностью

Яшьләрне күңелле чаралар көтә

vYxhlyvWu18Апрель уртасында 140лап кеше катнашкан яшьләр ифтары узды. Бу чара беренче булса да, бик күңелле үтте. Программада тәҗрибәле татар активистлары, төрле өлкәгә караган белгечләр чыгыш ясады. Ифтардан Самара яшьләре бик канәгать калдылар, оештыручылар берләшеп, алга таба да яшьләр өчен хәләл форматта үтә торган чаралар булдыру турында фикер алыштылар һәм “Без бергә” проектын булдырырга карар кылдылар. Чара тәмамлангач, бүгенге ифтарны оештыруда актив катнашкан Рамазан Ходов һәм Рифат Бәхтиев белән сөйләшеп алырга булдым. Читать полностью

Горурланып яшибез

vE_aHkD5NR0Бабаларымны искә алып…

Бу язмам Бөек Ватан сугышында һәлак булган ике бабам һәм аларның үзләрен еллар буе көтеп яшәгән тол хәләл җефетләре рухына дога булып барса иде.

Безнең кадерле әтиебез белән әниебез сугыш балалары, икесе дә 1941 елда туганнар. Бабабыз Фәттах Зәйдулла улы Ильмухин сугышка киткәндә аның кызы — әнием Минниязга 2 яшь тә тулмаган булган. “Аның исәнлек буенча бронь бар иде, ләкин барыбер сугышка алдылар”, — дип Миңнегөлсем әбиебез елый-елый сөйли иде. Читать полностью

Окопларны чирәм каплап китте, ә яралар һаман сыкрый

P8_mTolpaCEӨлкәбез шәһәр һәм авылларында Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, исән калган фронтовик ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш балаларын, концлагерьларда җәзаланган тоткыннарны, блокадалы Ленинградта яшәүчеләрне хөрмәтләп искә алалар… Тантаналы митинглар уза, балалар шигырьләр укыйлар, һәр тарафта музыка яңгырый. Хәттә кечкенә генә авылларда да «Без хәтерлибез, без горурланабыз» дип әйтер өчен бу көнне бөтен халык бергә җыела.
Читать полностью

«Нур» мәдрәсәсендә ифтар уздырылды

OiraeCOAA4kИзге Рамазан ае тәмамланса да, Шәүвәл аеның алты көне уразасы исәбеннән, “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре өчен зур ифтар мәҗлесе уздырылды. Читать полностью

Ватанны ярату – иманнан

5kardnX1hdoГомер-гомергә ил-көн өстендә сугышлар тынып тормаган. Кызганыч ки, һәр буынга сугыш фаҗигасын кичерергә туры килә шул. Менә быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үттек. Читать полностью

Изге юлдан туры атлыйк

iBtAxjG48CQ«Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» фәне уңай нәтиҗәләргә китерә

Самараның «Яктылык» мәктәбе халкыбызның милли го­реф-гадәтләрен саклауга гына түгел, балаларны ислам ди­не нигезләре белән таныштыруга да зур игътибар бирә. Читать полностью