«Нәсел дәвамчыларыма яхшы үрнәк күрсәтүемә шатланам»

uIjxBZvTKbw21 майда Асия Әһлиулла кызы Шәймәрдановага 80 яшь тулды!

Ачык йөзле, битеннән елмаю төшмәгән Асия Шәймарданова-Сабитованы татарлар арасында күпләр белә. Нинди генә милли яисә дини чара, концерт булмасын, анда Асия апаны очратасың. Ә аның матур елмаюы тирә-юньне яктыртып җибәрә.

Бу актив, җитез, шук ханымның дәрт-дәрманы сокландырырлык. Гәрчә ул кечкенәдән шундый булып үскән. Танылган кинодагы герой «…комсомолка, спортсменка и просто красавица» дип нәкъ аның турында әйткән диярсең.

Асия ханым Яңа Буян районының (хәзер Елховка) Мулла авылында туып-үскән. Бик яхшы укыган, җәмәгатьчелек эшләрендә, комсомол тормышында актив катнашкан.

Кыз дини гаиләдә тәрбияләнә. «Йортыбызда бик еш ишаннар, муллалар, хәлфәләр җыелды. Әти-әниләрем һәрвакыт корбан чалалар, күп дини мәҗлесләр үткәрәләр иде», – дип исенә төшерә Асия апа.

Аның әтисе колхоз бакчасын саклый. Карбыз-кавын үстереп, бик яхшы уңыш ала торган була ул. Әһлиулла абый шулай ук үз бакчасында умарталар асрый. Аның балы белән бөтен авыл халкы туклана. Хәтта герпетик ангина авыруы вакытында лазаретта бик күп кеше, аларның балын ашап кына, исән кала.

«Бүген дә төрле төбәкләрдә, хәтта башка республикаларда яшәүче кешеләр әтиемнең балын искә төшерәләр. Бакча тулы чия, карлыган, алмалар иде. Шөкер, мин мул тормышта үстем. Кием ягыннан гына бераз кытлык тоелды», – дип исенә төшерә Асия ханым.

Дәвамы — «Бердәмлек» газетасы  битләрендә.

lRfpNBVJCtk

 Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 820

3 комментариев

  1. ЧЫН КҮҢЕЛДӘН ТӘБРИК ИТӘМ АСИӘ ӘҺЛИУЛЛА КЫЗЫН ШӘЙМАРДАНАВАНЫ! ОЗЫН ГОМЕР ТЕЛИМ! ИҖАДИ УҢЫШЛАРГА ИРЕШЕРГӘ АЛЛАХЫ ТӘГАЛӘ НАСЫЙП ИТСЕН. ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘР ТЕЛӘП КАЛУЧЫ МИҢНЕТАҺИР ШАКИР УЛЫ.. САМАРА, 05.06.2023ел.

  2. Чын кунельдэн тэбрик итэм озын гомерлэр саулык исэнлек телэп калам

  3. Поздравляем Асия апаны с днем рождения крепкого здоровья и успехов во всем