«Хәтерләүдән курыкмыйк без!
Үткәннәрне онытмыйк без.
Белик ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен…
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен…
«Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк» — ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтердә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша, кул эшләре аша татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Иске Усман авылының социаль реабилитация булегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар активлары белән берлектә “Әбиемнен серле сандыгы” дип исемләнгән чара булып үтте. Читать полностью