Лесные пожары в Курганской области уничтожили практически всю деревню Юлдус (Ичкен) — по словам очевидцев, в селе осталась только одна мечеть. Накануне в деревне загорелись школа и 20 домов, все жители были экстренно эвакуированы. Позже в МЧС России сообщили, что школу удалось отстоять. Читать полностью
Архив за день: 08.05.2023
9 май — Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм үз исемемнән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбриклим. Ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Халкыбыз һәм илебез хакына кылган батырлыкларыгыз өчен чиксез зур рәхмәт!
Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән яшьләр илебез тормышында актив катнаша, хезмәттә, мәгариф һәм фән, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә җиңүләр яулый. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки һәрберебезнең йөрәгендә Ватаныбызның шөһрәтле уллары үрнәге, исемнәре тарих сәхифәләренә алтын хәрефләр белән язылган данлыклы җиңүчеләр рухы яши.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.