Җәйге яллар ничек узды?

OC95SxKjwSYКүпчелек яшьүсмерләр сагынып көтеп алган кояшлы җылы көннәрне, һичшиксез, диңгез яисә башка сулык яр буенда уздырырга, киләсе уку елына әйбәтләп көч тупларга кирәк, дип уйлыйлар. Әмма, соңгы елларда алар арасында җәйге каникулны башкача уздыру өчен көтеп алучылар саны арта бара. Читать полностью

Таныш булыгыз!

SZsw3YlJ7DcХөрмәтле газета укучыларыбыз!

Газетабыз битләрендә бу авторның берничә шигырен бастырып чыгарган идек инде. Хәзер сезгә аның үзе һәм иҗаты белән якыннанрак танышырга тәкъдим итәбез.

Минәсма Хәйруллина Шенталы районының Денис авылында туып-үскән. Аның бала чагы кырыс сугыш елла-рына туры килгән. Урта мәктәпне тәмамлап, хисапчы булырга теләгән кызның, кызганычка, хыяллары чынга ашмый — ул һөнәри белем ала алмый. Шулай да, кечкенәдән китаплар укырга яраткан, әдәбиятка, матурлыкка тартылган Минәсма ханым тора-бара бик эчтәлекле шигырьләр яза башлый. Аның тирән мәгънәле ихлас иҗатыннан гадилек һәм җылылык бөркелә сыман… Читать полностью

Якты йөз — җан азыгы

SZsw3YlJ7DcДөньяда исәнлектән кадерлерәк нәрсә бармы?!

Чак кына авырап китсәк тә, Аллаһыга ялварып терелүгә өмет итә башлыйбыз. Ә Ул күңелләренә яхшылык һәм мәрхәмәт иңдерелгән ак халатлы фәрештәләрен җибәрә.

Менә миңа да Самара медицина университеты клиникасының кардиология бүлегендә дәваланырга туры килде. Аллага шөкер, ярдәмчел һәм ачык йөзле, тәҗрибәле һәм игътибарлы табиблар кулына килеп эләктем. Якты йөзләренә искиткеч тирән белем һәм оста куллар да өстәлгәч, авыру тәнемә җан керде, хәлем җиңеләеп китте. Читать полностью

Оешманың төп кыйммәте — көчле коллектив

DfHeu0Ed6G8«ВолгоПродМонтаж» җәмгыяте бөтен ил буенча төзелешләрдә катнаша

Августның икенче якшәмбесендә төзелеш тармагы хез­мәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Гадәттә, бу көнне хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантаналары уза.

Читать полностью

Мечети в Красном Яре быть! / Красный Ярда мәчет булачак!

20230819_104718В минувшую субботу на окраине села Красный Яр состоялось торжественная закладка символичного «первого камня» в основание будущей мечети, рассчитанной на 700 мест. Данное мероприятие, благодаря Местной религиозной организации «Соборная мечеть» и лично ее председателю Жанибеку Шуриеву, превратилось в настоящий праздник. И какой же праздник без гостей?! Поддержать красноярских мусульман в этом благом богоугодном деле приехали председатель РДУМСО, муфтий Талип хазрат Яруллин, заместитель председателя Комитета Совета Федерации по международным делам, сенатор Совета Федерации РФ от Самарской области Фарит Мухаметшин, главный консультант управления  национальной и конфессиональной политики Администрации Губернатора Самарской области Роман Кирсанов, глава Красноярского района  Михаил Белоусов, глава сельского поселения Красный Яр Алексей Бушев, руководители национально-культурных общественных организаций региона.

Читать полностью

Ярмәктә урак өсте гөрли

RM-es7uR7-cГаниевлар гаиләсе өчен иң кызу эш вакыты

Быел көзге кыр эшләре иртәрәк башланды, чөнки күк йөзе чалт аяз, ә һава температурасы 28-30 градус. Самара өлкәсендә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Август аенда аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр – беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алдылар. Уртача бер гектардан 28 центнер ашлык чыга. Читать полностью

Иске Фәйзулла тарихлы булды

oPN_k6gboicШушы көннәрдә Кошки районының Иске Фәйзулла авылы тарихына багышланган “Подвиг длиною в жизнь. Село Старое Фейзуллово» дип аталган яңа китап дөнья күрде. Авторы — Фәрид Шириязданов. Читать полностью

Оста куллары төймә генә төйми

bfhCJeRVHWM13 августта Россиядә төзелеш тармагы хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте

Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берседер. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын уңайлы итә. Шушы армас-талмас уңганнар планлы төзелеш тә алып баралар, капиталь ремонт та үткәрәләр, урамнарны, ишегалларын, паркларны, юлларны төзекләндерәләр һәм салалар. Төзүчеләр тырышлыгы белән илебез көннән-көн матурлана бара. Читать полностью

Спорт тормыш сыйфатын һәм яшәү дәрәҗәсен күтәрә

JtkN6LoIG_oАвгустның икенче атнасында үткәрелүче Физкультурачылар көне — профессионал спортчыларның гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә.

Шул уңайдан 30 елдан артык гомерен спортка, сәламәт тормыш рәвешенә, укучыларга физик тәрбия бирүгә багышлаган Рамил Нуретдинов белән әңгәмә корып, бу юнәлештәге үзгәрешләр һәм проблемалар турында сөйләшеп алдык.

Читать полностью

Бер күрешү — үзе бер гомер

Q14SinFqcw8Камышлы районы, Иске Усман авылының Советская урамында туган-үскән авылдашларыбыз очраштылар. Читать полностью

«Ибн Фадлан» Самарада

zGBgQAHin2UЯңа фильм үткәннәр турында уйланырга мәҗбүр итте

Үткән ял көннәрендә Татарстанның «Без — бергә» яшьләр хәрәкәте командасы һәм Самараның «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды «ZoomCinema» кинотеатрында «Ибн Фадлан» фильмын тәкъдим иттеләр. Читать полностью

Кызылсуның басу капкасы

sF_Q-DxQbdcАта-бабаларыбыз заманында авылга кергән-чыккан кеше басу капкасы аша үтеп йөри иде. Тар гына бүрәнә-такталардан кадаклап куелган изге капка символ гына булса да, борынгылар аны җил-давылдан, явыз җанварлардан саклый, дип ышанганнар. Читать полностью

Халкыбызның асылын ничек саклап була?

yRGmPydlEEMСоңгы халык санын исәпкә алуга татарлар әзерләнеп килделәр һәм бик теләп үзләрен — татар, туган теле дә татар теле дип белдерделәр. Шулай да, кызганычка, татарлар саны бик күп¬кә кимегән булып чыкты. Өстәвенә, мәк¬тәпләрдә татар телен укытуга сәгатьләр бик аз бирелә башлады, катнаш никахлар саны артканнан арта бара. Әлбәттә, бу тенденция милли җанлы халыкны бик борчый. Читать полностью