Оста куллары төймә генә төйми

bfhCJeRVHWM13 августта Россиядә төзелеш тармагы хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте

Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берседер. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын уңайлы итә. Шушы армас-талмас уңганнар планлы төзелеш тә алып баралар, капиталь ремонт та үткәрәләр, урамнарны, ишегалларын, паркларны, юлларны төзекләндерәләр һәм салалар. Төзүчеләр тырышлыгы белән илебез көннән-көн матурлана бара.

Чыннан да, төзүчеләр безгә матурлык бүләк итүчеләр бит. Таштан яки агачтан өй салып кую, һичшиксез, бик зур эш. Ә менә аны яшәүгә яраклы итү өчен тагын күпме көч, осталык һәм сабырлык кирәк булуын үз куллары белән өенә ремонт ясаган кеше генә аңлыйдыр. Юкка гына «ремонт — ул кечкенә генә сугыш» дип шаяртмыйлардыр. Монда штукатур-маляр да, электрик та, сантехник та кирәк булачак. Мәкаләмнең герое Илдар Мортазин бу һөнәрләрнең барысын да оста итеп башкарып чыга ала. Бу оста ремонт башлаган хуҗалар өчен чын табыш, дип әйтер идем.

Самара өлкәсенең Челно-Вершины авылында туып-үскән Илдар тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Татарстанның Нурлат шәһәрендәге һөнәри училищены тәмамлый. Нурлатта эшләп, бераз тәҗрибә туплагач, 2003 елда ул Самарага — киң мөмкинлекләр шәһәренә күчеп китә. Илдар «Прогресс» заводына эшкә урнашырга тели, әмма аңа бераз көтеп торырга туры килә. Эшсез торырга өйрәнмәгән егет, вакытны бушка уздырмас өчен, туганы эшләгән төзелеш фирмасына урнашып, биналарның эчке ягын буяу-сылау эшләре белән шөгыльләнә башлый. Уңган якташыбыз бу эшләрнең асылына бик тиз төшенеп ала һәм шунда эшләп китә. Ун ел чамасы шушы фирмада эшли ул. Шул арада Илдар Румия исемле Самара чибәркәе белән гаилә корып җибәрә, уллары Динар, кызлары Сабина туа. Тора-бара төзү эшләрендә шактый тәҗрибәле оста булып танылган гаилә башлыгы үзмәшгульлек турында уйлана башлый. Бераздан, ышанычлы иптәшләр җыеп, шәхси заказлар буенча эшли башлый.

- Түбә ябарга да, идән җәяргә дә туры килә, — ди Илдар.

— Егерме ел буе төзелеш өлкәсендә эшлисең, димәк, күңелеңә ятышлы эшеңне тапкансың?

- Төзүче булырмын дип бер дә уйламаган идем. Әмма дөнья мәшәкатьләре кайларга илткәнен үзең дә сизми каласың. Эшем ошамаса, башка һөнәр үзләштергән булыр идем, әлбәттә.
Бүгенге көндә дустым белән икәүләшеп шәхси фатирлар ремонтлыйбыз. Күбесенчә, әле яңа гына төзелеп беткән, ләкин эчке эшләре әле башланмаган торакларга ремонт ясыйбыз. Бездән соң хуҗаларга җиһаз гына куярга кала — якты, матур, әле чебен дә кунмаган фатир тапшырабыз. Идәннәре-диварлары – тип-тигез, обоилары, плиткалары ябыштырылган, ламинат-паркетлары җәелгән, сантехника һәм электрика эшләре башкарылган булыр. Безнең арттан соры дивар-идәннәрнең метр артыннан метр ямьләнә, яктыра баруын күзәтү күңелгә искиткеч ләззәт бирә. Ә инде бөтен эшләр тәмамлангач, хуҗаларга ачкычны тапшырган мизгелләрдә куанычларын күрү, ихлас рәхмәтләрен ишетү — иң зур бәя. Эшемне яратуымның тагын бер сәбәбе — аның төрлелегендә. Безне бер сүз белән «төзүчеләр» дип атыйлар, әмма эшләребезнең исемлеге шактый озын. Бер көн — буяу һәм пумала, икенче көн — паркет-ламинат, өченче көнне электрика һәм сантехника белән «аралашасың». Бу искиткеч рәхмәтле һөнәр, — дип киң елмая әңгәмәдәшем.

Илдарның сүзләренчә, өйләрендә ремонт ясатырга теләүчеләрнең иге-чиге юк. Ә шулай да аның өчен гаиләсе иң беренче урында. «Гел-гел акча артыннан куып булмый, — ди ул. – Мин һәр шимбә-якшәмбене хатыныма, балаларыма, туганнарыма багышлыйм».

- Гаилә мәсьәләсенә килгәндә, өйдә татарча сөйләшәсезме? Румия шәһәр кызы бит, ул туган телебезне беләме? — дип сорамыйча булдыра алмадым.

- Балачагым рус мохитында узды, хәзер дә күбесенчә шулай. Ләкин өйдә әти-әни белән без һәрвакыт татарча сөйләшә идек. Румия дә татар телен яхшы белә. Балаларыбыз белән дә татарча сөйләшергә, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны өйрәтеп үстерергә тырышабыз. Шуңа күрә аларны «Яктылык» мәктәбенә укырга бирдек.

- Балаларыгызның киләчәктә төзүче һөнәрен сайлавын теләр идеңме?

— Төзелеш юнәлешендә югары белем алып, проектировщик яки дизайнер булырга теләсәләр, бик шат булыр идем. Бергәләп гаилә бизнесы ачу турында да планнар юк түгел, — дип елмая Илдар. — Шулай да, кызым белән улымның нинди һөнәр сайлавына карамастан, мин аларга һәрчак терәк булырга тырышачакмын. Гаилә кордың икән, аның ныклылыгы өчен җаваплылык та нигез салучы кулларында.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 529

Комментирование запрещено