“Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләре белән уртаклашып торучы Гөлисә Раил кызы БӘДРЕТДИНОВАга!

66ARBIIRmzsХөрмәтле  Гөлисә ханым!

Иң изге, якты, матур теләкләр белән Сезне туган көнегез уңаеннан котлыйм.

Сез  “Самар татарлары” медиа-порталында хәбәрләрегез белән уртаклашып торасыз, Иске Ярмәк авылында узган иҗтимагый чаралар турында хәбәрләр җиткерәсез. Укучыларыбыз сезнең шигырьләрне дә көтеп алалар, яратып укыйлар.

Киләчәктә дә Сезгә хәерле исәнлек, иҗади уңышлар телим. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын иде. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. 

И.Г.ШӘКҮРОВ, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.