Ярмәктә урак өсте гөрли

RM-es7uR7-cГаниевлар гаиләсе өчен иң кызу эш вакыты

Быел көзге кыр эшләре иртәрәк башланды, чөнки күк йөзе чалт аяз, ә һава температурасы 28-30 градус. Самара өлкәсендә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Август аенда аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр – беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алдылар. Уртача бер гектардан 28 центнер ашлык чыга.

- Тулаем алганда, ашлык җыю буенча Большая Черниговка (101,5 мең тонна) һәм Большая Глушица (88,4 мең тонна) авыл хуҗалыклары предприятиеләре алдынгылар сафында. Урып-җыю эшләре өлкәнең 27 районында да уңышлы бара, — дип хәбәр итә төбәк хөкүмәте.

Уҗым бодае суктырылган ашлыкның 87 процентын тәшкил итә. Параллель рәвештә төбәгебездә яшелчә җыю, кышлыкка терлек азыгы хәзерләү эшләре дә уңышлы бара. Аграрийлар җирләрне көзге чәчүгә хәзерләп куярга да ашыгалар.

Менә шундый кызу вакытта, Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылына командировкага килеп, шәхси хуҗалыкларда урып-җыю эшләре ничек бара, дип кызыксындым.

“Л.И.Ганиева фермер хуҗалыгы”нда бертуган Илдар, Илнар һәм Илшат эшлиләр. Алар иртә яздан кара көзгә кадәр кырда. Игенчеләр бер бөртекне дә югалтмаска тырышалар, ашлыкларны вакытында җыеп алу өчен бөтен көчләрен дә куялар.

Ганиевлар бала чактан ук игенче хезмәтенең кадерен белеп, эш рәтен күреп үскән балалар. Әтиләре Кәрам Абделхак улы Ганиев гомере буе күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшләгән. Ә колхоз таркалгач, җирдән башка яши алмавын аңлап, үзенә тиешле җир кишәрлеген бүлеп алган һәм шәхси хуҗалыгында яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Бала чакларыннан әтиләре янында бөтерелгән уллары да әтиләренә ярдәмгә килгәннәр. Тырышып эшләгән саен хуҗалыкның җир мәйданнары елдан-ел зурая барган. Әтиләре олыгайгач, фермер хуҗалыгын Илдарның хатыны Лия исеменә күчергәннәр һәм өч улы да шунда эшләп киткәннәр. Кәрам ага тик тормый, тәҗрибәле игенче буларак, улларына киңәшләрен биреп тора, эше белән дә булыша.

Бүгенге көндә Ганиевлар 1 мең 300 гектар җир мәйданында бодай, терлек азыгы, көнбагыш чәчеп үстерәләр.

— Малай чагымда беренче мәртәбә тракторга утырып, двигателен кабызганым истә калган. Әтиебезгә рәхмәт, ул безне алдагы тормышка бик яхшы әзерләде. Эшләп ашарга өйрәнеп үстек. Иртәнге кояш белән торып, басуга китәбез, төнлә кайтып керәбез. Игенче хезмәте йоклап ятканны яратмый ул. Җәй бик кыска, ә без барына да өлгерергә тиеш.

2018 елда хөкүмәт ярдәме белән хуҗалыкта кирәк булган техника сатып алдык, терлекләр санын арттырып җибәрдек. Абзарлар тутырып терлек асрагач, үз җиреңдә үстергән продукция икеләтә файда бирә. Итне авылда да сатабыз, Татарстанга да илтәбез. Ә сөт продукциясен хатыннарыбыз урнаштыра. Алар ашлар пешереп басуга китереп бирәләр, балаларыбызны тәрбиялиләр. Бергәләшеп эшләгәч, үпкәләшеп утырырга вакытыбыз юк. Бергә-бергә тормыш итүе дә рәхәт бит, — дип сөйли Илдар әфәнде.

Егетләр умартачылык белән дә шөгыльләнәләр икән.

- Бу җәй бал кортлары өчен бик кызу булды. Бал күп, тәмле һәм шифалы булсын өчен һава торышы уртача булырга тиеш, — диләр алар.

— Бу хәтле эшкә ничек өлгерәсез соң? — дип сорамыйча да булдыра алмадым мин.

Исәнлек, күңел тынычлыгы һәм теләк булса, барысына да өлгереп була, — дип җавап бирделәр егетләр.

Илдар Ганиевның тагын бер сәләте дә бар икән. Ул спортка гашыйк. Авыл мәктәбен тәмамлагач, егет шәһәрдә югары белем алып, туган авылына кайткан һәм үзе укыган мәктәптә физкультура дәресләре укыта башлаган. Авыл поселениесе депутаты итеп сайланган. Илнар мәктәптә автобус йөртүче булып эшли. Ә Илшат гомерен механизатор һөнәренә багышлаган.

Шушы эшчән егетләр авылда уздырылган төрле спорт чаралары, бәйрәмнәр спонсорлары буларак та билгеле. Шуның өчен авыл халкы аларга бик рәхмәтле. Тагын шуны әйтеп үтәсем килә: Кәрам ага белән Сәрия ханымның нәсел шәҗәрәсен дәвам итеп, бүгенге көндә Илдар белән Лиянең — өч, Илнар белән Алиянең — бер, Илшат белән Наиләнең ике балалары үсеп киләләр. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, диләр бит. Балаларның зурраклары кул арасына керә дә башлаганнар инде.

Күпләргә үрнәк итеп куярлык, баһадирдай эшчән, уңган уллар үстергән Кәрам ага белән Зәлия ханымның горурланырлыклары бар. Чөнки өч бертуган тормышта да бер-беренә терәк булып, иңне-иңгә куеп, гомер юлыннан бергә атлыйлар. Алар, тормышта үз урыннарын табып, җир йөзендәге иң кирәкле, иң мактаулы һөнәр, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Исәнлек һәм тынычлык, гаилә бәхете, авыр хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын, егетләр!

RM-es7uR7-c

 Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 826

4 комментариев

  1. Хлеборобы.

  2. Исэн булыгыз балалар, унышлар толим, горурланам.

  3. Исэн сау булып яшэргэ,эшлэргэ насыйп булсын

  4. Алла ярдэм бирсен узегезгэ. У вас самый благородный труд