Төрле диннәр һәм мәдәниятләр форумы гаилә кыйммәтләре мәсьәләләрен хәл итәчәк
Бу уңайдан Самараның Җәмигъ мәчетендә узган җыелышта мөфти Талип хәзрәт Яруллин, протоиерей Алексей Белоцерковский, раввин Александр Гольденгерш, Самара өлкәсе хөкүмәтендә бала хокукларын яклаучы вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Тарасова, җәмәгатьчеләрдән — Дилфүзә Асанова, Илгизәр Сафиуллов, Мигрантлар федерациясе җитәкчесе Руслан Низамов, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башкалар эшчән төркем оештырдылар һәм Гаилә форумын уздыру ысулларын тикшерделәр. Читать полностью
Включаем народное финансирование
Самарская областная татарская газета «Бердэмлек» прошла успешную регистрацию на крупнейшей краудфандинговой платформе в стране Planeta.ru и объявила сбор на продолжение издания газеты.
Читать полностью
«Әгәр мин Кыш бабай булсам…»
Күптән түгел югарыдагы исем астында язылган иншалар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Самара шәһәр округы Думасы, Мәгариф департаменты белән берлектә, менә икенче ел инде инша-уйланулар конкурсы үткәрә. «Конкурсны уздыру идеясе белән чыккач, укучылар тарафыннан бу кадәр кызыксыну булыр дип уйламаган идек. 2021 елда инша язуда дүрт меңләп өлкән сыйныф укучысы катнашкан булса, үткән 2022 елда инде 4378 укучы язды», — дип сөйлиләр бәйгене оештыручылар. Читать полностью
Үзебезнең Җәмилә
2 февральдә Җәмилә Минегалимовага 60 яшь тула!
Аңа без үз итеп Җәмилә дип кенә дәшәбез, чөнки аңарда кәпәрәю дә, “мин кем” дип масаю да юк. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Камышлыга кияүгә чыгып, гомерен кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә багышлаган Җәмиләне без әле коллегабыз дип тә атыйбыз. Чөнки ул гына Камышлы табигатен, урман-чишмәләрен, ихлас җанлы авылдашларының холык-фигылен матур итеп тасвирлаган мәкаләләр яза ала. Читать полностью
Самаралылар сынатмады
Ачыктан-ачык сөйләшү
25 гыйнварда Open talk дип аталган кичә узды
Татар яшьләре арасында милли мәдәниятне популярлаштыруга багышланган чаралар ешрак уздырылсын иде.
«Туган тел» өлкә татар иҗтимагый җәмгыятенең @tugan_tel_smr яшьләр бүлеге бу юлы фикер алышуны яңа форматта оештырган. Самараның Вилоновская урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан “СберПространство” җәмәгать урыны йомшак кәнәфиләр һәм диваннар белән җиһазландырылган. Биредә бик уңай һәм җылы, сөйләшеп, фикер алышып утыру өчен эшләнгән махсус урында ачыктан-ачык (инглизчә — Open talk) фикер алышып утыруы да рәхәт. Читать полностью
Кем гаепле һәм нишләргә?
ТНВ @tatarstan_tnv татарлар саны кимү сәбәпләрен ачыклый
Соңгы, 2021 елгы, җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар, ил буенча икенче урынны саклап калсалар да, 597 000 кешегә кимегәннәр. 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, илдә хәзер 4 713 669 татар яши, дип исәпләнә. Читать полностью
Фәния Шәфигуллина: «Мин журналист түгел…»
Январь ахырында Камышлы авылында туып-үскән шәхесебез, педагог, журналист, фәннәр кандидаты Фәния Шәфигуллинага 95 яшь тулган булыр иде
Ул Самара өлкәсендә танылган, хөрмәткә лаек булган олы шәхесләрнең берсе иде. Бөек Ватан сугышының соңгы елларында Камышлы педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучы район мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Аның үткен һәм гадел сүзен, белем бирүдәге уңышларын күреп, Камышлы районы, Балыклы мәктәбе директоры итеп куялар. Читать полностью
Заводта җыйган диярсең
Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Шенталы районының Денис авылында якты дөньяга алтынчы бала булып аваз салган Якуб Гобәйдуллинга кечкенәдән үк тимер җене кагылган, диләр. Үсә төшкәч, иске-москы тимер-томырдан машина яисә тракторлар ясап уйный. Читать полностью
Карт каен
Каршы йортта биек каен үсә,
Ямьләндереп безнең урамны,
Яшь чагында утырткан иде,
диләр,
Гомәр абыебыз аны. Читать полностью
Ятимлек ачысы
Ел артыннан еллар уза,
Оныттырып үткәнне,
Ике яшьтән ятим үстем,
Хәтерләмим әткәйне. Читать полностью
Читтә укуы җиңелме?
25 гыйнвар — студентлар көне
Татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләребез, Самара гына түгел, башка шәһәрләрдәге ВУЗларга да керәләр
Никтер абитуриентлар, Самараның 35 югары уку йорты арасыннан үзләренә кирәкләсен таба алмыйча, башка төбәкләргә ыргылалар. Сораштырулар нәтиҗәсендә күпчелегенең Казан уку йортларын сайлавы ачыкланды. «Яктылык» татар мәктәбен тәмамлаучылар арасында андый студентлар аеруча күп. Читать полностью
«Күңелемә ятышлы эшем һәм гаиләм бар»
75 яшен тутырган мөәзиннең вазифалары бихисап, ләкин ул уфтанмый
Иртәнге һава салкын һәм болытлы булуына карамастан, төнлә яуган кар һәм барлык мәчет манараларыннан ишетелгән азан тавышлары авылны ничектер яктыртып җибәрделәр сыман. Намазга баручы игътибар беләнрәк тыңласа, мөәзиннәрнең тавышлары төрле, моңы белән дә аерылып торуын ишетә. Похвистнево районы, Гали авылының Урта мәчете мөәзине Җәмил хаҗи Гәрәевнең азанын мин ерактан ук таныйм, ул азанны сузыбрак әйтә, шуңа моңлырак яңгырый да. Читать полностью