Шәһит булып китте

UBzSQAF_uMb_dsfQa20j9lwEhhykL-SYpa5vVyx7MloiNvNXYuoyzSLtp6r6-czmAuR4D6JgvrxrIBlx0dn5snE2Мобилизацияләнгән Мулла авылы мәчете имамы Ирек Насыйровны Макеевкадан алып кайтып җирләделәр

Донецкидан ерак булмаган Макеевка шәһәренең ПТУ бинасында урнаштырылган солдатларыбыз өстенә Украина кораллы көчләре дүрт Himers ракетасы җибәреп, һәлакәткә китерделәр. Нәтиҗәдә, бина тулысынча ишелеп төшә, сугышчыларның бер өлеше плитәләр астында калып имгәнә, бер өлеше снаряд кыйпылчыкларыннан һәлак була. Бүгенге көнгә 89 мәет табып алынган, яраланучылар да бик күп…
Читать полностью

Татарлар нишләп кимегән?

E4L5uWvz3aoNtjLX6YUwwsYZt8H8TBxBFbyqwmX5uMOdBkKpxLeHXE9--InhHCJohZI19NS5zbPjwnnBeLsoqj6iХалык санын исәпкә алу нәтиҗәләре уйланырга мәҗбүр итә.

2020 елгы Бөтенроссия ха­лык санын исәпкә алуның төп этабы 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә ка­дәр үтте. Башта ул 2020 ел­ның октябрендә булырга ти­еш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында аны — 2021 елның апреленә, аннары — сентябрьгә, соңрак октябрьгә күчерделәр. Ә якынча нәтиҗәләре 2022 ел­ның апрелендә билгеле бул­ды, төгәл мәгълүматлар гыйнварда басылып чыкты. Читать полностью

Гомер тавы биек була

yDfwgdCaRovXGWqGmE9j00nBYVOAYASVIljal96G4zFXZk-1Xhr_n8S39INAFcoO32Uin6Iw-N0v-7yzjZhJyeNjПохвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Әнис Таһир улы Гайсинга – 90 яшь!

Туксан яшенә җиткән әтиебезгә үз гомерендә күпне күрергә туры килгән. Башкортостанда туып-үскән Әниснең әтисен, яла ягып, 1931 елда төрмәгә утырталар һәм ул шунда вафат була. Әнисе Җәмилә Галимшан кызы 1939 елда Гали Гайсин исемле колхоз рәисенә кияүгә чыга. 60 яшьлек I Бө­тендөнья сугышы ветераны колхоз белән бик оста идарә итә, ләкин укый-яза белми. Шуңа күрә ул, районга барганда, 9 яшьлек укый-яза белгән Әнисне үзе белән йөртә, рәсми документларга кул куйдыра. Читать полностью

«Класста очрашулар»

NhB_g0rKPrXb5ynouBpeSrrjVagggBUPfhmNuCMuQ8bjgBYI2XEAlK1lc7rQF8_UNEiU0xChOsLjT4BCqlF59jPJТуган җиреңнең үткәнен, төрле чорларда яшәгән данлы кешеләрен белү мөһим

“Класста очрашулар” Бөтенроссия проекты кысаларында Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбендә авыл имамы, Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе, региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, мөхтәрәм Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим белән очрашу узды. Читать полностью

Ход короля

gFpor_4I1wgEyDDSWsHXGNs98jqq_0KAY7m586lRtgHlaiUIEmF1xo_I0rH3ZQF_1xRroLGDgIDMRql6p5KCwopG25 декабрьдә Самарада “Ход короля” шахмат мәктәбе Яңа ел турниры уздырды. Яшьләре буенча өч категориягә бүленгән яшүсмерләр өчен ярышлар “Волга-Плаза” бизнес-үзәгендә үтте. Читать полностью

Кояш булып балкып керсен…

Безымянный.png берд

«Югары уңыш өчен» һәм «Путь к коммунизму» газеталары хезмәткәрләре арасында Вагыйз Зәйнетдинов (газета тотып баскан)

Самарада татар телендә “Бердәмлек” газетасы чыга башлагач, Татарстанда да бу тарихи вакыйга уңаеннан сөенгән, шатланган кешеләр күп булды

Үзем турында әйткәнче, элек әдип Аяз Гыйлаҗев исемен атыйм әле. «Бердәмлек»не беренче саныннан укып барган ул. 1990 елның 15 маенда редакция коллективына котлау хаты юллаган (Аяз Гыйлаҗев «Сайланма әсәрләр», 5 том, 379-380 битләр, Казан, ТКИ, 2016 ел). Анда мондый юллар бар: Читать полностью

Әбүнәчеләребезгә рәхмәт

i1Ibun3xLyTKD9p0FN0CHcyyTo4-0shYMpggwKGKqmelIZQcbabUppn-qpqfxf4F2OZWmlBl48b-jksOPvO_sKqXОзын Яңа ел яллары тәмамланды, һәм без, яраткан редакциябезгә җыелышып, җиң сызганып эшкә алындык. Аллаһыга шөкер, әбүнәчеләребез саны да бераз арткан. 30 елдан артык газетабызны алып баручыларга да һәм яңа гына безнең газетабыз укучысы статусына ия булган милләттәшләребезгә дә рәхмәтләр әйтә-әйтә, күтәренке күңел белән 2023 елның икенче санын да әзерләдек. Читать полностью

Бердәм булып яңа үрләр яулыйк

K-9WcPmFELhSpbmfq7op4zCEQHmO3hKCPiVDhjwMe9ulvEVMoIu4hFALBy7idAXQaVZIJT6-9kXB_kBKzRf693XmТольятти милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ислам Гомәровка — 50 яшь!

Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ислам Гомәров гыйнвар башында гомер бәйрәмен каршы алды. Шул уңайдан газета укучыларыбызны аның тормыш юлы белән таныштырып үтәсебез килә. Читать полностью

130 мең татарга ничә газета кирәк?

GoS7tzc_K0AGeECZZXdMji0j332-mSoD8fXWbLkh3nuUV18yEc2PtoueLXTr08l8TbGl0uHG5easYySD57NG8XSU13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләнеп үтте


320 ел элек, 1703 елның 13 гыйнваренда, Петр I указы буенча Россиядә “Ведомости” дип аталган беренче газета басылып чыккан булган. Шул сәбәпле, 1991 елда РСФСРның Югары Советы президиумы “Вакытлы матбугат көне”н 5 майдан (“Правда” газетасы басылып чыккан көн) тарихи дөреслеккә туры килгән 13 гыйнварга күчерә. Шуннан бирле вакытлы матбугат чаралары хезмәткәрләре 32 ел буе профессиональ бәйрәмнәрен 13 гыйнварда билгеләп үтәләр. Читать полностью

Яңа ел могҗизалары, яисә Кыш бабай бармы?

11rS2JqNmf09FouQwe6Eft_0r60HcTwMaJFyUlqKESaRFhr6pD9XLq7g62a7MAFfmoYIh-4I-5tVQX9gPg0Dzo55Яңа ел бәйрәмнәрендә бала чагыбыздагы әкият иленә кайтып килгән сыман булабыз…

Яңа ел иртәсендә уянып, чыршы янына йөгергән мизгелләрне, дулкынланудан шашкан йөрәк тибешен онытып буламыни? Кыш бабайны тәрәзәдәнме, әллә морҗа торбасыннан көтәргәме дип икеләнүләр, хатымны алдымы, мин теләгән уенчыкны таптымы икән, дип дулкынланулар искә төшә.
Читать полностью

Милләтебезне саклап калыйк!

oiIGso4R6QXPyK-x2DQLoWTDA9UCoW1a-fdbanzGerdUiFy24QpnXjaK4qL7GR1_zgtv6xKdHb7Fq79TglrwoIOxКадерле дуслар!

Менә инде хәвеф-хәтәрле 2022 ел да тәмамланып килә. Бәлки, кем өчендер ул шәхси җиңүләр елы булгандыр, икенчеләребез югалтулар һәм өзелгән өметләр ачысын кичергәндер. Ләкин, шатлыклы минутларыбыз да булгандыр, дип ышанасы килә. Читать полностью

Крутые Ключи бистәсендә текә Яңа ел

5ekzjXREGf6lzKbg8rYard547MhBa3uc3CuK2i2gJ_uu5JeYp4SeFYTia16c2CLguiCz2FY8oX45gSwaEflCpFgUСамараның Крутые Ключи бистәсенең 7 санлы мәктәбендә эшләп килүче татар төркемендә Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Чараны “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте оештырганнар иде.

Читать полностью

Балачагыбызның якты хыяллары

Im4HDQZENlYFMp04pYG-qxujPtfOuScjOmhwTEUJAxvYqW5yfvQ12F05uYtFvzCuOrOd199sDBO4ZnN4VIwryiHMЯңа ел – һәр бала өчен көтеп алынган бәйрәм. Ә район администрациясе башлыгы үткәргән чыршы бәйрәменә чакырулы булсаң – икеләтә дә шатлык, чөнки анда гел бик күңелле, бәйрәмчә тантана уза. Читать полностью