Узган шимбәдә Самараның «Заря» мәдәният йортында «Радуга талантов» («Талантлар күпере») дип аталган милләтара фестиваль гөрләп узды. Искиткеч җылы һәм якты чарада Самара җирлегендә яшәүче төрле милләт халыклары иҗаты һәм мәдәниятләре белән танышырга мөмкин булды.
Читать полностью
Тамчы тама-тама күл җыела
Үткән атнада региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин өлкә татар “Бердәмлек” газетасына ярдәм сорап өлкә татарларына мөрәҗәгать белән чыккан иде. Читать полностью
«Безнең кавем» Сәләй Вагыйзов музеен зурлады
Казанда Халыкара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале узды
Якташыбыз, «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вагыйзовка Камышлы районы, Татар Байтуганы авылында музей ачу өчен күп тырышлык куйган Нурания Минсәхи кызы АБЗАЛОВА “Безнең кавем” III Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләре фестиваленең 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Читать полностью
Ана мәхәббәте могҗизаларга сәләтле

Кыршылган шинель
Көзен соры шинель кидем,
Язларын — яшел китель,
Яшьлегемдә күкри идем,
Инде салынды шинель. Читать полностью
Самарада Көнчыгыш кварталы үсеп чыгачак
1 октябрьдә генә озак барган ремонттан соң Самараның Тарихи мәчетен ачу тантанасында катнашкан идек. Ә бүген инде мәчет тирәсен дә тулысынча үзгәртеп кору турында сүз алып барыла.
22 ноябрьдә Самара мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте җитәкчелеге шәһәр башлыгы Елена Лапушкина белән очрашты, һәм бу турыда фикер алышу булды. Читать полностью
Алар герой булып киттеләр
11 ноябрьдә Камышлы районының Яңа Усман авылында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган якташыбызны — Илнур Мирсалих улы Ганиевны алып кайтып җирләделәр.
Читать полностью
Сокланмыйча мөмкин түгел!
Салкын кышларга кереп барган мизгелләрдә, ноябрь ахырында, иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә багышланган бәйрәм — Аналар көнен билгеләп үтәбез.
Нәкъ менә шушы якынлашып килүче бәйрәм алдыннан миңа дүрт ятимне үз канатлары астына алган, искиткеч киң күңелле кешеләр — Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында яшәүче Җәүдәт һәм Зөлфия Минһаҗевлар белән танышу насыйп булды. Читать полностью
«Туган тел» иҗтимагый оешмасының яшьләр канаты «Татарча диктант” акциясендә катнаштылар
27 ноябрьдә Самараның «Туган тел» иҗтимагый оешмасының яшьләр канаты «Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнаштылар. Читать полностью
Беренче кар
Ябалактай карлар ява
Көзге арба юлына.
Кырлар кар астында ята,
Ялга талып тын гына. Читать полностью
Балага бишек җыры кирәк
Соңгы елларда нәни балаларның теле соң ачылу күзәтелә. Җир йөзендә яшәгән һәр дүрт баланың берсе шундый проблема белән интегә. Һәм мондый сабыйларның саны арта бару ата-аналарны гына түгел, табиблар һәм белгечләрне дә нык борчый. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Баланың теле вакы¬тында ачылсын өчен нинди хаталардан сакланырга кирәк? 14 ноябрь «Логопедлар көне» уңаеннан тәҗрибәле логопед, дефектолог Әлфия Роберт кызы ӘХМӘТОВА белән очрашып, шул сорауларга җавап эзләп карарга булдык. Читать полностью
“Бердәмлек”кә язылырга онытмадыгызмы? / На “Бердэмлек” подписаться не забыли?
Менә 2022нче ел да тәмамланып килә. Бик тиз үтеп китүенә карамастан, ул да, 2020 – 2021 еллар кебек үк, борчулы һәм хәтта дәһшәтле дә булды. Шуңа да карамастан, тормыш дәвам итә. Өлкә татарлары эшлиләр, укыйлар, уңышларга ирешәләр, булдыра алган кадәр махсус хәрби операциягә ярдәм итәләр… Ә “Бердәмлек” газетасы дәһшәтлеме, шатлыклымы хәбәрләрне барлап, газетада бастырып чыгарып, укучыларын мәгълүмат даирәсендә тотарга тырыша. Читать полностью
Бердәмлек җиңүгә илтә
Россия Украинада махсус операция башлаганнан бирле таныш-белешләребез арасыннан сугышка алынучылар шактый.
Самараның Зубчаниновка бистәсендәге “Болгар мирасы” мәхәлләсе мөселманнарын да сугыш җиле урап үтмәде. Октябрьдә Ринат Гыйззәтуллин һәм Руслан Насыйров исемле егетләр мобилизациягә эләктеләр. Читать полностью