Ноябрьнең алтысында Камышлы авылының «Туган як» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган конурс оештырылды. Читать полностью
«Татарлар турында татарлар сөйләсен»
Линара НИКОЛАШКИНА — татар җирлегеннән гаять еракта, Таҗикстанның Пролетарск шәһәрендә туып-үскән милләттәшебез. Бүгенге көндә ул төзелеш оешмасы инженеры булып эшли. Моннан тыш, Линара Әнвәр кызы күпкырлы җәмәгать эшләрен дә алып барырга җитешә. Ул – Санкт-Петербургтагы Piter.tatar порталының яңалыклар редакторы һәм фотожурналисты да. Читать полностью
Сез иң гүзәл кеше икәнсез
26 — 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Аның турыда газетабызның үткән санында язып чыккан идек инде. Бу номерда сәяхәтебезнең тагын бер яхшы ягын күрсәтәсе килә. Эш шунда ки, Казанда уздырылучы форумнарга килгән саен делегатларны Татарстанның тарих, дин ягыннан, яисә күренекле кешеләре белән танылган авылларга алып баралар. Бу юлы журналистларны Кукмара районы белән таныштырырга алып киттеләр. Ләкин сәяхәтебез Кукмарага терәлеп торган Киров өлкәсенең Пенәгәр авылыннан башланды. Читать полностью
Догаларыбыз кабул булсын
6 ноябрьдә Камышлы авылының 32 мәхәлләсендә (1нче мәчет) Корбан мәҗлесе уздырылды. Өстәлләр кую, ризыклар, ашлар әзерләү, кунакларны чакыру кебек мәсьәләләрне мәчетнең жаваплы эшчеләре Әхмәтгали ага һәм Асия апа Хәлимовлар үз өсләренә алдылар. Читать полностью
Мәчетебез яктырып китте
Изгелек кыл да, суга сал, диләр халыкта. Ринат һәм Рания Иксановлар (фотода) да кеше сүзеннән түгел, ә чын күңелдән, ихластан игелек кылучылар. Үзләре Похвистнево шәһәрендә яшәсәләр дә, туган авыллары Яңа Мансурда узган бөтен чараларны оештыруда актив катнашалар. Читать полностью
Казаннарга барган чакта…
31 октябрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе, Похвистнево районының Гали авылы мәктәбе һәм Саратов өлкәсе укытучылары эшлекле сәфәр белән Казанга барганнар. Программада Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 санлы татар гимназиясенең, Арча районының 6 санлы мәктәбенең, Арча педагогия көллиятенең эшчәнлеге белән танышу каралган. Читать полностью
Зур этнографик диктант
Үткән атнада Самараның Халыклар дуслыгы йортында Россиякүләм “Зур этнографик диктант” уздырылды. Читать полностью
«Җиңү юлы» буйлап атладылар
7 ноябрьдә Самарада “Җиңү юлы” дип аталган чираттагы Хәтер парады узды. Ул 1941 елның 7 ноябрендә СССРның запас каласы булып саналган Куйбышевта уздырылган парадка багышлана. Бөек Ватан сугышы башланган елны Куйбышев мәйданында узган парад иң күләмле, иң күпсанлы булып, бөтен дөньяга СССРның төрле милләт халыклары бердәмлеген, рухи ныклыгын һәм батырлыгын күрсәтте. Читать полностью
Кирәкми безгә сугыш
китә
Чәчәкләрнең хуш исенә.
Күзем карап туймас, ахыры,
бер дә
Болыннарда пешкән җиләккә.
Читать полностью
«Бердәмлек» – ышанычлы кулларга күчте
7 ноябрьдә үткән «Бердәмлек” газетасы редакциясе Советы утырышында газетаның яңа баш мөхәррире сайланды. Читать полностью
Быелгы көз
Быелгы көз бигрәк моңсу,
Күкләр елый да елый…
Бүген бар да, кул күтәреп,
Аллаһтан ярдәм сорый.
Читать полностью
Рәхмәт сиңа, тормыш! (Булган хәл)
Без аның белән өч ел буе бер сыйныфта укыдык, бер парта артында утырдык. Мәктәптә генә түгел, дәресләрдән соң да көннәр буе бер дә аерылышмый идек. Малай-шалайларның сугыш-сугыш уеннарында алыштыргысыз юлдашыбыз һәм искиткеч тугрылыклы бик әйбәт иптәшебез иде ул. Аңа мин үземә ышанган кебек ышана идем. Аның белән бер генә мәртәбә бәхәсләшкәнемне дә хәтерләмим. Читать полностью
Милли бизәкләр модага кереп бара
Челтәрле бизәк сыман җыелган гарәп хәрефләре бәйләме латин графикасын кулланган халыклар өчен ниндидер яшерен сере булган тылсымлы рәсем дип кабул ителә.
Ислам динен кабул итү белән гарәп каллиграфиясе татар халык тормышына да үтеп керә. Гарәп язуы тарихы Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән аятьләрне Коръән дип аталган җыентыкка язып бару зарурлыгыннан башлана. Гарәп телендә язылган беренче китапның мөселманнар өчен изге булуы гарәп хәрефләренә һәм язуына аеруча әһәмият бирә. Сүз башында, уртасында яки азагында булуына карап, һәрбер хәреф дүрт төрле формада языла ала. Шул рәвешле гарәп алфавитының бу үзенчәлеге каллиграфия (Хөснул язуы) дип аталган мөстәкыйль сәнгать тармагы китереп чыгара, ә бу сәнгать белән шөгыльләнүче кешеләрне каллиграфлар яки хаттатлар дип атый башлыйлар. Читать полностью