«Тарихыбызны, милли моңыбызны югалтмыйсы иде»…

ВасимяГазетабызның узган са­нында, Самараның «Заря» мә­дәният йорты каршында татар балалар ансамбле оеш­тырыла, дигән хәбәр ур­наш­тырган идек. Әлеге яңа­лык күпләрдә кызыксыну уятты, шулай ук шактый сораулар да тудырды. Шулай булгач, сезнең игътибарыгызга бу про­ектның авторы, педагог Вәсимә Фәрдиева белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Читать полностью

Гали авылында Мәүлид бәйрәме узды

1J43Uby4ZSxthGH6svAPmAQd9JTbuvZXsbgyvri1vZJARxXfq_P93O9jk-0qyU73OKfqaLzwkO64U7j3JgkLSEGjАллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхәммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Мәүлид көне — рабигыль әүвәл аеның уникенче көнедер. Мәүлид көне — Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәлләмнең туган көне булып, ул шул көнне таң алдыннан дөньяга килә. Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәләм) тормышының кай ягын гына карасак та — ул һәр яктан үрнәк. Әти, гаилә башлыгы, рухи остаз, хәрби җитәкче, сәүдәгәр, иптәш буларак — ул һәркайда безнең өчен идеал һәм соклану өчен зур мисал. Яшь буынга Пәйгамбәр өйрәтеп калдырган кыйммәтләрне яхшылап сеңдерергә, үзләштерергә кирәк. Читать полностью

«Дөньядагы иң яхшы укытучы – Россия укытучысы»

Шамкаева Наиля5 октябрьдә, Укытучылар көнендә, Самараның опера һәм балет театрында губернатор Дмитрий Азаров регионның мәга­риф системасы ветераннары һәм педагоглары белән очрашты. Өлкә җитәкчесе аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, атказанган остазларга бүләкләр тапшырды, тармакның үсеш перспективалары, үсеп килүче буын кешеләрен тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Читать полностью

Эше барның — ашы бар

СадриеваХалыкара хатын-кызлар көне, Әниләр көне — барыбызга да таныш һәм якын бәйрәмнәр. Ә Халыкара авыл хатын-кызлары көне турында ишеткәнегез бармы? Бу — авылда яшәүче һәм эшләүче асыл затларыбыз бәйрәме. Ул ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә. Читать полностью

Яктылыклылар пионерга керделәр

xsvlJARgBD164b4z2fDWmoHKOxwj9QDDZQIEf2L879VA7p3v7Mhi9X-WYY0CgEOUQOzhYRrFIfxhkbdPlEiU0wnMБаланы сүз белән түгел, үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, диләр. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе җитәкчелеге бу гыйбарәгә бик зур әһәмият бирә. Мәктәп балаларының иҗ­тимагый эшләрдә актив кат­­нашып килүе ту­рында әбүнәчеләребезне даи­ми та­ныштырып торабыз. Ме­нә тагын алар турында язар­га сәбәп килеп чыкты — 8 ок­тябрьдә яктылыклылар “Чис­та ярлар” дип аталган мас­штаблы экологик акциядә икен­че тапкыр катнаштылар.   Читать полностью

Сәламәтлек — иң зур байлык

343Сәламәтлек — иң зур байлык, диләр, хак сүз. Аллаһы Тәгалә миңа бик күп сынау­лар бирде. Гомеремдә берничә мәр­тәбә үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Хәрби хезмәтемне өч ел Гер­ма­ниядә үтәдем. Ходаем аннан исән-имин туган авылыма — Камыш­лыма әйләнеп кайтырга насыйп итте. Рәхәтләнеп эшләп, балалар үстереп ятканда бик авыр чирләр, катлау­лы операцияләр кичерергә ту­ры килде. Шушы авыр вакыт­ларда районыбызның тәҗ­рибәле табиблары мине үлем тырнагыннан алып калдылар. Аларның ярдәме минем күңел хатирәләренә мәңге уелып калган. Аларга зур рәхмәтләр әй­теп, искә аласым килә. Ме­нә алар: хирурглар Илдар Шәй­хетдинов, Олег Никоноров, Гадел Кәлимуллин, Рим Сә­гыйров, Назыйм Сәлахов, Фә­һим Шәйхелисламов; терапевтлар: Вилсур Гыйльманов, Рөстәм Шәрипов, Владимир Горбунов, Нурания Горбунова, Исмәгыйль Баһаутдинов, Азат Әһлиуллин, Мәрьям Ваһаҗева, Сания Гыйльманова; офтальмологлар: Хәҗәр Акчурина, Лилия Абдулова; рентген-та­биб­лар: Михаил Мелешкин, Флюр Якупов, Рәшит Шәй­хет­ди­нов; нерв авырулары табибы Зөлфия Гайзуллина; дерматолог Мәсхүт Хәкимов һәм башкалар. Читать полностью

Ученики школы «Яктылык» приняли участие в субботнике (ВИДЕО)

xsvlJARgBD164b4z2fDWmoHKOxwj9QDDZQIEf2L879VA7p3v7Mhi9X-WYY0CgEOUQOzhYRrFIfxhkbdPlEiU0wnMРодители и ученики  МБОУ Школа «Яктылык» с пользой провели выходные. Они уже второй год принимают участие в экологическом субботнике — наводят порядок на острове Зелёненький и сажают сосны. Читать полностью

Мин аларны жәлләдем…

067f02a5dacea4a5624d0f2be66995e827 сентябрьдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авы­лы­ның Халикъ Садри исе­мен­дәге Мәдәният йортында Та­тарстанның халык ар­тисты, Г. Камал театры артисты бу­лып эшләгән мәр­хүм авыл­дашыбыз Рәшит Шам­каевны искә алу кичәсе уз­дырылды. Авылыбызда яшәү­че туган­нары һәм кол­ле­га­лары ини­циативасы буенча чарага керү бушлай иде.
Читать полностью

Шундыйларга авыл таяна…

rptТерлекчелек тармагы, игенчелек белән беррәттән, авыл ху­җалыгының мөһим тармакларының берсе булып тора. Үзгәртеп кору чорында авыр шартларда калган авыл хуҗалыкларының күбесе бүгенге көндә уңышлы гына эшләп киттеләр. Шуларның берсе — Кошки районының Степно-Шенталинский авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү кооперативы. Әлеге кооперативны Рамил Дамир улы Гыйззәтуллин җитәкли.
Читать полностью

Кайгы уртаклашу

ВахаҗевКамышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәгән авторыбыз Тәлгать Гата улы Ваһаҗев 86 яшендә вафат булды
Читать полностью

Кунакчыл Казанның онытылмас мизгелләре

АбзаловаБыелгы июль ахырында Бө­тендөнья татар кон­грес­сының 30 еллык юбилеена багышланган съезд гөрләп үтте. Чакырылган күпсанлы делегатлар, шәрәфле кунаклар арасында мин – Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее мөдире Нурания Абзалова да бар идем. Хәер, чакыру килеп төшкәч, үз-үземә ышанмыйча тордым, шатлыктан хәтта күзләремә яшьләр килде. Минем хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтләремне юллыйм. Читать полностью

Остазыма мең рәхмәт

B_mpyn4q4CwМинем язмам Кызыл Яр районы, Кызылсу авылында яшәүче олы яшьтәге укытучы апабыз турында булачак.
Читать полностью

Авылдашлар тату булганда, зират та чиста була

Алмалы зиратыКеше, җир йөзендә күпме генә яшәсә дә, ахыры була инде ул. Шул чакта мәетне күмү мәшәкатьләре башлана. Шәһәр зи­ратларында каберләр артык күп тә, кыйбат та. Рубежныйдагы илә дә зур зиратка килеп, туганыңның каберен чистарту өчен башта аны табарга кирәк әле! Шуңа күрә вафат булганның туганнары, бертавыштан, туган-үскән авыллары зиратын сай­лыйлар. Ләкин шунысы да бар: күп вакытта авыл инде беткән, зираты ташландык хәлгә килгән булырга да мөмкин. Яисә, ту­ган авылы картлары каршы төшәргә дә мөмкин, чөнки го­мер бакыена авылга кайтып күренмәгән, әби-бабаларының зи­рат­ларын карамаган кешене авыл зиратына китереп күмү тагын бер ташландык кабернең барлыкка килүенә китерергә мөмкин.

Бу четерекле темага Елховка районының Березовка авылында гомер иткән Рөстәм Ривгать улы Галләмов белән сөйләштек. Читать полностью